Выбрать главу

Бу язу да, табигый, алынган иде. Ләкин эшләүчеләр әүвәлдә моның вакытсыз керүенә бик гаҗәпсенеп, янына җыелып, сораша башласалар да, боларның бер сүзләрен дә ишетмәенчә һәм күрмәенчә, сораган сүзләренә җавап бирмәенчә, язуны гына алуын күргәч, таңга калганнар иде. Һәм дә боларга бер сүз дә дәшмәгәнгә, бәлки, бер зур кешедер, бәлки, шулай кирәктер дип, моңарча болар күзенә чалынмаган бер әллә нинди язуны алу да, аларда артык әһәмият тапмаганга, катып калсалар да, моны тыймаганнар иде. Җәгъфәр әфәнде, чыгып китеп бик тиз нумирына кайтып, моны укырга һәм аңларга тотынды, һичбер төшенә алмады. Әллә нинди сүзлек китаплары актарды, «исагуҗи» сүзен таба алмады. «Шәрхе мелла», «мулла» ни дигән сүз, «шәрех» ни дигән сүз икәнен белсә дә, бу ике сүздән ясалган бернәрсә нинди фәнгә исем булуын белми иде. «Кафия» нең гарәпчә ни дигән сүз икәнлеген белсә дә, тагы болгарлар тарафыннан нинди гыйлем, нинди фәнгә исем икәнлеген ишеткәне дә юк иде. Китаплардан ни эзләсә дә тапмый иде. «Шәмсия» се тагы ни дигән сүз?.. Ахырдан, уйлый-уйлый, төрекләр зонтикка шәмсия дигәнгә, зонтик ясау хакында бер фән яисә шул хакта язылган бер китапка исем булуына уй китте. Ләкин ни дип ул анда дәрес арасына кергән?.. Шул фән укылганмы?.. Һич җавап бирер хәл юк иде. Бәлки, шулай булса булыр шул. Самар мөселманнарының тормышлары хакында, нинди һөнәрләр берлән эш итү, нинди кәсепләр берлән мәшгуль булуы хакында язылган китапны укыса да, анда «Мондагы болгарлар ат берлән йөк ташыйлар иде. Кайвакытта бу йөкләрне хуҗа кушкан йиргә илтү авыр булганга, үз йортларында гына туктыйлар иде» дип язылган иде.

«Сөлләм», «Тәһзиб» дигән сүзләрне тагы аңлый алмады. Гарәпчә «сөлләм» – баскыч икәнлеген белгәнгә, Җәгъфәр әфәнде, монда язылган нәрсәләрнең һәммәсе пожар әйберләре булырга кирәк дип, аз гына бер хөкем чыгармады. «Тәһзиб» дигән сүзе тагы нәрсә?.. Монысын озак уйламады. Болгарларда унтугызынчы-егерменче гасырларда «тәһзибе әхлак» ка («әхлак тәрбиясенә») хезмәт итәмез дип, авызы ачыгракларның кесәләр «тәрбия» кылган бертөрле халык булуы хакында тарихта һәм дә шул хакта бер романда укыганга, аны бик тиз аңлады. Бусы тагы фикерне икенче якка борды. «Әллә болар никадәр бергә тора торган кешеләрнең үзләренең кешеләрен язып куйган кәгазьләре микән?» – дип уйларга тотынды. Алай дисә, көн исемнәре нәрсәгә?.. Аптырады, бетте, ахырдан күңеленә унтугызынчы-егерменче гасырда җеннән сакланыр өчен бөтиләр тагу гадәт булуы һәм дә өйләрдә шундый бәлаләрдән саклый торган догалар, тылсымнар асу игътибарлы булуы исенә төште дә, бу да вакыты берлән шул җеннәрдән саклар өчен язылган «мәксәлмина», «чуприма», «тупрата», «ямлиха» кебек мәгънәсез сүзләрнең берсе булырга кирәк дип хөкем кылды. Ләкин «дәрес тәртибе» дигән сүз бу аңлатманың бик дөрест түгеллеген уйлата иде.

Ахырдан, арып беткәч, үзенең башка эшләре дә исенә төшеп, китәргә дә вакыт икәнлеген уйлап, китәргә хәзерләнде һәм китте. Юлы тагы «Һөнәр мәктәбе» ннән үтәргә тугры килде. Күзе югары төште. Язылган язуына караганда, бу йортның әүвәл асты – мәдрәсә, өсте – мәсҗед икәнлеге һәм дә егерме биш елдан бирле, халкы беткәнгә, һөнәр мәктәбенә әверелгәнлеге күренеп тора иде. Җәгъфәр ни әйтергә дә, ни уйларга да белмәде. Ут чыккан кебек, авызыннан: «Ничә еллар никадәр кешеләрне эшкә яраксыз итеп чыгарганнан соң, инде тәүбә кылган икән?!» – диде һәм шул вакытта ул кылт итеп элгәреге болгарларда фәннәр укылмавы, төрле фәннән, төрле гыйлемнән төрле китапларның кереш сүзләре генә укылуы исенә төште дә, теге язуның да шул китапларның исеме икәнлеген белде. Һәм дә, кырмыска оясына төшкән елан кебек, кая барса да үзенә тынычлык юклыгын уйлап, тизрәк вокзалга барып, Оренбургка китте.

Тагы Җәгъфәр әфәнде бер тынды. Ләкин Сакмар суыннан үтү Җәгъфәр әфәндегә бик авыр булды. Чөнки бу Сакмар, буннан ничә йөз еллар болгарларның яртысын суы берлән туйдырганлыгы кебек, буйларының матурлыгы берлән болгар табигатенә әллә никадәр гүзәллек биргән иде. Һәм дә бу су чын болгар күңеленнән чыккан, әллә кай йирләрдән чеметтереп-чеметтереп ала торган моң[лы] озын «Сакмар көе» н исенә төшергән иде. Бу уйлар уйлаганда, поезд да никадәр ашыкса да, Җәгъфәр әфәнденең уе аннан ашыга иде. Күзләреннән тәгәрәгән энҗе бөртеге кебек яшьләре ашыга-ашыга Сакмар суы кебек тиз-тиз йөзеннән агалар иде. Һәм тагы ябылган «болгар» мәсьәләсенең ябуын, үзләренең тозлары берлән эреткән кебек, төрле яктан ача гына баралар иде. Ул ачылган саен аянычлана иде, аянычланган саен, аның күз яшьләре күбәя иде.