Низаглар тагы күбәйде, «ураза тотты, ураза тотмады, мулла аны тоттырмады, фәләнне тоттырды» низаглары кушылды, собрание, һич курыкмаенча, муллалар, ахуннарны руза берлән җәза кыла башлады. Бу эшеннән соң мирас мәсьәләләре тагы әһәмият берлән тикшерелә башласа да, ул вакытта собраниенең идарәсендә булган сиксән мең атна руза таралып беткәнгә, нишләргә белмәенчә, ул да аптырап калган иде. Бу мәсьәләләр шулай йөреп, бертөрле дә хәл кылынмаган иде.
Бусы шулай булса да, халыкта тагы зур мәсьәлә бар иде. Шулкадәр атасыз-анасыз, тәрбиячесез калган балаларны ашатырга, киендерергә кирәк иде. Бу мәсьәлә бик авыр булып, һәр кешенең авызына кергән иде. Ләкин ничек ярдәм кылырга, ничек аларны тәрбия кылырга мәсьәләләре һич хәл кылынганы юк һәм хәл кылыначак та түгел иде. Чөнки боларны тәрбия кылырга әллә никадәр байлык, әллә никадәр гайрәт, әллә никадәр урын кирәк иде. Бездә берсе дә юк иде. Хөкүмәт тарафыннан вә шәхси төзелгән җәмгыятьләр карасалар да, болгарлар аларга бирәсе килми иде. Шуның өчен яза белгәне – язу берлән, сөйли белгәне – сүз берлән, эшли белгәне эш берлән шул мәсьәләгә хезмәт итә башладылар. Яңадан хәмият (төрлечә саклану) уйнады. Яңадан гәзитәләр, журналлар, яңадан әдәбият нәшер кылына башланды. Фәкыйрьләр файдасына театрлар, музыка ахшамнары бирелә башлады. Җәмгыятьләр төзелде. Һәммә йирдә шул мәсьәлә, һәммә йирдә ярдәм тавышлары иде. Озак үтмәде, Оренбург, Казан кебек шәһәрләрдә фәкыйрьләр өчен гаҗизханә, ятимханәләр ачылды. Һәммә йирдән керергә теләүчеләр гаризалар, үтенечләр берлән ялвара башлады. Озак үтмәде, зур җәмгыятьләр ясап ачтылар. Речьләр сөйләделәр, ашадылар-эчтеләр, берсен берсе макташтылар. Ахырдан бу елга дүрт бала алырга хөкем иттеләр!!! Шул мәҗлестүк рәис, җәмгыятьнең дворнигының угылы берлән секретарьның ерак кына бер карендәш баласына башка, икесен сайлап алдылар. Меңнәр, йөз меңнәр мохтаҗларга урын кирәклеге беленде. Кычкырышылды, бакырышылды, сүгешелде, макташылды, ахырдан дүрт бала алынды.
Йа Рабби, бу ни эш? Ник без болай? Моңарга сәбәп нәрсә? Белмим, белмим! Шуның өчен ирекле-ирексез меңнәрчә балалар русларга кушылып китәргә вә меңнәрчә ир балалар саилче, жулик булырга, меңнәрчә болгар кызлары кара сачләре, майлы күзләре, горур кыяфәтләре берлән тамакларын туйдырыр өчен, абруйларын, намусларын, гыйффәтләрен сатарга мәҗбүр булдылар. Һәммә йирдә шундый кешеләр булды.
Гәзитәләрдә фикер алышулар башланды, шуларны коткарырга әллә никадәр җәмгыятьләр ачылды. Ләкин ни чыкты? Ике-өч, ахыр чиктә унга кадәр кешеләрне тәрбиядән яисә коткарудан узмый иде. Бу сан, бу ярдәм, мохтаҗлар санына караганда, диңгездәге тамчы кебек булганга, һич тәэсире юк иде. Ахырдан моңардан да арыдылар.
Гәзитәләр башка мәсьәләгә борылдылар. Тегеләй халык авызында да ул сүз бетә башлады. Халык ул эшкә шулкадәр ияләште – ул гаепкә дә саналмый башлады. Андый кызлар, андый егетләр һәрвакыт андый түгелләре берлән катышканга, боларның ачкан җәмгыятьләре булмаса да, бик күп кешене үз юлларына кертәләр иде. Шуның өчен фахеш гадәт хөкемен алган, йогышлы чирләр дә калган ярты халкымызны каплаган иде.
Егерме беренче гасырның егерме бишенче елларыннан халкымызда тагы артык бер хәмият (саклану чарасы), артык бер гайрәт мәйданга чыккан иде. Әллә никадәр мәктәпләр, мәдрәсәләр ясалган, халык арасында халык аңларлык дәрәҗәдә китаплар, гәзитәләр нәшер кылына башлаган иде, хәтта моның берлән генә калмаенча, унтугызынчы гасыр, егерменче гасырның олугларына һәйкәл кую да тикшерелә башлаган иде. Бу тавыш тагы бик зур итеп иганәләр җыюга кадәр йиткән иде.
Һәйкәл[нең] берсе – «Тәрҗеман» мөхәррире Исмәгыйль бәккә, икенчесе – болгар әдәбиятына бик зур хезмәт иткән бер затка, өченчесе болгар музыкасын яңарткан болгарга иде. Болардан соң тарихчыларга, фәнгә хезмәт итүчеләргә, нәфис сәнгатькә хезмәт итүчеләргә кую да уйланган иде. Исмәгыйль бәккә [һәйкәлне] Кырымда куярга кирәк булса да, ул вакытта Кырымда калынучылар да кайберләре төреккә күчеп, кайберләре теге авыру берлән үлеп беткәнгә, Казанда ачылу уйланган иде. Шуның өчен Казан мәйдан[нарын]да һәйкәлләргә урыннар да хәзерләнгән иде. Исмәгыйль бәк бер бик караңгы халык берлән тулган өйгә бик якты электрик лампасы яккан итеп куелачак иде. Әдип кулына тоткан бер китапта тезмәләгән каләм берлән дөм сукыр кешеләрнең күзләрен ачкан итеп куелачак иде…