Выбрать главу

Озак үтмәде, Җәгъфәр әфәнде зур зал эчендә әллә никадәр кешеләр арасында үзен күрде. Бик күп кешеләр күрештеләр. Бик күп галимнәр килүе өчен рәхмәтләр укыдылар. Бик күп хатыннар моның әсәрләре хакында фикерләрен бәян кылдылар. Бик күп кеше, моның берлән сөйләшүне бик зур бәхеткә санап, сөйләгән сүзләрен дә үзләренең хатирә дәфтәрләренә «Ике мең бер йөзенче ел[ның] актык сәгатьләрендә егерме икенче гасырны көткән вакытта язмыш мине бер зур мәҗлескә тугры [китереп], шул мәҗлестә булган болгарларның иң мәшһүр мөхәррирләреннән, галимнәреннән Җәгъфәр әфәнде берлән күрешү, хәтта бер-ике сүз сөйләшү бәхетенә дә ирештерде» дип тә язганнар иде. Бу кешеләргә бу эшләр, бу сүзләр никадәр шатлык булса да, Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр хәсрәт иде, шулкадәр авыр иде, авыр булган саен, авырлыгын белдермәс өчен, тырышу авырлыгыннан да авыр иде. Залның бер ягында зур бүлмәдә болгарларның рәсемнәре ачык куелган иде. Җәгъфәр әфәнде боларны күрүдән качса да, Җәгъфәр әфәнде берлән сөйләшә торган бер тарих галиме, болгарларның хатыннардагы япма яулык кайвакыт башланып, кайвакыт бетүен белмәгәнгә, Җәгъфәр әфәндене алып кереп, өрпәкле бер болгар карчыгының дога кылуын тасвир кылынган бер рәсемне күрсәтте һәм сораячак сүзен сорады. Җәгъфәр әфәнде җавап биргәннән соң чыгачак булса да, күзе әле бер рәсемгә, әле бер рәсемгә төшеп, Җәгъфәр әфәндене ихтыярсыз калдырган иде. Рәсемнәре берлә бөтен зал тулган иде. Һәм дә һәммәсе дә болгар тормышыннан булганга, болгар белгеченә бик күп мәгънә алырлык иде.

Унтугызынчы гасырдан башлап беткәнгә кадәр килгән болгарларның зур кешеләре, мөхәррирләре, әдипләре, галимнәре, шагыйрьләре, драматурглары, хәкимнәре, музыкантлары, народниклары – һәммәсе үзләренең иң мәгълүм вазгыятьләрендә төшерелгәннәр иде. Аңарга башка, йөзек салыш уйный торган кызлар-егетләр җыены, унтугызынчы-егерменче гасырда «Сабак абызтайның кулына чыбык тотып сабак бирүе», «Болгар кызларының ярыктан берсе өстенә берсе менеп егетләрне караулары», «Болгар балаларының әйлән-бәйлән уйнавы» […] вә боларга да башка да әллә никадәр рәсемнәр бар иде. Җәгъфәр әфәнде бик озак карап йөрде. Бу рәсемнәр арасында Җәгъфәр әфәнденең бер дә күрмәгән рәсемнәре дә бик күп иде. Болар арасында егерменче гасыр рәссамнарыннан чыккан «Болгар уе» дигән, ага торган су буенда яшел үләндә яңагына таянып уйлый торган егетне тасвир кылынган рәсем моның һушына бик китте. Җәгъфәр әфәнде моңарга карап, рәсем[дә] тасвир кылынган егеттән дә битәррәк уйга чумды. Бу егетнең ни уйлавы ихтималы барлыкларын, һәммәсен хәтереннән кичерде. Иң актыктан гына егерменче гасырда бер болгар мөхәррирен, динсез диеп кыйнап, бөтен дөньясы канга буялып бетүен, күзен акайткан бер кешенең тегене типкәләвен, икенчесенең кесәләреннән язган нәрсәләрен алып ерткалавын, бер иске генә чапан кигән мулланың тегене кыйнарга төртеп күрсәтеп торуы һәм дә ерактанрак кайсы себерке, кайсы агач күтәреп әдипне кыйнарга килүләрен тасвир кылынган рәсемне иң соң күрде. Бу рәсемгә карап, Җәгъфәр әфәнде ни әйтергә дә белмәде, йөзе ут кебек кызарды. Бу рәсемдәге кабахәтлек өчен руслардан оялды. Хәтта рәссамны да гаепләмәкче булды. Ләкин бу эш чын булганга, гаеп рәсем түгеллеге хәтеренә төшеп, моны ничек тә аңлатырга белмәде. Үзе ни эшлисен белмәсә дә, күңелдән: «Начар халыкмыни соң, ник бу эшне эшләгәннәр?» – дия иде. Руслардан берсе-берсе буңарга бәйләнешле бер-бер сүз ачмасын дип, тиз генә икенче якка чыкты.

Зал тулы халыклар рәсемнәрне карыйлар иде. Рәсемнәр хакында фикер алышалар иде. Әллә никадәресе шул рәсемнәрнең копияләрен алу тиешлелекләрен сөйлиләр иде. Икенчеләре болгар мөхәррирләренең рәсемнәре хакында, аларның төсләре хакында, тәрҗемәи хәлләре хакында сөйлиләр иде. Җәгъфәр әфәнде икенче залга чыкты. Анда болгарларның әйберләре куелган иде. Монда тарих белгән заманнан бирле булган болгарларның әйберләре бар иде. Акчалары, киемнәре, зиннәтләре, өй җиһазлары, хатын-кыз зиннәтләре, табак-савытлары – һәммәсе бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны тагы бик озак карап торды. Болар арасында Үзбәк ханга Мисыр хәлифәләреннән җибәрелгән кылыч та бар иде. Монда да бик озак торды. Монда да болгарлар хакында, аларның киемнәре хакында, аларның торулары хакында бик күп сүзләр ишетте. Болар арасында йөргәндә, звонок тавышы ишетелә башлады. Һәм анда да, монда да хезмәткәрләр залга җыелырга вакыт икәнлеген белдереп йөри башладылар. Җәгъфәр әфәнде дә су кеби ага торган халык берлән бергә чыкты. Аны каршы залга, рәис янындагы үзенә хәзерләнгән урындыкка утырттылар. Залдагы халык бик кызу-кызу урынлаша башладылар. Җәгъфәр әфәнде бер якта бик күп ирләр, хатыннардан торган оркестр күрде.