Бүлмә тактасының шәүләсендә генә аның калын бармаклары әллә нәрсә өстеннән бик кызулап йөргәне, аның әллә ни ышкыганы шәйләнде.
Минем күз алдыма нәни генә читек, кәҗүл читек килеп басты. Ул минеке.
Кил, кил, кәҗүл читек. Иртәгә гает, кәҗүл читек, иртәгә гает!
– Тизрәк, угылым! Тәһарәт ал! Әтиең китте. Әнә мулла абыең сиңа чалма чалырга көтеп тора. Тор, балам, тор. Бүген бит гает.
– Әби! Читекне бетердеңме?
– Бетердем, бетердем, мә комган.
Тышта суык кына җил тәнне кытыклаган кебек булды. Ашыга-ашыга авызга су алганда, әти кебек иттереп «эһе-эһе» дияргә дә оныттым. Битләрне рәтләп себереп бетермәенчә йөгереп кердем.
– Мә, угылым, күлмәк-ыштаныңны.
Мулла абый калын гына тавыш белән:
– Тизрәк, Әхмәдулла. Миңа барырга вакыт.
Күлмәкне алай-болай киеп, кыска җиңле казакине кия-кия түргә чыктым. Анда әби чапан тоткан. Мулла абый чалма тоткан.
– Кил, утыр, бисмиллаһи… Йә, элгәре уң кулыңны бир!
Әби чапан кидерде.
– Урыр, Әхмәдулла, утыр.
Мин чәч ала торган тәбәнәк урындыкка утырдым.
– Башыңны туры тот!
Мулла абый акрын гына минем баш тирәсендә кызыл телемҗуллы ак чалманы сарырга тотынды.
Әби әллә кайдан балтыр чүпрәкләр белән читек алып килде.
– Әби, читекме?
– Читек, угылым.
– Кәҗүл читекме?
– Кәҗүл, угылым.
Мин күзем белән кәҗүл читекне эзләргә тотындым: кап-кара читек тора.
– Әби, күрсәт!
Мулла абый калын тавыш белән:
– Башыңны борма! Чалмаң бозыла.
Мин, яхшы айгыр кебек, муенымны туры тоттым. Әби минем аякларга балтыр чүпрәк урады. Бисмилла әйтеп, уң аякка читек кигезде.
Минем күңелгә рәхәт кереп китте. Мин тагы аягымны, кәҗүл читекле аягымны карарга башымны бордым. Мулла абый тагы: «Тик тор!» – диде.
Менә әби икенчесен дә кигезде.
Чалма да чалынып бетте.
– Йә, тор, Әхмәдулла.
Тордым. Аяктагы читек кап-кара булып, җем-җем итеп тора.
Чапан – ямь-яшел.
Чалма – чуп-чуар.
Әби:
– Менә нинди зур шәкерт булды, – дип, аркамнан какты.
Әни, килеп, ислемай сөртенә торган мулла абыйга:
– Әхмәдуллага да хушбуй сөрт, – дигәч, мулла абый ислемай шешәсенең тыккычы белән минем борын төбеннән бер сызып узды.
Борынга әти исе керде.
Мулла абый: «Йә, тиз бул!» – дип кызулагач, мин, әле чапаныма, әле читегемә карап, өй алдына чыктым.
Анда минем әле өр-яңы, әби кичә генә каз мае белән майлаган кәвешем кечкенә булганга, мин әбинең яшел башмагын гына киеп киттем.
Мәчет йортына әллә никадәр халык җыелган. Мулла абый барып йитеп тамак кыргач та, бар да торып юл бирде. Ул алга, алга китте. Мин дә, малайлардан узып, аларның алдындагы сафка утырдым.
Мин мулла малае. Минем чалмам, чапаным, читегем бар!..
Иртә намазын укыдык. Әти вәгазь сөйләргә тотынды. Мөәззин абзый: «Сафланыгыз!» – дип, кешеләрнең аякларына тибеп йөрде.
Әтигә, мулла абыйга бөтен кеше, берсе арты берсе барып, акча биреп килделәр. Минем артта малайлар кызыгып карап торалар.
Ә шулаймы? Таз шәйтан! Миңа шалкан бирмәгән идең. Ә алаймы? Минем чапаным бар! Минем читегем бар, кәҗүл читегем бар!
Мин кулым белән читегемне тотып карадым, йоп-йомшак, майлы кебек.
Менә кояш чыкты. Мәчет йорты тирәсенә киенгән-бизәнгән кызлар, хатыннар, малайлар тулды. Барысы да миңа карый.
«Әнә Әхмәдулла! Әнә Әхмәдулла… Әнә аның чапаны ямь-яшел, әнә аның чалмасы чуп-чуар!» – ди.
Туктаңыз әле. Гает намазына торыйк, аның кәҗүл читеген дә күрерсез…
Менә мөәззин абзый әллә нәрсә сөйләде. Менә зур тавыш белән әти: «Аллаһе әкбәр!» – диде.
Һәммә кеше кулын күтәрде, төшерде. Мин дә күтәреп төшердем.
Арттан теге Таз, аның артыннан тагы әллә кем, берәм-берәм көләргә тотындылар.
– Әхмәдулла әнисенең читеген кигән… Әхмәдулла әнисенең читеген кигән!
Малайлар пырхылдады:
– Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән…
Мин серне белдермәскә тырыштым.
Әти кычкырып «Әлхәм» укырга тотынды.
Малайлар һаман «әнисенең читеген кигән» дигәнне такмаклаудан туктамадылар.
«Ә, Таз! Көнлисеңме? Кәҗүл читектән көнлисеңме?»
Менә рөкүгъка киттек.
Ни күзем белән күрим! Минем читегемнең битлеге бөтенләй кып-кызыл. Балтырының кайбер йирендә кап-кара нәрсә ялтырап торса да, кай йирләрендә кызылланып киткән, ул ала-кола.
Рөкүгъта малайлар «Сөбханә раббелгазыйм» урынына: «Әнисе читеген кигән, әнисе читеген кигән», – диләр.
Түгел, ул болай гына кызарган. Минем чапаным да бар. Чапаным ямь-яшел.
Менә тагы тордык. Малайлар пырых-пырых көләләр.
– Әхмәдулланың чапанына корым ягылган! Кап-кара корым…
– Әнисенең читеген кигән. Әтисенең чапанын корымлаткан…
Тагы рөкүгъка бардык.
Ни күзем белән күрим: чапанымның алгы чабулары дегеткә буяган кебек кап-кара булган.