Халык кул чабудан туктагач, рәис чыгып:
– Мин үземнең иптәшләрем – Тарих җәмгыятенең әгъзалары авызыннан Җәгъфәр әфәндегә рәхмәт укыйм. Һәм дә ул калдырачак әйберләрне зур шатлык белән кабул итәчәклегемезгә һәм дә саклавымызга вәгъдә бирәм. Җәгъфәр әфәнде һәрвакыт безнең җәмгыятемезгә бик зур хезмәтләре өчен җәмгыять моннан ун ел элек аның хезмәтләрен танып, аны хөрмәтле әгъза ясаган иде. Бу көн миңа мәгариф идарәсе җәнабеннән, безнең җәмгыятемезнең соравы берлән бирелгән тарих профессоры дәрәҗәсе берлән тәбрик кылдым, ура! – дип сүзне бетергән иде.
Халык та:
– Ура, тарих профессоры! – дип, тагы бөтен залны гөрләткәннәр иде.
Җәгъфәр әфәнде моңарга каршы бик шат икәнлеген сөйләгәннән соң һәм шулкадәр илтифатларына рәхмәт укыганнан соң, профессор исемен болгарча бер исем иттереп бирү мөмкин түгелмелеген сорап, әгәр мөмкин булса, «профессор» дигән сүз урынына «белегевар» (белеге вар) яисә «белегебар» га күчерүне үтенде. Рәисе мәҗлес актыккы болгарның актыккы үтенечен кабул иткәнлеген һәм дә белегевар исеме профессор дәрәҗәсе берлән бирелдекен белгертте. Халык тагы:
– Яшәсен Җәгъфәр белегевар! – дип кычкырырга тотынды.
Икенче якта болгар музыкасы гөрелдәргә тотынды. Халык та торып, берсе анда, берсе монда йөри башлады. Җәгъфәр әфәнде дә, рәсми мәҗлес беткәнне белгәч, өенә китте. Бик арып беткәнгә, йокларга дип ятса да, башыннан кичкән фикерләре берлән бик озак йоклый алмады. Күз алдына болгар мөхәррирләре, болгар муллалары, байлары, болгар ханнары, болгар хәерчеләре киләләр иде. Һәммәсе, Җәгъфәрдән әллә ни сораган кебек, тик торалар иде. Күңеленә тагы Сөембикә килеп төште. Ул тагы күз алдында торган кебек була башлады. Ул авыру төсле күренә иде, еглый, кайгыра төсле беленә иде. Болар артыннан тагы икенче фикерләр килә иде. Аның артыннан башкалары. Ләкин тыныч йокы һаман юк иде. Урамнан ишетелгән «Ура!» тавышына Җәгъфәр әфәнде шул арлы-бирле йокысыннан да уянып китте. Ул әллә нинди арыган, кәефсез иде. Башы тубал кебек, бернәрсә дә уйлый алмый иде. Уянганыны белгәч, хезмәтче дә килеп керде. Юынырга су хәзерләгәннән соң: «Чәй китерергәме яисә башка әйберме?» – диеп сорап чыгып китте. Җәгъфәр әфәнде чәй китерергә кушты.
Үзе юынып киенгәнчә чәй дә килде. Авырсынып кына, кай төшеннән тотып уйларга белмәенчә, Җәгъфәр әфәнде чәй эчәргә тотынды. Менә озак үтмәде, хезмәтче поднос берлән визитный карточка кертте. Җәгъфәр әфәнде:
– Боерсыннар! – диде.
Һәм дә хезмәтче артыннан яшь кенә бер кеше кереп күрешеп, Җәгъфәр әфәнде күрсәткән урынга утырды. Җәгъфәр әфәнденең: «Ни хезмәткә кушасыз?» – дигән сөаленә әдипләр җәмгыяте тарафыннан сәгать бердә биреләчәк ашка чакыруга килүен сөйләде. Җәгъфәр әфәндедән вәгъдә алгач, теге әфәнде китте. Чәйдән соң ни эшләргә дип белми торганда, Җәгъфәр әфәндегә поднос берлән өч хатын-кыз карточкасы керттеләр. Җәгъфәр әфәнде:
– Керсеннәр, – диде Керделәр. Җәгъфәр әфәндегә кичә үзләренең моның яхшы сөйләвенә гаҗәпкә калуларын берсен берсе бүлә-бүлә сөйлиләр иде. Һәм Җәгъфәр әфәндегә:
– Болгарларда өч хатын алу бик күп булган, хатыннар ничек тордылар икән? – дип, күп хатын алу мәсьәләсен ачтылар.
Берсе Җәгъфәр әфәндедән дә:
– Сезнең хатыныңыз ничә? – диеп сорады.
Болар берлән шундый мәсьәләләрне сөйләгәндә, тагы карточкалар керттеләр. Карточкаларда әдипләр икәнлеге мәгълүм иде.
Җәгъфәр әфәнде:
– Боерсыннар, – диде.
Бу сүздән соң хатыннар да, китәргә вакыт, диеп, рөхсәт алып чыга башладылар.
Әдипләр Җәгъфәр әфәнде берлән болгарларның психологияләре хакында сүзгә керештеләр. Берсенең сүзенә караганда, боларның психологияләре гаҗәп дәрәҗә мантыйкый, имеш; икенчесенекенә караганда, миләре камил булса да, хисси уй булмаган, имеш. Бу мәсьәләне Җәгъфәр әфәндегә сөйләделәр. Ул да болгарларның миләре-башлары бөек булуыны һәм дә бик зур мәсьәләләрне аңларлык булуыны, бераз гына укыган болгар малаеның тормышның һәммә мәсьәләләре хакында фикерли, хөкем йөртә алуын, шуның соңында бер зур болгар агае[ның] бер кечкенә генә нимес малае кадәр эшкә ярамавыны сөйләде. Икесе дә Җәгъфәрнең сүзен расладылар. Икенче мәсьәләгә күчәр вакытта гына тагы әллә нинди хатыннар карточкасы кертеп бирделәр.
Болар императорский театрның артисткалары иде. Алар да керделәр. Җәгъфәр әфәндегә болгар драматургларының сәләтлелекләре хакында, аларның уеннарын уйнау актёрларга да бер ләззәт бирә, диеп, мәшһүр уеннардан ничәсен санап вә ничәсен бик мактадылар. Җәгъфәр әфәнде һәр кайсысының мөхәррирләренең нинди кеше икәнлеген, язган галәмен бик белүләрен сөйләде. Шуның артыннан болгарларда хатыннарның качу мәсьәләсенә барып йиттеләр. Һәм дә болгарларны, хатыннарының табигый хокукларын бирмәгәннәр, диеп гаепләргә тотындылар.