Выбрать главу

Моңарга да куллар чаптылар, моңарга да «браво!» лар кычкырдылар. Сачәкләр ыргыттылар. Ләкин болар һәммәсе дә Җәгъфәр әфәндегә мыскыл итү кебек күренә иде. Аштан соң тагы музыка башланды. Тагы болгар көйләре уйналды. Народный көйләрдән «Сакмар» көе һәм композитор язган көйләрдән «Язмыш» дигән бер операдан романслар уйналды. Һәм дә бер кеше берлән бер барышня моңарга болгарча йырладылар. Йырлары да бик яхшы чыкты, ләкин әйтүләрендә руслык беленеп тора иде. Бу йырлар Җәгъфәр әфәндегә тагы бик каты тәэсир кылды.

Озак үтмәде, болгарларның «Талныш» исемле операларыннан бер пәрдәсен синематографның эше берлән күрсәттеләр (ул вакытта алар бик камил булганнар иде, бар эшләрне, хәрәкәтләрне, кылынышларны, тавышларны – һәммәсен күрсәтә беләләр иде). Талныш ролендә егерменче гасырда үзенең тавышлары берлән дан тоткан Лалә исемле кыз иде (бу кыз руслар арасында Лилия исеме берлән мәшһүр иде). Лаләнең тавышларының яхшылыгыннан һәм Талнышның көрәшүләренең тәэсирлегеннән һич егламаенча торырлык түгел иде… Икенче яктан, рус кызларының, рус кенәзләренең үзенең хан[лык]ны шулкадәр олылау берлән торулары, ирекле-ирексез Җәгьфәр әфәндегә татар ханнарының солтанатларын, бөтен дөньяны дер селкетеп Көнчыгыш Ауропада үзләре генә торуларын, ул мәмләкәте, ул зурлык… Җәгъфәр әфәнде бара-тора, бетә-бетә бу көнгә калуны уйлап, изелеп киткән иде.

Аның артыннан болгар драмасыннан – «Теләнче кыз» дигән бер драмадан бер пәрдә күстәрделәр. Моның күренешләре, өй җиһазлары, уенчыларның киемнәре – һәммәсе болгарча булганга, Җәгъфәр әфәндегә боларны карау, үзенең милли драмасын актык мәртәбә күрү әллә нинди хисләр уяндырды. Үлә торган кешеләрнең җан чыгар алдыннан балаларына, сөекле хатынына, зур музыкантларның музыка коралларына күзләрен тутырып-тутырып караганы кебек карый иде. Боларга әллә нәрсә әйтергә теләгән кебек тә була иде. Әллә нәрсә сорарга да теләгән кебек була иде, үзенең ни эшләгәнен белми иде. Бу мәҗлестән соң, бу кайгыларны яңартудан соң сәгать сигезләр булганга, сәгать унда Тарих җәмгыяте тарафыннан яңа гасырны каршы алырга чакырылган булганга, Җәгъфәр әфәнде тагы бер мәртәбә җәмгыятькә рәхмәт укып, бик күбесе берлән күрешеп, җәмгыять тарафыннан бирелгән болгар музыкасын уйный торган машинаны алып һәм дә җәмгыять тарафыннан бирелгән мактаулы әгъзалык исемен кабул итеп, өенә кайтып китте.

Күргән, белгән, ишеткәннәрен бераз рәткә салганнан соң, самавыр китерергә кушты. Җәгъфәр әфәнде чәй яратмаса да, болгарларның чәй яратуларын белгәнгә һәм дә болгар романнарында шундый чәй эчеп кенә гомерен үткәрә торган кешеләр тасвирына да тугры килгәнгә, самавырдан булар чыгарып чәй эчү аның һушына бик китә иде. Өйдә вакытта алар Сөембикә берлән дә шулай утырышып, озын иттереп, болгарча, һәммә нәрсәне онытып, чәй эчәләр иде. Бу юлы да Җәгъфәр әфәнде шулай бер болгарланып алмакчы булган иде. Һич ашыйсы килмәсә дә, кондитердан болгар как-төше китергән иде (бу как-төш егерме беренче гасырларда руслар арасында бик таралган иде).

Үзенең өстендә болгар киеме булганга, моның бүлмәсе хәзер егерменче, унтугызынчы гасыр болгарының Петербургка «дин» өчен дип, динсезлек өчен падишаһка прашение бирергә килеп, бер швейцарга акчалар биреп киткән депутат бүлмәсе төсле булган иде. Җәгъфәр әфәнде үзе дә моны сизә иде, мөмкин кадәр шул рәвешчә ясарга тырыша иде. Килгән русларга болгар тормышын күрсеннәр өчен һәм дә табигате дә шуны теләгән өчен, шулай җыештырткан иде. Сөембикә булса, бу өй бөтенләй болгар тормышының үрнәге булачак иде. Һәм уйда шулай уйланылган иде. Ләкин, аның булмавы аркасында, шулай бертөрле генә җыелган иде. Чәй эчте, болгарлар төсле озын эчте, мөмкин кадәр болгарлар төсле үткән эшләрне, хәзерге хәлләрне чагыштырмаска тырышты, мөмкин кадәр һәммә эшне Аллага тапшырам дип бетерергә теләде.

Ләкин алай булса да, күңелендә янган утны һич сүндерә алмады. Һәммә күргәннәрен, хәтта күрәчәкләрен күз алдыннан җибәрә алмады. Вакыт җитә башлагач, киенергә хәзерләнә башлады, киенеп беткәч, Сөембикәнең килә алмавы, бәлки, аның хәзер авырып ятуы, үлү ихтималы да барлыгы хәтеренә төште һәм эчен пошыра башлады. Альбомны алып, бер мәртәбә бик озак Сөембикәгә карап торды. Сөембикә моң, кайгылы, авыру төсле күренә иде. Икенче караганда: «Миңа карама инде, бар инде, үземезнең бетүемез шатлыгын күтәреш инде!» – дигән төсле була иде. Караган саен, Сөембикә төрлечә сөйләгән төсле була иде, караган саен, кәефсезлек арта бара иде, актык караганда Сөембикә: «Җитәр инде», – дигән кебек булды. Җәгъфәр дә: «Җитәр», – диде дә тиз генә чыгып китте.