Озак үтмәде, тагы звонок булды һәм яңа гасыр керергә биш кенә минут калганлыгы белдертелде. Халык һәммәсе дә, «Ура!» дип кычкырырга хәзерләнеп, тамакларын рәтләргә тотындылар. Тамак тавышы аз гына безнең унтугызынчы-егерменче гасырда мулла хотбә (нотык) укып бетергәндә бөтен мәсҗедне күтәрә торган тамак кыру тавышы булмаенча калды. Һәммә кешенең, менә йитә, менә йитә, дип, йөрәкләре леп-леп итә башлады. Менә кинәттән оркестр да гөрләп китте. Бөтен залны музыка тавышы алды. Һәммә кеше бу моңны – болгарларның тормышларының ничек икәнлеген күрсәтә торган шаһитны – бик ихлас берлән, һәр тавышыннан әллә нинди уйларга чумып тыңларга тотындылар. Бу көй болгарның яңа көйләреннән егерме беренче гасырда чыккан «Өмет бетте» дигән көй иде. Бу көй шулкадәр тәэсирле иде, нинди җиңел уйлы җилбәзәкләрне дә бик тирән фикерләргә чумдыра иде. Нинди каты йөрәкле кешеләрнең дә күзләреннән яшьләр агыза иде. Җәгъфәр әфәндегә бу алай тәэсир кылмады. Ул хәзер шулкадәр кәефсез, шулкадәр авыр хәлдә иде – һичбер нәрсәгә кайгыра белми иде. Музыка туктады. Бөтен залны «Ура!» тавышлары тутырды. Һәммә яктан «Яшәсен яңа гасыр, яшәсен!» тавышлары ишетелә башлады. Бердән музыка гөрләде. Оркестр баягыдан да гайрәт берлән русларның «Барабыз» дигән уенын уйный башлады. Бу көй шулкадәр кәефле, шулкадәр моны тыңлавы җиңел иде, нинди кайгылы кешенең дә кайгыларын Каф тавы артларына таратырлык иде. Музыка туктады. «Ура!», «Яшәсен!» тавышлары тагы дөньяны күтәрде. Электрик утлары бөтен дөньяны алган иде. Урамнан да «Ура!» тавышлары ишетелә иде. Озак үтмәде, тагы «Яшәсен!» тавышлары күтәрелә иде. Җәгъфәр әфәндене рәис яңа гасыр берлән тәбрик кылып: «Яңы гасыр мөбарәк булсын!» – дигән сүзгә Җәгъфәр әфәнде: «Өмет бетте, сезгә мөбарәк булсын, барыңыз!» – диде. Һәм күзләреннән яшьләр ага башлады. Кешеләр бер-берсе илән күрешә, тәбрик кылыша башладылар.
Бер чирек сәгать үткәннән соң, рәис, кафедрага чыгып, бер кыска гына, яңа гасырның гомумкешелек өчен сәгадәт гасыры булуын теләп, ашка чыгарга үтенде. Һәм Җәгъфәрне алып, зур залның ишеген ачып җибәрде. Тагы музыка гөрелдәде, болгарларның «Агач башы» дигән көе уйнала башлады. «Браво!» лар, «Ура!» лар, «Яшәсен!» нәр берлән тагы бер зал гөрләгәннән соң, һәммәсе урынлы-урынына утырдылар. Җәгъфәр тагы иң түргә утырды. Аш килә башлады. Ашлар арасында вак-төяк сүзләргә башка, арада килә торган болгар ашлары хакында сөйләнә иде. Кайсы – болгар ашы[н] яхшы, кайсылары бик майлы табалар иде. Хәтта кайсылары шул майлы ашларның болгарларның рухларын үтерүгә сәбәп булуын, аларны дорфаландыруын, ашларны ашап йөрүне үзләренә вазифа ясаган муллаларның бигрәк тупас булуларына кадәр барып йитәләр иде. Ни сөйләсәләр, ни кылынсалар да, Җәгъфәр әфәнденең иң авырта торган йиренә тия иде. «Ура, яшәсен, яңа гасыр яшәсен!» – дип, бокаллар күтәрелгәннән соң, рәисе җәмгыять аяк үрә торып сүзгә башлады:
– Бу көнге көн – үткән заманда мисалы күрелмәгән көндер, бу вакытка кадәр нинди зур вакыйгалар булса да, нинди зур бәлаләрдән дөнья котылып калса да, аларның шатлыклары да бу көнге көннең шатлыгына нисбәт кылырлык түгелдер. Үткән егерме беренче гасырның кешелек тарихында нинди әһәмиятле урын тотуы мәгълүмдер. Бу гасырның уйлап табылган әйберләре, бу гасырның ачышлары унтугызынчы-егерменче гасырларны гына түгел, егерме беренче гасырның үзенең халыкларын да хәйрәттә (хәйран калу) калдырмыштыр. Безне чолгап алган нәрсәләр, күземез күргән нәрсәләр – һәммәсе егерме беренче гасырда ачылган яисә егерме беренче гасырда җитештерелгәндер. Егерменче гасырда дәвалау мөмкин түгел дип фараз кылынган авырулар, егерменче гасырда иң куркынычлы дошман саналган микроблар, егерменче гасырда уйлый алмаган фикерләр – һәммәсе егерме беренче гасырда мәйданга чыкмыштыр. Минем мәкъсудым – бу гасырның ачышларын санау түгел. Фәкатъ яңа гасырга керер өчен бер кереш кенәдер, бу гасырда бөтен кешелек дөньясында үзгәрүләр булдыгы кеби, без русларда да бик күп үзгәрешләр булмыштыр, руслар тагы үзләрен галәмгә таныттылар. Руслар үзләренең саф күңеллекләре берлән обломовлык тиеш берлән кирәк төсле түгеллеген исбат иттеләр. Эшләгән эшләре берлән бөтен дөньяны хәйрәткә калдырдылар. Гыйлемнәр, фәннәр, сәнәгатьтә, матур сәнгатьтә руслар бик күп хезмәт иттеләр. Һәр фәндә рус галимнәренең исемнәре фәннәрне бизәкли башладылар. Кешелек тормышы турындагы фәннәрдә русларның әһәмиятләре бик зурдыр. Аларның иткән хезмәтләре дә бик бөектер. Бу гасырда һәммә халыкта төрле үзгәрешләр булдыгы кебек, безнең күршеләремез, дөрестен әйтсәк, безнең мөгаллимнәремез болгарлардагы бәхетсез үзгәреш Бер халыкта булмады. Бу халык нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң, кешелек тарихында бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң, янып беткән шәм кебек эределәр дә беттеләр. Уникенче-унөченче гасырларда болар, русларга караганда бик зур милләт һәм бик тәрәккый иткән халык булдыклары кеби, Азиядан килгән татарларга кушылганнан соң, безнең хаким милләтебез дә булганнар иде. Бара-тора бездәге бердәмлек, алардагы тарткалашу дөньяның китешен үзгәртте. Без акыртынлап аларга каршылык кыла башладык. Бара-тора аларга өстен чыгучы, җиңүче дә була башладык. Ахырында, уналтынчы гасырда, бөтенләй өстен булып, алар буйсынучы милләт арасына керделәр. Болар шул вакыттан бирле тәмам биш гасыр ярым безнең кул астында тордылар. Табигатьләрендәге сабырлыктан болар, бик тиз безнең гаделлекле идарәмезгә ияләшеп китеп, һичбер вакытта бәйсезлекләрен кайтару фикеренә килмәделәр. Болар төрки нәселенә караган бер халык иделәр. Боларның телләре дә төрек телләренең бер төрлесе иде. Болар, тугызынчы яисә сигезенче гасырда ук исламият кабул итеп, мөселман булганнар иде. Шуның өчен безнең берлән аларның араларында дин башкалыгы күп вакытта үзенең тәэсирен белдерә иде. Алай булса да ике якның да инсафы аркасындамы, әллә замананың тәэсире аркасындамы, боларның гомуми тормышларына бу дин башкалыгы тәэсир итмәгәндер. Фәкать болгарларның хосусый үзләренә караганда, бик күп зарар иткәндер. Болар безнең берлә диннәре башка булу җәһәтеннән актыккы гасырларына кадәр балаларын безнең мәктәпләремездә укытуга шикләнәләр иде. Шуның өчен һәрвакытта безнең мәктәпләремездә болгарлар бик санаулы гына булмыштыр. Болгарларның үзләренең китешләре бу заманага яраклы түгел иде. Шуның өчен аларга нигезләрен төзәтер өчен, искергән өйләрен сипләр өчен, яңа мәгариф алырга кирәк иде. Аны алуның иң җиңеле безнең аша булса да, алар безгә үзләренең ышанмаулары хакында файда итә алмадылар. Шуның өчен, аларны төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен яңарту кирәк иде, йә безнең мәктәпләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен черегән өй черегәннән-чери башлады. Ниһаять, җимерелде. Бу көнге көндә бөтен Русиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөембикә ханымга башка бер болгар да калмагандыр. Боларның үзләренең тормышлары, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә, безгә бик күп әсәрләр калдырдылар. Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсез-хисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәсҗедләре – боларның иң зур ядкярләредер. Болар үзләре бик сәләтле, үткен һәм тере халыклар иде. Болар табигатьне сөя торган, матур сәнгатьтән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик хөрмәт итә торган, һәммә кешеләр берлә дустланырга бик ярата торган, кунак сыйлар өчен яратылган кебек, бик күп матур әхлакка ия бер кавем иде. Боларның табигатьләрендә сәүдәгә омтылыш һәм дә сәүдәгә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң сәүдәгәр халкы булган яһүдиләр берлән көндәш була алганнар. Ләкин боларда булган җилбәзәклекме дим, әллә өсттән уйлаумы, болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган. Болар, унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап, бу көнге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарында араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр. Болар үзләре бик диндар күренсәләр дә һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылары» дип йөрсәләр дә, болар арасында исламның хакыйкатен аңлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары бәвелдән соң юыну, корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый, мәгыйшәти мәсьәләләрен голямалары кайсысын ялгыш аңлатып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер. Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакытларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр. Һәм дә, әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салынмышлардыр. Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырда боларның хатыннары фахеш галәмнәрендә бик зур роль уйнамышлардыр. […] Һәм, икенче яктан, мәгариф тәрәккый иткән саен, галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр. Бу авырлыкны болгарлар да күтәрмешләрдер. Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хез