ягын уйлаган булган булып, бер эш тә кылмый торган, фәлсәфә сөйләргә ярата торган, тик торуны ярата торган бер табигатьтер. Боларда җилбәзәклек булганга, боларның тарихларында тиздән генә зур мәсьәләләр чыгу һәм зур тавышлар чыгу бик күп булдыгы кеби, боларның тарихларында уйлап, төпле иттереп эшләнгән эшкә очрау да бик аздыр. Болар һәммә нәрсәне төпсез эшлиләр иде, һәр бинаны нигезсез эшлиләр иде. Болгарларның «Иртәге өчен ишәк кайгырткан» дигән мәкальләре боларның никадәр киләчәк хакында уйлаганлыкларын белгертәдер. Боларның тарихларында яхшы заманнар күренсә дә, болар да бер уйланып эшләүдән хасил булган нәрсәләр түгел иде. Фәкать очраклы гына тугры килгән иде. Болгарлар татарларга катышмастан борын мондый халык түгелләр иде. Болар җитди, һәр эшне уйлап, алдын да, артын да белеп, ник, ни өчен икәнлеген тикшереп эшли торган халык булсалар да, Азия сахраларында иркенлектә торып, бу көн тамагы туйса, иртәгә туярын уйларга өйрәнмәгән татарлар боларга үзләренең табигатьләрен бүләк итеп калдырмышлардыр. Һәм дә болгарларның тора торган йирләре иркен һәм уңдырышлы булганга, күрше халыклары боларга караганда да түбән булганга, дөньяның алга китә торган халыклары берлән мөнәсәбәтләре киселгәнгә, болар «Аллага тапшырдым» дип ятуга салынмышлардыр. Һәм, чыннан да, боларга тамак туйдыру өчен әллә нинди белүләр, уйлап, план корып эшләнгән эшләр кирәк булмагандыр. Шуның өчен еллар, йөз еллар үтә-үтә, боларның бу эшләре икенче табигать хәлен алмыштыр. Боларның бу хәлдә дәвам итүләренә голямасының наданлыгы һәм дә сатучыларның үзләреннән дә арттагы сарт, кыргыз кебек халыклар берлән генә эш итүләре дә бик зур сәбәп булмыштыр. Болар аларның һәммә начарлыкларын күреп, үзләреннән зур милләт юк теориясен чыгаруларына һәм үзләрен һәр яктан камил дип уйлауларына башчы булмыштыр. Тагы бу халыктагы үткенлек, аның нәтиҗәсе булган үзен зур тоту, боларның башка халыкларга кечкенә итеп карауларына сәбәп булмыштыр. Миләрендәге хыял куәте аркасында болар һәммә нәрсәдән әллә нинди булмый торган фаразларга китеп, уйларга чумып, эшләргә вакытлары калмагандыр. Тагы боларның табигатьләрендә әллә нинди сүзгә, сөйләүгә әһәмият бирү булган. Бу кимчелек бөтен Шәрекъ халкының гадәте булса да, безнең болгарларда бигрәк каты падишаһлык сөрмештер. Шуның өчен укый торган фәннәренең мәгънәләренә барып җитмәенчә һәм барырга да тиешлеген уйламаенча, сүз көрәштерү берлән гомер үткәргәннәр. Шул сәбәптән боларда никадәр мәктәп, мәдрәсәләр булса да, уку никадәр халык арасында таралса да, боларның белгәннәре фәлән сүзнең фәлән сүздән ник элек әйтелүе, ник ул сүзнең әйтелмәенчә, бу сүзнең әйтелүе кебек юк эшләр генә булмыштыр. Боларда сүзгә әһәмият шулкадәр булган, хәтта Коръән кебек дини китапны укуда, фәлсәфи никадәр бөек хөкемнәрне туплаган Җәнабе Аллаһ тарафыннан җибәрелгән хикмәтне өйрәнүдә дә сүздән үтә алмаганнар. Коръән уку боларда, аны дөрес укып, авызны төрлечә борудан гыйбарәт булып калган. Боларның «ләфзый» лыклары (сүзчәнлекләре) һәрвакыт та үзен күрсәткән. Боларның тарихларында һәрнәрсәне эшләргә планнар кору кадәр күп нәрсә юклыгы боларның сүзчән холыклыгыннан билгедер. Һәр нә исә, боларның алга китмәүләренә сәбәп үзләре төсле генә күренсә дә, иң зурысы – телләре һәм дә күрше халыкларыдыр. Югыйсә болар һәрнәрсәгә сәләтле, һәр эшне булдыра торган бер халык иде. Янә дә боларда башлык булмавы, руслар берлән дини яктан башкалык, руслардан кайбер дөньяның китешен аңламаган папасларның, дөрестән дә, болгарларны христиан итү фикеренә килүләре болгарларның һәммә руска алдакчы күзе берлән каравына сәбәп булмыштыр. Шул сәбәпле болгарлар руслар аша да мәдәниятне ала алмамышлардыр. Боларның тарихларындагы фанатик, дингә һөҗүм кылу фикере болгарларга поплар берлән тарткалашу өчен чыкмыш исә дә, надан халык һәммә урында кулланганнар. Шул сәбәптән болгарларның мәдәнияттән гафил калуларына вә шуның аркасында юкка чыгуларына ярты сәбәп русларның поплары булмыштыр. Болгарлар һичбер вакыт руслардан курыкмамышлардыр. Фәкать христианлыкка гына разый булмамышлардыр. Боларның әхлаксызлыклары, боларда хатын-кызның фахеш юлына китүләре, боларда спиртле эчемлекләр куллануның таралуы, минемчә, тагы боларның үзләренең табигатьләрендә шундый эш булудан түгел – фәкать, боларда кирәгенчә кылу булмаганлыгыннан, күңел ачар өчен әхлакый урыннар булмадыгыннан, боларны тәрбиясезлек, эч пошу, эшсезлек фахеш юлына тартмыштыр. Эч пошуны бетерер өчен исерткечләр дә кулланылгандыр. Бара-тора боларны куллану да икенче табигать булып калмыштыр. «Кешелеккә ни файдалары булды?» сөаленә мин дә җавап бирә алмыйм. Чөнки бу сөальгә җавап өчен аларның һәммә эшләрен дә берәм-берәм тикшерү кирәктер ки, бу да хәзерге мәҗлестә мөмкин түгелдер. Фәкать калдырган музыкалары, әдәбиятлары кешелек тарихында әһәмияттән буш булмас дип уйлыйм. Әмма фәнгә, сәнәгатькә хезмәтләре юклыгында һич шөбһәм юктыр. Фәкать боларның матур сәнгатькә, художествога иткән хезмәтләрен һәр гадел кеше таныр дигән уйдамын. Боларның болай бу дәрәҗәдә төшеп калуларына һәм дә бетүләренә баш сәбәп бик күп кешеләр ислам булды, диләр. Ислам – алга китешкә, үсешкә киртә, диләр. Боларның бу фикерләре, минемчә, бөтенләй хата түгел. Хәзрәте Мөхәммәд (гам) тарафыннан өйрәтелмеш исламның үсешкә киртә түгеллегендә һичкемнең шөбһәсе юктыр. Фәкать болгарлар бу ислам диненә керделәрме? Минемчә, юк! Боларда исламиятнең өстке кабыгы берлән япкан бер мәҗүси дине бар иде. Тышын караганда никадәр исламияткә охшаса да, эченә керсәк, мәҗүслектән башка нәрсә түгел иде. «Исламият киртәме, түгелме?» сөален биргән кешеләр бу ике исламны аермыйлар иде. Җавап бирүчеләр дә әле берсен, әле берсен күрсәтеп бирәләр иде. Шуның өчен бу мәсьәлә унтугызынчы гасырда ук мәйданга атылса да, бу көнгә кадәр тәмам ачык беленмәмештер. Болгарлардагы дин үсешкә киртә иде. Болгарлар, шуны саклыймыз дип, рус мәктәпләренә кермәделәр, рус теле белүдән качтылар, руслар берлән якынлашудан курыктылар. Болар һәммәсе аларның исламият кабыгы берлән капланган, татар-болгар халкының кушылуыннан хасил булган бер мәҗүслекне саклау өчен кылынмыштыр. Һәр нә исә, чынлыкта, болгарлар яхшы бер халык иде. Тагы бер сүзем бар: бу болгарлар бәхетсез халыклар иде. «Бәхет нәрсә соң? Ул бармы, юкмы?» мәсьәләләрен хәл кылмаенча гына, мин болгарларның бәхетсезлекләрен күрсәтәм. Болгарларда милләтнең алга китүе мәсьәләсен тәмам аңлап, шул юлда эш эшли башлаган кешеләре ник бик тиз үләләр иде? Яисә мондый кешеләр фәкыйрьлек-фәлән берлән ник бик тиз үзләренең мөкатдәс хезмәтләрен ташларга мәҗбүр булалар иде? Шагыйрьләрнең вакытсыз үлүләре, болгарга ярдәм итә торган байларның яшьли үлүләре нидән иде? Болгарларда тәрәккый итәр алдыннан мәгариф таратылыр вакытта әллә кайдан килеп чыккан урта гасырлар мәҗүсилеге булган «ишанлык» ник ул кадәр тиз тарала иде? Икенче яктан, эш эшләргә ярарлык кешеләр, милли мәсьәләләрне аңлаган кешеләр, ник һәрвакыт ярлы булып, милләткә хезмәт урынына көнлекче кебек тамак туйдырырга гомерләрен сарыф итәләр иде? Минемчә, болар һәммәсе бәхетсезлектән иде. Тагы болар арасында килеп чыккан авыру бәхетсезлектән булмый, нидән? Дөрест, наданлыктан, медицинага ышанмаудан, пакьлеккә әһәмият бирмәүдән, диергә дә мөмкин, ләкин һаман бәхетсезлекнең дә катышуында шөбһә юк. Нә исә, болар беттеләр. Тарихта халыкның бетеп китүе бик күп күрелгән мәсьәлә булса да, финикәләр заманасында нинди алга киткән милләтләр булсалар да, бабиллылар, ассуриләр юкка чыгудан котыла алмадыклары мәгълүм булсалар да, бу замандагы инкыйразга бер дә охшамый иде. Шуның өчен бу кадәр зур милләтнең, шулкадәр мәгариф, белем алга киткән гасырда инкыйразы гаҗәп булачак һәм бөтен галәмне хәйрәткә калдырачактыр. Һәм калдырмактадыр. Бүгенге көндә болгарларның никадәр борынгы истәлекләре, никадәр фәлсәфәләре, фикерләре сезгә калачактыр, сезгә боларны саклау инсаниятеңез вазифасыдыр. Тагы бер мәртәбә әйтим: болар начар халыклар, алга китешне кабул итми торган бер милләт түгел иде. Фәкать бәхетсезлек, урынның иркенлеге, тормышның җиңеллеге, күршеләренең наданлыгы, алга киткән милләтләрдән ераклыгы сәбәп булмыштыр.