Аның моңлыгы үзенә бер гүзәллек бирә, безне үзе берлән әллә нинди ерак-ерак киләчәкләргә һәм дә үткән хисләргә алып китә. Безне егерме ел элек булган кешеләремез берлән, дустларымыз берлән күрештерә, сөйләштерә, ниһаять, еглаштыра, куркынычлы киләчәкләр, яхшы киләчәкләр арасындагы пәрдәне күтәрә, безне тагы анда илтеп куя, андагы эшләрне, андагы хәлләрне күрсәтә. Аның бертөслелеге безнең табигатемезгә мантыйкыйлык бирә, фикерләремезне, уйларымызны акыртын гына йомшата, үземезгә сиздерер-сиздермәс кенә үзенә кирәк якка алып китә. Аның моңлыгын, бертөслелеген гаеп иткән кешеләр – сандугачның тавышын ишетеп, әтәчтән өйрәнергә кушкан кешеләр иде.
Аларда музыканы аңлау, аның файдасын белү бик аз иде. Шуның өчен аларны гаепләргә дә ярамый. Болгар музыкасының бер артыклыгы һәм дә, минемчә, иң әһәмиятле артыклыгы – аның бөтен тамырлардан йөрүе һәм дә кирәкле җирләрен чеметтереп-чеметтереп алган төсле булуыдыр. Бу хисне аңлатырга сүз юк. Һәммәгез дә, әлбәттә, үзегез татыгансыз! Болгар музыкасы бу үзенчәлеге берлән һичбер вакытта үз исемен югалтмаячак, һәм дә йөрәкләреннән чыккан болгарларның да исемнәрен үзе берлән бергә кыямәткә кадәр алып барачактыр! […]
Бу сүзләргә тагы «Браво!» тавышлары берлән бөтен дөнья тулды. Мөгаллимне әллә ничә мәртәбә торып рәхмәт укырга мәҗбүр иттеләр. Җәгъфәр әфәндегә бу сүзләрне ишетү әүвәлрәк яхшы булса да, актыккы җөмләләре бик каты тәэсир кылды.
Алай булса да, боларга каршы бер сүз әйтергә һәм боларның сүзләрен расларга йә тәнкыйть кылырга кирәк иде.
Бераз тавыш беткәч, Җәгъфәр әфәнде торды. Аның торуын күргәч, һәммә зал тып-тын булды. Һәммәсе дүрт колак берлә тыңларга хәзерләнделәр. Җәгъфәр әфәнде акыртын гына, күзләреннән чыгар-чыкмас яшьне тотып кына сүзгә башлады:
– Әфәнделәр! Сезнең итдегегез хезмәтләр өчен, безнең үземез саклый алмаган музыкамызны сакладыгыгыз өчен һәм дә миңа хосусый шулкадәр илтифат кылдыгыңыз өчен бик рәхмәт! Сезнең бу хезмәтләрегез бик мөкатдәс. Сезнең безнең үземез саклый алмаган музыкамызны саклавыгыз өчен, безнең музыкантларымыз, безнең бабаларымызның рухлары сезгә рәхмәт укыйлар, сезгә һәрвакыт ярдәм итәләр. Һәм дә сез безнең музыкамызны саклавыгыз илән безнең исемемезне, үзен үзе саклый алмаган бер милләтнең исемен генә сакламыйсыз, бөтен дөньяга ничә мең еллар үткәч, болгарларның һәммә нәрсәләре беткәч тә, аларның исемнәре дә югалгач та килә торган миллионнар-миллионнар кешеләргә файда итәсез. Һәм дә үзегезнең изге исемегезне кыямәткә кадәр калдырасыз. Болгар музыкасы хакында минем фикерем, бәлки, күпертүледер. Чөнки болгарчы булганга, миңа болгарның һәммә нәрсәсе башка халыкларныкыннан артык күренәдер. Шуның өчен минем фикерем тәнкыйтьне күтәрерлек булмаганга, музыка хакындагы фикеремне сөйләмим, фәкать шунысын гына әйтәм: минемчә, мөгаллим әфәнденең безнең болгар музыкасы хакында сөйләгән сүзе бик дөрестдер. Аңарга үзләрен белмәгән, милләтләрен белмәгән, музыкаларын белмәгән бер халыкның музыкасы хакындагы бәяны өчен бик рәхмәтлемен. Тагы шуны гына әйтмәкче булам: болгар музыкасында моңлык, бертөрлелек, минемчә, болгарларның табигатьләренең моң икәнлеген, бетә торган халык икәнлеген белдерә торган бер үзенчәлегедер.
Бертөрлелеге болгарда тормышның бертөрлелегеннән, ягъни бу көнгесе – кичәгесенә, кичәгесе өченчекөнгесенә охшавыннан булырга кирәк дип уйлыйм. Бу сүзләремнең дөрест-дөрест түгел икәнлеге хакында һичбер каршылыгым юк. Мин музыкант булмаганга, музыка хакында минем фикерем унтугызынчы-егерменче гасырда тиречеләр, итчеләр гыйлем мәсьәләсенә катышу кебек булганга, ул мәсьәләне белгечләргә тапшырам. Сездән шул мөкатдәс хезмәттә дәвам итүегезне үтенәм! Үзе беткән милләтнең исеме югалмасын. Үземез беттек, әсәремез калсын! Үземез саклый алмаган эшне сезнең шикелле ышанычлы, хыянәтсез милләткә, бөтен бабаларымыз тарафыннан васыять итүче булып сезгә калдырам, файдаланыңыз!.. Башкалар да файдалансыннар, чыгаручылар төсле булып, музыкамыз бетмәсен! – диде дә, сөйләргә сүзе бик күп булса да, күзләренә бик яшь тулгач һәм тавышлары үзгәрә башлагач утырды.