Выбрать главу

Рәбига, тиле, һаман: «Әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый!» – ди. Бик исем китә инде… Минем үземнең дә читегем бар… Бар шул.

Мин читекне әйләндереп-әйләндереп карадым… Тагы кияргә аякларымны керттем, тагы икесе дә төбенә барып йитә алмады.

– Эч, угылым, чәеңне. Әнә саплы калачыңны ал.

Мин читеккә карадым, караган саен, ул миңа дошман төсле күренә килде. Мәхәббәтсез читек, дәүкәди читек…

– Рәбига, әләлики-кызыкый, әләлики-кызыкый… Минем чапаным бар!..

– Бар, бәбкәм, бар…

– Минем чыбыркым бар…

– Минем курчакларым бар…

Тиле!.. Малайлар курчак уйныймыни? Мин катымша түгел.

– Эч, угылым, чәеңне. Иртәгә менә мулла абыең үзеңә чалма чалып бирер. Чапаныңны киярсең. Читегеңне, әллә, угылым, гаеткә киеп барырга мулла абыеңа бирәмсең? Аның, мескеннең, гаеткә читеге дә иске…

Мин күземне күтәреп карадым, читек тә кызганыч, мулла абый да кызганыч. Бәхетсез читек, нәни түгел читек! Бу кәҗүл дә түгелдер әле!.. Түгел!

Мин читекләрне мулла абыйга суздым.

Әти, әни һәм әби, һәммәсе:

– Менә рәхмәт, менә рәхмәт, мулла абыең менә сиңа чалма чалып бирер. Киләсе гаеткә Кәҗә Вәлинең килененең угылы кызамыктан терелер дә, сиңа нәни генә, үзеңнең тәпиләрең кебек кенә читек килер. Казанның үзеннән, «Ошбу читек тапшырылса иде Габдулла авылында Әхмәдулла мәхдүмгә» дип, атыңа язылып килер. Килер шул!

Мин, ураза бәйрәмендә өр-яңы кәҗүл читек киеп, гаеткә барырмын.

«Әти! Ураза гаете еракмы?» – дияргә башымны күтәрдем. Мулла абый, әти, әни бер-берсенә карашып елмаешып торалар.

Миңа, бердән, минем хәзер дә читегем юк, ураза гаетендә дә читегем булмас, аннары да булмас кебек тоелды. Тамагымны әллә нәрсә кытыклады, борынга әллә ни тулды, күзне әллә нәрсә юешләтте. Биттән кайнарланып әллә нәрсә агып төште…

«Минем читегем юк, минем кәҗүл читегем юк», – дип, әллә кем минем эчемдә сыкранып кычкырына баш-лады.

Мин тавышланып еларга тотындым. Саплы калачны алмадым. Чәйне эчмәдем. Акырып барып, мендәргә яттым, мине әти дә яратмый, миннән мулла абый да көлә, мине әни дә, әби дә сөйми. Читегем юк… Рәбиганың читеге бар, минем читегем юк.

Әни торды.

– Ни булды сиңа, угылым. Синең бит читегең бар, тик Кәҗә Вәлинең килененең баласы кызамыктан авырганга нәни генә өлгермәгән.

Әби:

– Менә мин сине акыллы дип чапан тектем. Син зур башың белән елап утырасың.

Әти дә:

– Елама, елама! Алай булса, мулла абыеңны кызганмасаң – киеп бар.

Минем күз алдыма тагы шул мәхәббәтсез читек килде. Мин тагы кычкырып еладым.

Әни:

– Тукта инде, акыллы бул. Мә, алай булса, үз читегемне бирәм.

Әни каймалы зәңгәр йирлекле читек күтәреп килде.

– Мә, ки, үзеңә булсын.

Рәбига, почмакта читеген кочаклап:

– Мин бирмим, мин бирмим, – дип акырырга тотынды. Тиле, мин катымшамыни хатыннар читеген кияргә!

Мулла абый:

– Мин сине зур булды, мәдрәсәгә алып барырмын дип тора идем. Син анда да шулай елап йөдәтсәң, алмыйм инде, – диде.

Әби:

– Мин сиңа үзем кәҗүл читек тегәм, үзем тегәм. Менә күр дә тор, үзем тегәм. Иртәгә чапаныңны киярсең. Читегеңне киярсең. Мәхдүм булып гаеткә барырсың.

Мин күземне ачтым. Рәбига, тиле, авызын ыржайтып елап утыра. Тиле! Гарәфә көнендә еларга ярыймыни? Тиле! Фәрештәләр тәсбих әйткәндә еларга ярыймыни? Әти авырса нишләрсең?

Мине җилтерәтеп самавыр янына алып киттеләр. Әни чәй ясады. Әти бал кашыгым белән бал алып бирде. Әби чапанымны, яшел чапанымны кигезеп карады.

– Бар да тәмам. Өр-яңы чапан, төймәсен генә тагасы бар. Иртәгә менә читек тә өлгертәм.

– Нәни читекме, әби?

– Нәни читек, угылым.

– Кәҗүл читекме, әби?

– Кәҗүл читек.

Мин саплы калач белән малайларны кызыктырырга, ындырлар артына сыерлар ашатырга чыктым. Иртәгә минем кәҗүл, нәни читегем була.

Караңгы төшеп өйгә кайтканда, әби түр башында утырган да, колак артларына җеп белән эләктергән күзлеген кигән дә, чынаяк астлыгында ак май белән корымны бергә изеп маташа.

Аның янында әнинең иске читеге, Сәрби әбинең үлек өстеннән бирелгән каймасыз кызыл читеге.

Әби, нишлисең?

– Бар, ят, угылым, бар. Әнә Рәбига – акыллы кыз, күптән йоклый. Иртәгә гает бит. Гаеткә тора алмассың. Бар, ят!

– Әби, читегем өлгердеме?

– Юк әле, юк. Мин аны намазымны укыгач кына тегәм. Бар, ят.

Әбинең миңа читек тегүен, кәҗүл читек тегүен күрәсем килсә дә, гаеткә тора алмам дип яттым.

Юрганның кырыеннан гына әбинең нишләгәнен карап яттым. Әби аркасы белән утырганга, нишләгәне күренмәде.