Выбрать главу

Бөтен залдан «Яшәсен!» сүзләре ишетелде дә, рәис туктады. Бөтен зал «Яшәсен!» тавышы берлән тулды. Бу сүзләрдән соң һәммә кеше Җәгъфәр әфәнденең каршы берәр сүз сөйләвен көтәләр иде. Өметләре бушка китмәде. Чыннан да, Җәгъфәр әфәнде торды. Мәҗлес рәисенең сүзләре берлән бөтен каннары уйнагангамы, әллә болгарларның шул җәмгыятьләрдә сүзләр сөйләвенең актыгы буласы хәтеренә килгәнгәме, әллә тыңлый торган халыкка бу никадәр яхшы сөйләсә дә, начар сөйләсә дә – бер булуын белеп, аларның максатлары минем сүземнән файда алу булмаенча, актыккы болгарның сүзен дә ишетү генә кебек уйлар хәтеренә килгәнгәме, йөзенә көчләнү әсәре чыккан иде. Ул һәрвакыт үзенең әсәрләрендә болгарны яхшы итеп күрсәттеге кебек, аларның начарлыкларыны да мөмкин кадәр азайтып-фәлән итеп күрсәтергә тырыша иде. Бусында актыккы сүзләр булганга, тагы болгарларны матуррак күрсәтмәкче иде. Ләкин матур күрсәтергә теләгән саен, күз алдына болгарларның начарлыклары күренә бара, ямьсез яклары юри кылынган кебек хәтеренә килә бара иде. Шулай булса да, озак басып торырга ярамаганнан, Җәгъфәр әфәнде сүзгә башлады:

– Әфәнделәр! Шундый җәмгыятькә мине чакыруыңыз өчен бик шатмын. Бу сезнең илтифатыңыз аркасында, мин үземезнең юкка чыккан милләтемез хакында үземнең фикеремне сөйләү шәрәфенә ирештем. Хәзер ишетә торган сүзләреңез – бөтен дөньяны дер селкетеп, меңнәрчә еллар торган бер милләтнең актык баласының актык сүзе, меңнәрчә елларда үзгәрүне кабул итмәгән бер милләтнең үзгәрмәгән актык бер угылының фикере һәм дә тугры фикередер. Без – болгарларның йир йөзендә кайчан, кайвакытта падишаһлык сөрә башлавымыз хакында мин бер сүз дә әйтмәячәкмен. Моны беләсе килгән кешеләргә, әлбәттә, меңнәрчә томнар тарих китаплары хәзердер. Аларның нинди нәселгә караган икәнлекләре хакында бер сүз дә димәячәкмен. Анысы да нәсел турындагы фән китапларында туп-тулы бер мәсьәләдер. Бу юкка чыккан халыкның болгарлар икәнлеген дә сөйләргә дә ихтыяҗ юктыр. Чөнки бу хакыйкать унтугызынчы гасырның ахырларында исбатланып, Русиядәге мөселманнар татарлар берлән катышсалар да, алардан күп гадәтләр алсалар да, татарларның каннары тәэсир итеп, элгәреге болгарларның кайбер гүзәл табигый үзлекләрен югалтсалар да, болгарлар һаман болгар көенчә калмыш, татарлар акыртын гына болгарларга кушылып бетеп китмешләрдер. Нә исә Русиядә мөселманнарга әүвәл «татар» дию таралган булса да, бара-тора «болгар» га әйләнгәнгә күрә, без дә «болгар» дип сүз сөйләячәкмез. Болгарларның табигате сабыр, һәрнәрсәне күтәрә торган, үткен, һәрнәрсәне белүгә тырыш, яхшылыкка һәвәс, бераз фанатик, кунак сүәр, тынычлык өчен җан бирә торган, һәрнәрсәнең һәр ягын уйлап бетермәенчә эш кыла торган яисә, һәр ягын уйлаган булган булып, бер эш тә кылмый торган, фәлсәфә сөйләргә ярата торган, тик торуны ярата торган бер табигатьтер. Боларда җилбәзәклек булганга, боларның тарихларында тиздән генә зур мәсьәләләр чыгу һәм зур тавышлар чыгу бик күп булдыгы кеби, боларның тарихларында уйлап, төпле иттереп эшләнгән эшкә очрау да бик аздыр. Болар һәммә нәрсәне төпсез эшлиләр иде, һәр бинаны нигезсез эшлиләр иде. Болгарларның «Иртәге өчен ишәк кайгырткан» дигән мәкальләре боларның никадәр киләчәк хакында уйлаганлыкларын белгертәдер. Боларның тарихларында яхшы заманнар күренсә дә, болар да бер уйланып эшләүдән хасил булган нәрсәләр түгел иде. Фәкать очраклы гына тугры килгән иде. Болгарлар татарларга катышмастан борын мондый халык түгелләр иде. Болар җитди, һәр эшне уйлап, алдын да, артын да белеп, ник, ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булсалар да, Азия сахраларында иркенлектә торып, бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән татарлар боларга үзләренең табигатьләрен бүләк итеп калдырмышлардыр. Һәм дә болгарларның тора торган йирләре иркен һәм уңдырышлы булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым» дип ятуга салынмышлардыр. Һәм, чыннан да, боларга тамак туйдыру өчен әллә нинди белүләр, уйлап, план корып эшләнгән эшләр кирәк булмагандыр. Шуның өчен еллар, йөз еллар үтә-үтә, боларның бу эшләре икенче табигать хәлен алмыштыр. Боларның бу хәлдә дәвам итүләренә голямасының наданлыгы һәм дә сатучыларның үзләреннән дә арттагы сарт, кыргыз кебек халыклар берлән генә эш итүләре дә бик зур сәбәп булмыштыр. Болар аларның һәммә начарлыкларын күреп, үзләреннән зур милләт юк теориясен чыгаруларына һәм үзләрен һәр яктан камил дип уйлауларына башчы булмыштыр. Тагы бу халыктагы үткенлек, аның нәтиҗәсе булган үзен зур тоту, боларның башка халыкларга кечкенә итеп карауларына сәбәп булмыштыр. Миләрендәге хыял куәте аркасында болар һәммә нәрсәдән әллә нинди булмый торган фаразларга китеп, уйларга чумып, эшләргә вакытлары калмагандыр. Тагы боларның табигатьләрендә әллә нинди сүзгә, сөйләүгә әһәмият бирү булган. Бу кимчелек бөтен Шәрекъ халкының гадәте булса да, безнең болгарларда бигрәк каты падишаһлык сөрмештер. Шуның өчен укый торган фәннәренең мәгънәләренә барып җитмәенчә һәм барырга да тиешлеген уйламаенча, сүз көрәштерү берлән гомер үткәргәннәр. Шул сәбәптән боларда никадәр мәктәп, мәдрәсәләр булса да, уку никадәр халык арасында таралса да, боларның белгәннәре фәлән сүзнең фәлән сүздән ник элек әйтелүе, ник ул сүзнең әйтелмәенчә, бу сүзнең әйтелүе кебек юк эшләр генә булмыштыр. Боларда сүзгә әһәмият шулкадәр булган, хәтта Коръән кебек дини китапны укуда, фәлсәфи никадәр бөек хөкемнәрне туплаган Җәнабе Аллаһ тарафыннан җибәрелгән хикмәтне өйрәнүдә дә сүздән үтә алмаганнар. Коръән уку боларда, аны дөрес укып, авызны төрлечә борудан гыйбарәт булып калган. Боларның «ләфзый» лыклары (сүзчәнлекләре) һәрвакыт та үзен күрсәткән. Боларның тарихларында һәрнәрсәне эшләргә планнар кору кадәр күп нәрсә юклыгы боларның сүзчән холыклыгыннан билгедер. Һәр нә исә, боларның алга китмәүләренә сәбәп үзләре төсле генә күренсә дә, иң зурысы – телләре һәм дә күрше халыкларыдыр. Югыйсә болар һәрнәрсәгә сәләтле, һәр эшне булдыра торган бер халык иде. Янә дә боларда башлык булмавы, руслар берлән дини яктан башкалык, руслардан кайбер дөньяның китешен аңламаган папасларның, дөрестән дә, болгарларны христиан итү фикеренә килүләре болгарларның һәммә руска алдакчы күзе берлән каравына сәбәп булмыштыр. Шул сәбәпле болгарлар руслар аша да мәдәниятне ала алмамышлардыр. Боларның тарихларындагы фанатик, дингә һөҗүм кылу фикере болгарларга поплар берлән тарткалашу өчен чыкмыш исә дә, надан халык һәммә урында кулланганнар. Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның аркасында юкка чыгуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр. Болгарлар һичбер вакыт руслардан курыкмамышлардыр. Фәкать христианлыкка гына разый булмамышлардыр. Боларның әхлаксызлыклары, боларда хатын-кызның фахеш юлына китүләре, боларда спиртле эчемлекләр куллануның таралуы, минемчә, тагы боларның үзләренең табигатьләрендә шундый эш булудан түгел – фәкать, боларда кирәгенчә кылу булмаганлыгыннан, күңел ачар өчен әхлакый урыннар булмадыгыннан, боларны тәрбиясезлек, эч пошу, эшсезлек фахеш юлына тартмыштыр. Эч пошуны бетерер өчен исерткечләр дә кулланылгандыр. Бара-тора боларны куллану да икенче табигать булып калмыштыр. «Кешелеккә ни файдалары булды?» сөаленә мин дә җавап бирә алмыйм. Чөнки бу сөальгә җавап өчен аларның һәмм