Аның күргәннәренә, ишеткәннәренә яисә болгар беткән дип уйлаганнарына хәзер үзе дә ышанмый башлаган иде. Сөембикәнең һәрбер әгъзасы, күз караулары: «Юкны сөйләмә, бетәме соң бу кара күзләр, бу урак төсле кашлар бетәме соң? Бетми, бетми, монда мин бар ич!» – дигән кебек була иде. Сөембикә иренең бүлмәсенә төшкәнгә, бу да шунда ук төшкән иде. Сөембикә шатлыгыннан ни кылынырга белми иде. Аның һәрбер әгъзасы көлә иде. Ул кайдан тотып башларга белми иде. Ул Җәгъфәрне озак кына карап тора иде дә тагы: «Җаным!» – дип барып кочаклый иде. Җәгъфәр үзе дә шат иде. Ул моңынча Сөембикәдән хат-фәлән алмаганга һәм дә аның тугрысында бер дә уйларга тугры килмәгәнгә, ул үзен бөтен Болгар йортында ялгыз дип белеп йөри иде. Сөембикәнең тугры килүе аны йокысыннан уяткан иде. Ул үзене бәхетле дип хис кыла башлады, көләргә тотынды, сөйләргә тотынды, Сөембикәне сөяргә һәм анардан сөелергә тотынды. Сөембикә, Җәгъфәрнең иң ярата торган «болгар коймагын» китертеп, чәй дә хәзерләде. Һәм чәй янына егерменче гасырда болгарларның бер театр уенын алган пластинканы куеп, граммофон уйната башлады. Җәгъфәр әфәнде үзен тагы болгар галәмендә һәм дә алга киткән театрлы болгар галәмендә хис итә башлады. Граммофонга болгар музыкасы кушылды, Җәгъфәр әфәнде тагы ачылды, тагы кәефләнде. Сөембикә дә чыдаша алмады, болгарча йырларга тотынды; болгар операларыннан заманасында мәшһүр «Үги кыз» операсыннан озын бер монолог җырлады. Аның артыннан «Сөембикә» исемле тарихи бер операдан йырлады. Җәгъфәр әфәндегә болар һәммәсе шулкадәр тәэсир кылды, ул чыдаша алмады, Сөембикәне тотып үпте дә:
– Яшәсен болгар! – дип кычкырды.
Бу тавыш Җәгъфәр әфәнденең үзен дә йокыдан уяткан кебек булды. Ул:
– Нинди болгар яшәсен? Ничек яшәсен? Баягы мәдрәсәләр, больница, мәсҗедләре – һөнәр йортлары булган болгарлар яшәсенме? Баягы мин актыккы болгарга актыккы таш куйган болгар яшәсенме? – дип, үзенә үзе сөйләнергә тотынды.
Үзенең бу хәзерге кәефләре бер ялган гына икәнлеге, хәзер шулай иттереп торырга дөньяда болгар юклыгы, Сөембикәдән башка, тагы ике кулыңа унике шәм тотып эзләсәң дә, бер болгар табылмавы исенә төште. Һәм үзенең болай кәефләнеп, бөтенләй бетми торган бер милләт кешесе кебек булуына нәрсә сәбәп булуын уйларга тотынды. Ахырдан аны теге фикерләреннән күчереп, бу уйның төшүенә Сөембикә сәбәп булуы, үзенең йомшак сүзләре берлән, һәрбер әгъзасында күренеп тора торган хәят галәмәте берлән тормышка өмет бирүләре хәтеренә килде. Һәм дә болгар хатыннарының шундый фикерне борырга, башка халык хатыннарына караганда артык сәләтле булулары, шул артыклыклары берлән күп вакытта кирәкле эшләрне оныттырып калдырулары исенә төште. Һәм дә, әгәр дә аларга егерменче гасырларда тәрбия бирелгән булса, бөтен болгарларның китешен икенче якка борган булырлар иде, диде. Һәм дә бераз уйлап торганнан соң: «Әйе, булыр иде, болгарлар бөтенләй башка болгар булыр иде», – диде.
Җәгъфәр әфәнде Сөембикә берлән Казанда берәр атна торганнан соң һәм, кайвакытларда тагы милләт алга китәр кебек булып, тагы хакыйкать искә төшеп җимерелгәннән соң, үзләренең утарларына кайтып киттеләр. Җәгъфәр бу китүендә хәбәрсез-нисез бик озак йөргәнгә, Петербургка барганда, Сөембикә бергә барачак булган иде. Шуның өчен Җәгъфәр Петербургта егерменче гасырдагы болгар киемене киеп бару фикеренә килгәнгә, музейлардан формаларын алып, иске болгар рәсемнәреннән карап, Сөембикә Җәгъфәргә дә, үзенә дә киемнәр тегәргә башлады. Һәм әллә ничә тегеп, әллә ничә сүтеп төзәткәннән соң, казаки да, камзул да, җилән дә текте, ләкин киемнәре шундый булдылар – әгәр миллият-фәлән дигән нәрсә булмаса, һичшиксез, киярлек түгел иде. Үзләре киң, үзләре килешсез, үзләре кыйммәт төшә иде.