Әттәхиятта малайлар:
– Әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, әнисенең читеген кигән, катымша, катымша, – дип укыдылар.
Әти сәлам бирде.
Аллаһе әкбәр! Бөтен халык сикереп торды. Мине малайлар чормап алдылар.
Һәммәсе авызын җәйгән, һәммәсе көлә: «Әнисенең кызыл читеген кигән».
Мин һаваланып кына:
– Таз шәйтан, айбагар карагы!.. – дип киттем. Барып башмакларны кидем.
Малайлар тагы гөж иттереп көлделәр:
– Әбисенең башмагын кигән, Әхмәдулла әбисенең башмагын кигән.
Карасам, чын да әбинең башмагы. Әнинең Сәрви әби өстеннән килгән кызыл читеге. Аның балтыры бешердәп төшкән. Аның эченнән балтыр чүпрәгенең очлары күренеп тора.
Яшел чапанның бер йире ямь-яшел, бер йире кап-кара булып корымлы майга буялган…
Бер малай төртеп йибәрде. Икенчеләре көлеп куйдылар. Тагы берсе төртте. Минем бер башмагым аяктан чыкты, аны, кия алмаганга, кулыма алдым. Берсе чалманың койрыгыннан тотты. Ул сүтелеп китте.
Малайлар тагы көлә. «Әнисенең читеген кигән!» дигәнне көйләргә керештеләр. Мин кызу-кызу атларга башладым. Берсе чабуымнан тотты. Мин аның кулын тешләдем. Берсе сүтелә башлаган чалманың очын алып китте. Мин аны куа башлагач, икенче башмагым төште.
Капка төбенә җиткәндә, әбинең:
– Оятсызлар, кая, колагын кисим! – дигән тавышын ишеттем.
Күземә яшь тулды.
Умарта кортыннан качкан кеше кебек, капкадан атылып кердем. Урамнан гөж итеп малайларның көлүләре, «Әнисенең читеген кигән» дигән такмаклары мине озатты. Хушбуй исле, сумса, пәрәмәч тәме чыккан өй каршы алды.
Әбинең:
– Бәйрәм мөбарәк булсын, угылым! – дип, аркамнан кагуына мин акырып елап йибәрдем.