Болар үзләре никадәр җилбәзәк халык булсалар да, боларның мөхәррирләре һәммәсе җитди кешеләр булмышлардыр. Болгарның әдәбияты булса да, әдипләре булса да, әдәбиятлары алга киткән дию мөмкин түгелдер. Боларда китап басу, китап нәшер кылу бик күп булса да, боларның йөздән берсе генә китап исемен күтәрерлек иде. Калганнары, файда урынына зарар китереп, болгарларның миләрен генә былчыраталар иде. Боларның әдипләре һәрвакыт бик зур мәшәкатьләр күрмешләрдер. Һәрвакытта халык арасында бер көлке кеше кебек яисә җүләр кебек, бер дә булмаса, динсез кебек тотылмышлардыр. Боларның әсәрләрен тәкъдир кылучылар да итчеләр, тиречеләр, күмәччеләр берлән боларга һәрвакыт дошманлык күзе берлән караган голямалар иде. Шуның өчен болар тугры бер сүз ишетүдән, үзләренең хезмәтләре өчен рәхмәт ишетүдән, үз эшләрен ташлап, милләт хезмәтен иттекләре өчен олуглаудан-фәләннән һәрвакыт тыныч булмышлардыр. Боларның тормышлары фәкыйрьлектә үтеп, шул фәкыйрьлек аркасында эшли алачак бик күп нәрсәне эшли алмаенча калмышлардыр. Болгар әдәбияты, болгар әдипләре башка халык әдәбияты кебек, һичкем тарафыннан ярдәм алмаганнар. Болгарларда милләт юлына акчалар сарыф кылу булса да, бу милләт юлын алар мәктәпләр ачу, үлгәннәргә кәфен бирү, тап-таза егетләргә, япь-яшь кызларга бушлай акча өләшүдән уздырмаганнардыр. Боларда әдәбиятның иң әһәмиятле нәрсә икәнлеге, әдәбиятсыз милләт җансыз тән кебек икәнлеге, әдәбиятсыз милләтнең алга китеше мөмкин түгел икәнлеге беленсә дә, илтифатка алынмамыштыр. Менә Җәгъфәр әфәнде – шул милләтнең әдипләренең берсе һәм дә иң зур талантка ияседер. Бик күбемезнең күргән, укыган болгар китапларымыз бу гасырда бөтенләй юкка чыккан болгарларның җаннары, ягъни аларны хәрәкәткә китерә торган кешеләр тарафыннан язылмыш кыйммәтдар әсәрләрдер. Боларның арасында бик гали фәлсәфә берлән тулы китаплар, бик саф көлке берлән зиннәтләнгән хикәяләр, бик әче-әче күз яшьләре тасвир кылынган романнар бик күптер. Шул җәмгыятьтә күз алдында булган иптәшләрем тарафыннан Җәгъфәр әфәндегә безнең мәҗлесләремезгә килеп безне шат иттеге өчен рәхмәт укыганнан соң, җәмгыять тарафыннан аңарга тәкъдим итәр өчен хәзерләнгән «әдәбият профессоры» исеме берлән тәбрик кылам, – диде дә дөньяны кузгата торган тавышлар арасында урыныннан төште.
Җәгъфәр әфәнде […] болгар әдәбиятына болгарларның үзләренең иң кирәкмәс эш, эшсезләр генә эшли торган нәрсә дип карауларын уйлап гаҗәпкә калды. Бу даманың әйткән сүзләре һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә шулкадәр тәэсир кылды, ул болгарларның Габделкаюм әл-Насыйри, Шиһаб әл-Мәрҗанидән үзенә кадәр булганнарының һәммәсен хәтереннән кичерде. Аларның күргән мәшәкатьләрен, эшләгән эшләрен, ярдәм булса, кыла алачак эшләрен – һәммәсен уйлады. Һәммәсе Җәгъфәр әфәндегә кызганыч күренде, һәммәсе өчен күңеленнән еглады. Җәгъфәр әфәнде теге дамага каршы кыскача гына:
– Сезнең миңа шулкадәр илтифатыгыз өчен бик рәхмәт. Аеруча без болгарларның иң мөкатдәс, иң зур болгарлык көзгесе булган әдәбиятымызны саклау вазифасын өстеңезгә алуыңыз өчен бөтен болгар әдипләре тарафыннан сезгә рәхмәтләр укыймын. Үземез саклый алмаган әдәбиятымызны сез саклаңыз, үземез бәяли алмаган әдәбиятымызны сез бәяләңез, үземез аяк астына таптадыгымыз әдәбиятымызны сез баш өстенә күтәреңез. Болгар әдипләренең рухларыны шат итеңез. Үз гомерләрендә күрмәгән һәм күрүне уйлый алмаган дәрәҗәдә аларны сезнең олуглавыңыз өчен рәхмәтләремне әйтеп бетерә алмыйм. Болгар әдәбияты хакында сезнең асраган фикерләреңез, аерым алганда, мадам «Дөрест» тарафыннан сөйләнгән сүзне, болгар әдәбияты, болгарлар бар вакытта нә болгар авызыннан, нә икенче милләт әдипләре авызыннан ишетелмешиде. Аның галилеге, җитдилеге моннан ике йөз ел элек тә шул дәрәҗәдә булса да, ул әдәбият, гаепле нәрсә кебек, пәрдә астында торган иде. Болгарларның фахеш юлына хезмәт итүчеләре, мәсләкләренә ачык хезмәт итсәләр дә, бөтен болгар милләте булмаса да, бик күбесе итәк астыннан шуны якласалар да, болгар әдәбияты үзенә арка таяначак йир тапмамыш, үзен мәйданга чыгарырлык батырлык та хасил итә алмамыш иде. Сез аны чыгарып, Шәрекъ хатыннары кебек пәрдә астында качкан шул гүзәл нәрсәнең һәммә кешегә ләззәтләндерерлек итеп йөзен ачтыңыз, матурлык оят түгеллеген, хаклык гаеп түгеллеген сөйләп, аларны каплаган үрмәкүч ояларын бетердеңез. Рәхмәт сезгә. Яшәңез! – диде дә утырды.