ашладылар. Кешелек тормышы турындагы фәннәрдә русларның әһәмиятләре бик зурдыр. Аларның иткән хезмәтләре дә бик бөектер. Бу гасырда һәммә халыкта төрле үзгәрешләр булдыгы кебек, безнең күршеләремез, дөрестен әйтсәк, безнең мөгаллимнәремез болгарлардагы бәхетсез үзгәреш Бер халыкта булмады. Бу халык нинди иң мөһим эшләрендә йөргәннән соң, кешелек тарихында бик зур вакыйгаларга сәбәп булганнан соң, янып беткән шәм кебек эределәр дә беттеләр. Уникенче-унөченче гасырларда болар, русларга караганда бик зур милләт һәм бик тәрәккый иткән халык булдыклары кеби, Азиядан килгән татарларга кушылганнан соң, безнең хаким милләтебез дә булганнар иде. Бара-тора бездәге бердәмлек, алардагы тарткалашу дөньяның китешен үзгәртте. Без акыртынлап аларга каршылык кыла башладык. Бара-тора аларга өстен чыгучы, җиңүче дә була башладык. Ахырында, уналтынчы гасырда, бөтенләй өстен булып, алар буйсынучы милләт арасына керделәр. Болар шул вакыттан бирле тәмам биш гасыр ярым безнең кул астында тордылар. Табигатьләрендәге сабырлыктан болар, бик тиз безнең гаделлекле идарәмезгә ияләшеп китеп, һичбер вакытта бәйсезлекләрен кайтару фикеренә килмәделәр. Болар төрки нәселенә караган бер халык иделәр. Боларның телләре дә төрек телләренең бер төрлесе иде. Болар, тугызынчы яисә сигезенче гасырда ук исламият кабул итеп, мөселман булганнар иде. Шуның өчен безнең берлән аларның араларында дин башкалыгы күп вакытта үзенең тәэсирен белдерә иде. Алай булса да ике якның да инсафы аркасындамы, әллә замананың тәэсире аркасындамы, боларның гомуми тормышларына бу дин башкалыгы тәэсир итмәгәндер. Фәкать болгарларның хосусый үзләренә караганда, бик күп зарар иткәндер. Болар безнең берлә диннәре башка булу җәһәтеннән актыккы гасырларына кадәр балаларын безнең мәктәпләремездә укытуга шикләнәләр иде. Шуның өчен һәрвакытта безнең мәктәпләремездә болгарлар бик санаулы гына булмыштыр. Болгарларның үзләренең китешләре бу заманага яраклы түгел иде. Шуның өчен аларга нигезләрен төзәтер өчен, искергән өйләрен сипләр өчен, яңа мәгариф алырга кирәк иде. Аны алуның иң җиңеле безнең аша булса да, алар безгә үзләренең ышанмаулары хакында файда итә алмадылар. Шуның өчен, аларны төзәтер өчен йә үзләренең мәктәпләрен яңарту кирәк иде, йә безнең мәктәпләргә керү кирәк иде. Болар берсен дә эшләмәделәр. Шуның өчен черегән өй черегәннән-чери башлады. Ниһаять, җимерелде. Бу көнге көндә бөтен Русиядә Җәгъфәр әфәнде, аның хатыны Сөембикә ханымга башка бер болгар да калмагандыр. Боларның үзләренең тормышлары, үзләренең культуралары булганга, үзләре бетсәләр дә, безгә бик күп әсәрләр калдырдылар. Боларның бөтен авылларында, шәһәрләрендә булган исәпсез-хисапсыз мәдрәсәләр, мәктәпләр, мәсҗедләре – боларның иң зур ядкярләредер. Болар үзләре бик сәләтле, үткен һәм тере халыклар иде. Болар табигатьне сөя торган, матур сәнгатьтән ләззәт ала торган, әхлак кагыйдәләрен бик хөрмәт итә торган, һәммә кешеләр берлә дустланырга бик ярата торган, кунак сыйлар өчен яратылган кебек, бик күп матур әхлакка ия бер кавем иде. Боларның табигатьләрендә сәүдәгә омтылыш һәм дә сәүдәгә осталык булганга, болар бик күп вакыт дөньяның иң сәүдәгәр халкы булган яһүдиләр берлән көндәш була алганнар. Ләкин боларда булган җилбәзәклекме дим, әллә өсттән уйлаумы, болардан акыртын-акыртын гына дәүләтләрен ала башлаган. Болар, унтугызынчы гасырның актыккы яртысында фәкыйрьләнә башлап, бу көнге көндә шул фәкыйрьлек аркасында бөтенләй бетмешләрдер. Боларның соң заманнарында араларында әхлак бозыклыгы бик таралмыштыр. Болар үзләре бик диндар күренсәләр дә һәм һәрвакыт үзләрен «ислам саклаучылары» дип йөрсәләр дә, болар арасында исламның хакыйкатен аңлаган кеше бик аз булганга, боларның мөселманлыклары бәвелдән соң юыну, корыту, намаз укуда гына калгандыр. Исламның әхлакый, мәгыйшәти мәсьәләләрен голямалары кайсысын ялгыш аңлатып, кайсысын бөтенләй исламияттән чыгарып, игътибардан төшергәннәрдер. Боларда хатын-кызга тәрбия бирү булмаганга, әүвәл хатыннарны качырып тоткан вакытларда әхлакларын югалтмасалар да, замана үтә-үтә ул пәрдәләр ертылганга, пәрдә астыннан, чылбырдан котылган этләр кебек, болгар хатыннары килеп чыкмышлардыр. Һәм дә, әбиләренең файдалана алмаган хөрриятләреннән берьюлы файдаланмакчы булып, әхлаксызлыкка салынмышлардыр. Унтугызынчы, егерменче, егерме беренче гасырда боларның хатыннары фахеш галәмнәрендә бик зур роль уйнамышлардыр. […] Һәм, икенче яктан, мәгариф тәрәккый иткән саен, галим кешегә тору никадәр җиңел булса, надан кешегә шулкадәр авыр буладыр. Бу авырлыкны болгарлар да күтәрмешләрдер. Бервакытны болар һөнәрсез, гыйлемсез, дәүләтсез булып калып, кара хезмәтләрдә генә гомерләрен үткәрмешләрдер. Шул сәбәптән фәкыйрьлек аркасында кими-кими һәм дә Алла тарафыннан җибәрелгән бәла – авыру аркасында, дөрестен әйтсәк, наданлыклары аркасында, үзләренең һәлакәтләренә үзләре сәбәп булмышлардыр. Болар һәммә эшне эшләргә яратсалар да, боларда нык тору булмаганга, күп эшләр сүз берлән генә калмыштыр. Шуның өчен болгар тарихы сүз берлән тулыдыр. Болар һәр мәсьәләне әллә ничәшәр фикерләгәннәр, әллә ничәшәр тикшергәннәр. Ләкин һичберсен дә эшләмәгәннәр. Бунларның тагы бер табигатьләре бар. Болар бик һавалы булганнар. Шуның өчен үзләрен бик зур күреп, сөйләгән кешенең сүзенә бер дә илтифат кылмаганнар һәм аларның киңәшләренә дә карамаганнар. Һәммә нәрсәне «үзем беләм» дәгъвасында булганнар. Боларның тарихлары һичбер халыкның тарихына охшамый. Боларда фән, мәгариф ызгышларына тиречеләр катышканнар. Дин мәсьәләләренә эшчеләр катышканнар. Мәдрәсә-мәктәп эшләрен укымаган, яза белмәгән кешеләр йөрткәннәр. Кыскасы, боларда кем нинди эшне белмәде – ул шул эшнең башчысы булган. Шул сәбәптән боларга алга китәргә мөмкин булмаган. Боларның камил музыкалары, яхшы гына тәрәккый иткән әдәбиятлары калмыштыр. «Болар кешелеккә ни файда итте?» сөаленә мин җавап бирә алмыйм. Әгәр боларның тынычлык сөю сәбәпле, дөньяда әллә нинди фетнәләр чыгуына сәбәп булмауларын файдага санамасак, боларның иткән хезмәтләре юктыр. Фәнгә хезмәтләре юк. Чөнки болар фәнне белмәделәр. Һөнәргә, сәнәгатькә тагы юк иде. Кешелек турындагы фәннәргә – тагы юк. Шуның өчен боларның исемнәре дөньяда үзләренең музыкалары берлән генә сакланмаса сакланмаячактыр. Боларның хәлләренә караганда без, руслар, тагы шатланамыз. Чөнки безнең дә болар хәлендә булуымыз, бу көнге көннәрне яисә иртәрәк, яисә соңрак күрүемез, дөнья берлән бөтенләй күрешүемез ихтимал иде. Ләкин ул көн хәзер үтте. Үземезнең гайрәтемез, тырышлыгымыз аркасында ул авыр эштән котылдык. Моның соңында руслар яшәячәкләр, яшәсен руслар!