Выбрать главу

Мин, алай булгач, уйнаш иттем, Дөбрән Хәяты кебек уйнаш иттем; иртәгә безнең дә капканы буярлар, миңа да «бәет» әйтә башларлар… Шул уйлар мине куркытканнан-куркытты… Хәзер мин үземне кара корым ягылган көенчә урамда йөретәләр кеби күрә башладым. Үземне кара бака яфраклары берлән ялантән өстенә сыланган кеби сизә башладым. Шул хурлыкка ничек чыдарга?.. Мин бер минутта тирләдем, пештем; шабыр суга баттым. Менә гомеремдә күрмәгән рәвештә эчем борып-борып авыртырга тотынды. Минем күңелемә: «Уйнаштан бала табам икән», – дигән уй керде… Шул уй шулкадәр башыма утырды – мин, җиңги бала тапкандагы кеби, көчәнеп-көчәнеп кычкырасым килә башлады. Кычкырырга дигәндә генә әти-әни исемә төште. Мин йир ярылса йиргә керерлек булып оялдым. Шул хурлыкны күрмәс өчен үләсем килә башлады. Алладан, бөтен белгән догаларымны укып, үләргә тели башладым… Эчем басылмады. Дога кабул булмады. Минем ачуым килде: «Үлим, әнә күрше Әхмәтҗанның чәчәктән үлгән кызы кеби үлим!» – дип уйларга тотындым. Ләкин һаман үлмәдем – үләргә юл таба алмадым. Әнә былтыр безнең бер сарык кизләүгә төшеп үлгән иде… Мин дә төшсәм үләрменмени?.. Мин үземне үзем кизләүгә төшкәндә битенә, тәненә әллә никадәр кара бака яфрагы ябышкан иттереп күрдем. Минем эчем «жу-у-у!» итеп китте, тәнем калтырарга тотынды; эчем тагы борып-борып авырта башлады. Мин: «Хәзер менә кечкенә генә бала тудырам, уйнаштан бала тудырам», – дип тагы котым очты. Акыртын гына торып, әти-әнигә белдермәенчә генә, чыгып китмәкче булдым. Тордым. Идәннәр шылтырады, тәрәзәгә бәрелә торган җил моңлап сызгырды. Әллә кая әтәч кычкырды, аның артыннан тагы берсе, тагы берсе! Мине тагы курку биләде… Аяк атлый алмадым. Барып урыныма ятарга теләдем. Анда Дөбрән Хәяты ята кеби тоелды. Мин аның тәннәрене, кулларыны – һәммәсене күрдем. Менә тагы эчем борырга тотынды. Миңа бала – уйнаш баласы – хәзер чыга кеби күренде. Мин баланың ничек туганыны белмәгәнгә, баланы тудырмас өчен, ике кулым берлән корсагымны басып тордым. Тәнем дер-дер калтырап, суыклык сизгәнгә, шундагы түшәккә сөялдем, ышыкландым.

Уянып киткәндә көндез булган иде. Самавыр чыж-чыж кайный, кунакка дип коймак пешә иде. Өйдә беркем дә юк иде. Менә әллә кайдан Шәкерт абый тавышы колагыма чагылды. Шул тавыш башымдагы буаны ерып йибәргән кеби булды. Күз алдыма берсе артлы берсе төнге эшләр килә башлады. Мин, бала табып-тапмаганымны белер өчен, корсагымны капшадым. Ярылган йире юкка, тапмаган икәнмен дип, Аллага шөкерләр әйтергә өлгермәдем, «бәлки, торгач табармын» дигән фикер башыма килде. Тагы оят мине каплап алды. Әти-әни берлән Дөбрән Хәяты күз алдыма килеп басты…

Менә Шәкерт абый берлән әти килеп керде. Мин, йоклаганга салынып, керфек арасыннан гына карадым. Ул хәзер бөтенләй үзгәргән, элгәреге Шәкерт абыйга аз гына да охшамый. Әнә былтыргы ат урлап тотылып урам буенда йөртелгән карак төсенә кергән. Мин аның борылганыны гына көттем дә чабып торып чыгып киттем. Әти дә, борылып карап:

– Кызым, ни булды? – диде.

Теге өйгә дә кермәенчә, абзарга чыктым. Бик озак эчемне карадым. Бала туу галәмәте күренмәгәч, бәлки, әти-әни белмәс дип, азрак ныгыдым. Ләкин өйгә таба борылгач та, тагы менә әни күрер дә уйнаш иткәнемне белер кеби тоелды. Мин тагы кизләүгә төшмәкче булдым. Ләкин аның суы бик суыктыр кеби күренгәнгә, арт капкадан җиңгинең сәнәкләр, тырмалар, көрәкләр күтәреп ындырга киткәнене күреп, аның артыннан киттем. Анда да, анлар янына бармаенча гына, саламда яттым. Кибәннәр арасына барып, берничә мәртәбә эчемне карадым.

Ашыйсы килгәнгә, абзыйлар берлән ашарга кайттым. Йортка якынлашкан саен, теге качкынны күрмим дип курка башладым. Менә капкадан керсәм, ул атка утырып маташа…

– Ә, Гайниҗамал, кил монда, кил! Хуш, сау бул! – диде.

Мин куркып киттем. Аннан ары ачуым килде. Аңар күземне акайтып карадым, ул кызарды.

Шуннан чабып кереп киттем. Әнинең: «Ник Шәкерт абыең берлән күрешмәдең-фәлән?» – дигәнене тыңламаенча, мин курчак сандыгындагы бер тиен ярымны алып, кизләүгә илтеп ташладым. Ул су төбендәге имләп салган йиде төенле чүпрәк янына барып төште. Ул тонык суда ялтырап киткәнгә, мин итәгем берлән бик күп туфрак җыеп килеп, суга ташладым. Анлар, сөйләшә-сөйләшә, суга төшеп киттеләр. Су болганды, акча югалды. Ләкин болганган су тагы Дөбрән Хәятыны исемә төшерде…