Выбрать главу

Болардан китте. Кечкенә генә өеп куйган китапларны карый башлады. Болар романнар, хикәяләр, театр китаплары иде. Кайсысын укыды, кайсысын карады. Бик күбесе үзендә барлар, укылганнар иде. Боларның эчләрендә матур тасвирлар берлән тулганнары, бик ачы күз яшьләре тасвир кылынганнары – тормышымызга бик каты-каты һөҗүмнәр, тормышымызның начар якларын күрсәтүләр, тормышны үзгәртүгә юллар күрсәтүләр, идеаллар берлән тулганнары бар иде. Ләкин болар никадәр яхшы булсалар да, шулкадәр аз таралганлыклары боларның ничә мәртәбә нәшер кылынуларыннан күренеп тора иде. Боларның күбесе начар кәгазьгә эшләнелгән, начар типографияләрдә, начар хәрефләр берлән басылган иде. Тышларында «һәр хокукы мөхәрриренә гаиддер» сүзләре, сирәк-сорак кына мөхәррирләренә башкаларының «нашире – фәлән» дигән сүзләре күренде. Бу сүзләр болгарларда рәтле наширләренең булмавын, булганнарының «Фәзаилешшөһүр» нәшереннән уза алмауларын күрсәтеп тора иде. Җәгъфәр әфәнде шулкадәр зур халык арасында милләт өчен никадәр маллар кызганмаган кешеләр була торып, иң беренче кирәкле эшкә тотынучысы табылмавына моңганча да гаҗәпкә калса да, бу вакытта бигрәк гаҗәпкә калган иде.

Моның артыннан музыка ноталарын карады, шигырьләр өлешен карады. Болгар шагыйрьләренең шигырьләре Җәгъфәр әфәндегә тагы тәэсирле, болгар шигыренең рәвеше «силлабическое» бигрәк табигый, төпле күренә иде. Бик күп шагыйрьләрнең әсәрләрен карады. Бик күбесенең тормышы хакында уйлады, бик күбесенең нинди мәшәкатьләр күрүен күңеленнән кичерде. Мондин да борылды. Нишләсен, «ысуле җәдит – ысуле гатикъ низаглары» («ысуле җәдит – ысуле кадим бәхәсләре») дигән сүзгә күзе төште. Өелгән китапларны карый башлады. Җыен мәгънәсез мәсьәләләрне әллә нинди мәгънәсез сүзләр берлән сөйләнгән иде. Кайсысында «ля» кирәклеге бик зур бер мәсьәлә иттереп язылган. Кайсысында «әбҗәд» нең диннең нигезе булуын дәгъва кылынган иде. Монда һич диндә эше булмаган, әхлаксызлыклары берлән бөтен дөньяда шөһрәт тоткан фахеш галәменең каһарманнары һәм әфьюн тәэсиреннән рамазанда да котыла алмаган, вак бәласендин мәсҗедтә аерылып тора алмаган кешеләр дә үзләрен бик диндар итеп күрсәткән булып, үзләренең кылганнарын бер дә күрмәенчә, тавыш берлән укытуда көфер барлыгын, дингә ярамавын кычкырып-бакырып сөйләгәннәр иде. Һәм дә болар арасында болгарларда җүләрханә (сумасшедший дом) булмау сәбәбендин гакыллылар арасында йөреп, үзен гакыллы диеп белеп, шундый эшләргә катышкан кешеләрнең дә хөкемнәре бар иде. Җәгъфәр әфәнде боларны карый-карый бик арыган иде. Бөтенләй карап бетерсә дә, хәзер күзенә бу китаплар һәммәсе төтен берлән капланган кебек күренгәнгә, нумирына кайтып бераз хәл җыйгач, яңадан килеп караячак булып кайтып китте.

Күргәнен, ишеткәнен тәртипкә салып бетерә алмаенча, бик арыганга күрә, бераз хәл җыяр өчен ятып алмакчы булды. Һәм дә ятты. Башы тулып беткәнгә күрә, рәтләп йокыга китә алмады. Китсә дә, йокысының рәте булмады – әллә нинди болгар музыкалары, болгар әдипләре, болгар галимнәре берлән башы әйләнеп бетте. Һәммәсе берлән бергә әллә нинди судан бер парахут берлән китәләр, имеш. Парахутта озын көйгә болгарча: «Калган хәтер, үткән гомер егласаң да кайтмыйдыр», – диеп йырлыйлар, имеш. Көн матур, имеш, кояш ялтыраган, имеш. Йир һаман караңгылана, имеш. Капитан болгар, имеш, ул бер мулла төсле чалма-чапан кигән, имеш. Лоцманнар бик зур корсаклы унтугызынчы гасыр байлары төсле кешеләр, имеш. Һаман баралар, имеш, баралар, имеш. Боларга юлда бозлар очрый, имеш. Көн караңгылана бара, имеш, менә болар Казанда булдылар, имеш. Казан караңгы, кояш тотылган, имеш. Күк йөзендә йолдызлар да ялт-йолт итеп күренеп китәләр, имеш. Менә Сөембикә манарасы тугрысында булдылар, имеш. Манара селкенә, имеш. Манара – кеше, имеш. Манара авырый, имеш. Баягы капитан янә килде, имеш. Ул хәзер кара чалма, сары чапан кигән, имеш, күзләре ялт-йолт итә, имеш. Ул – манараны караучы, имеш, ул аны аудармаска тырыша, имеш. Манара селкенгән саен, күтәрелгән йиренә чапан кыстыра, имеш. Менә манарага керде, имеш. Менә тагы селкенә, менә ава, менә бетә, имеш. Менә башындагы ае селкенә, имеш. Менә актык селкенүе – ауды, ае да күздән югалды, теге капитан да ут булып югалды, имеш. Караңгы, имеш, күзгә төртсәң күренмәс, имеш. Менә Җәгъфәр белегевар, арык атка атланып, Гаязетдин Үзбәк хан берлән очып килделәр, имеш. Намаз укымакчы булдылар, имеш. Бернәрсә дә юк, имеш. Менә бер яктан Олуг Мөхәммәд хан чыкты, имеш. Озак үтмәде, өрпәк сарган, кара күлмәк кигән Сөембикә чыкты, имеш. Һәммәсе, Сөембикәне күргәч, аңарга килделәр, имеш. Ул: «Килмәңез, килмәңез, мин беттем», – ди, имеш тә, Җәгъфәр белегевар да ташка әйләнде. Олуг Мөхәммәд күздән югалды, имеш. Үзбәк хан да шунда егылып үлде, имеш. Менә Сөембикәгә әллә кайдан: «Үзбәк тә үлде, Олуг Мөхәммәд тә үлде, Җәгъфәр белегевар да үлде, инде син генә калмакчы буласыңмы?» – дигән тавыш та ишетелде, имеш тә, «бетте» диеп, Сөембикә дә югалды, имеш.