Выбрать главу

Бу тавышка Җәгъфәр уянып китте. Шабыр тиргә баткан иде. Ни күргәнен рәтләп уйларга башы да юк иде. Уянып китүенә, «Сөембикә үлде» дигән тавыш ишетелгән кебек булды һәм күңеленә «жу» итеп Сөембикә үлүе урынлашты. Һич хәбәр-фәлән алмаса да, Җәгъфәр әфәнде, Сөембикә үлде, диеп кистереп куйды. Әйберләрен дә карамады, бик тиз вокзалга чапты. Анда очраган кешеләрнең сорауларына җавап бирмәенчә, вокзалдагы кешеләрнең моны төрлечә олылауларын күрмәенчә, шул сәгать поездга утырып китте. Һәм шул көнне Казан аша утарына китте. Казаннан үткәндә Сөембикә башнясын күрде, вакыйган, селкенеп тора төсле иде.

Вокзалдан атлар алып, бик ашыгып, бернәрсә дә күрмәенчә өенә кайтып керде, тишенмәде-нитмәде, тугры Сөембикә бүлмәсенә керде. Сөембикә сары киемдә иде. Бүлмә караңгы гына иде, лампа яктысы да, аз гына төшеп, Сөембикәнең йөзене моң иттереп күрсәтә иде. Җәгъфәрне күрү берлән, күзе аңа төште. Теле (беткәнгә) кулы берлән, күзе берлән тизрәк кил, дигән кебек була иде. Җәгъфәр янына барып тезләнде, кулын үпте. Күзендин аккан яшьләр дә Сөембикәнең салкын кулыннан ага башладылар. Сөембикә бик озак Җәгъфәрнең күзенә карап торды да: «Бетте!» – диде дә җан бирде. Җәгъфәр дә кулын тотып үбеп еглады-еглады да, хәле беткәч, үз бүлмәсенә чыгып, бераз хәл җыйды.

Җәгъфәргә баланың үле тууын һәм Сөембикәнең кушуы буенча «Туктамыш» исеме кушылуын белдерделәр. Җәгъфәр баланы китерергә кушты. Китерделәр. Җәгъфәр әфәнде: «Актык болгарның актык баласы, актык үлек», – диде дә һушсыз булып егылды. Әллә нинди дару берлән һушына китерделәр. Ләкин Җәгъфәргә һушлы булып вакыт үткәрү һушсыз булып торудан мең өлеш авыр иде.

Иртәгесен Җәгъфәр әфәнде, зиярат казытып, Сөембикәне күмде. Күмгән вакытта Казаннан вә башка йирләрдән бик күп кешеләр җыелган иде. Һәм дә Петербургтан да бик күп җәмгыятьләр тарафыннан кайгы уртаклашуга бик күп кешеләр килгәннәр иде. Җәгъфәр әфәнденең үтенүе буенча, тәмам мөселманча кәфеннәр тегелеп вә зират казылып, мөселманча күтәрелеп барылып күмелде. Җәгъфәр әфәнде, үзенең кая барасын, ни эшлисен белмәенчә, өйдә тора алмаганга, Казанга китте. Бару берлән Сөембикә манарасына барса да, манараның төбендә ишелүен һәм дә манараның ташларын әрчүләрен күргәч, нишләргә белмәенчә, Шәһри Болгарга юнәлде. Анда барды.

Болгарларның зияратларында ташларны карап, аларның ничәнче елларда торуларын исәпләп һәм ул вакытта аларның нинди шәһәрләре барлыгын уйлап торып, йөреп арып беткәндин соң, манарага менеп, Болгарның тирә-ягын карарга тотынды. Манараның ташларында әллә никадәр язулар язылган иде. Һәммә ташта бер кешенең фәлән ел килүе, фәлән кеше берлән килүләре язылган иде. Җәгъфәр әфәнде манарага карап, һич караучысыз, җансыз нәрсә ничә йөз еллар торуын, болгарларның никадәр эшләр эшләгәннән соңында, нинди зур халык булып торгандин соң да бетүенә гаҗәпкә кала иде. Ахырдан, бу манараның, шул, нигезе таза салынгандыр, безнең һәммә эшемез төтен өстенә корыла иде, шул сәбәптән беттек, диеп хөкем чыгарды. Җәгъфәр әфәнде, күп уйлый-уйлый, бераз саташа да башлаган иде. Аның күзенә һаман баягы капитан, муллалар, баягы лоцманнар, болгар мөхәррирләре, болгарлар, марш музыкасы күренгән кебек була иде. Сөембикә күренгән кебек була иде.