Төн булды. Җәгъфәр әфәнде һаман манарадан төшмәде – һаман уйлый, үзе белгән болгар көйләрен йырлый иде. Еглый иде. Менә бара-тора ай туды, ул элгәре кызарып чыкса да, бара-тора бөтен дөньяны нурлатты. Җәгъфәргә ай яктысында болгар зияратына болгар гаскәрләре килгән кебек була иде. Менә озак үтмәде: әллә кайдан кап-кара болыт килеп айны каплады. Җил чыкты, манара «ыж-ыж» сызгыра башлады. Җәгъфәр әфәнде бераз туңа башлады. Ул үзенең киемнәренә төрелебрәк, бер почмакка утырып, тагы уйларга тотынды. Менә моңлы җил тавышына калгый башлады. Күзен бер ача, бер яба иде. Шул арада болгар мөхәррирләре күренгән кебек була иде. Сөембикә дә күренгән кебек була иде. Менә тагы җил ыжгырырга тотынды. Менә манара селкенә. Менә купты, менә тагы Җәгъфәр әфәнде калгый башлады. Менә Сөембикә: «Әйдә, беттеме?» – диде. Менә тагы ыжылдау. Менә Җәгъфәр күзен ачты, ни күзе берлә күрсен – манара авып бара иде. Җәгъфәр: «Бетте!» – дияргә өлгерә алмады, ташлар басып, җаны чыкты. Актык болгар да үлде.
Тарих җәмгыяте Җәгъфәрне казып алып күмделәр. Китапларын, әйберләрен музейларына алдылар. Болгарлар хакындагы сүзләр йөз елларга кадәр онытылмады. Аларның әдәбиятлары, музыкалары да ничә йөз елларга кадәр китте. Үзләре, унтугызынчы гасырда унбиш йирдән аштан кайтып хәл җыярга яткан мулла кебек, каберләрендә тыныч-тыныч йокладылар.
Укучы! Сез мине хәзер бу киләчәктән хәбәр бирә, тәкъдиргә ышанмый дип яисә бу фалчы, багучы икән, кешеләрне алдарга тели, югыйсә ничек алдан хәбәр бирү мөмкин, дип гаепләрсез. Ничек уйласаңыз да уйлаңыз. Фәкать китабымны укыңыз да тасвир кылган тормышның китешләрен фикерләгез.
Дөрест, мине сүгәрсез, бәлки, кяфер диярсез, аннан зур сүз тапсаңыз, анысын да, бәлки, әйтерсез, китабын да күтәреп бәрерсез, аларның һәммәсенә дә мин бик разый, фәкать уйлаңыз да укыңыз гына! Бу китапны язудан мәкъсудым – сезгә яхшы күренеп, сездән үземнең тормышым өчен бер файда итү түгел. Бәлки, хакыйкатьне күрсәтеп, сезне шул мәсьәлә хакында бераз уйлату һәм, җитди рәвештә милләткә хезмәткә тотынырга тиешлелеген белдереп, безнең «милләт хезмәте» дип йөри торган нәрсәләремездән мәгънә чыкмавын күз алдында китереп аңлату өчендер. Дөрест, мондагы сүзләр бик каты сөйләнелгәндер. Мондагы мәгънә дә бик авырдыр. Боларны ишетү дә бик кәефсездер. Ләкин бу – хакыйкатьтер һәм дә пәк ачы хакыйкатьтер. Әгәр милләтемез шул юл берлә китсә, ике йөз елдан соң булмаса да, бер вакытны инкыйраздан котылу ихтималы юктыр. Бездә милләт булып торырлык нәрсәләрнең уникедән берсе дә юктыр.
Хәзер дә һәммә эшкә инсафлылык карашы берлән үзеңезгә бик ышанмаенча гына эшләгән эшләрнең ни файда итдекләрен вә эшли торган эшләремезнең ни файда китерәчәген уйлаңыз әле. Әгәр әллә нинди хыялларга дучар булып, үзенә үзе бик ышанган кеше булмасаңыз, дөньяның китешеннән, хәбәрсез, яшәеш гыйлеменнән, «социологические науки» хәлләреннән белемсез кеше булмасаңыз, минем сүземдә хакыйкатьтән башка нәрсә тапмассыз. Бу – хакыйкатьтер, булачак хакыйкатьтер. Ләкин шартлы хакыйкатьтер. Әгәр дә тормышымызны, китешемезне, кылынышымызны хәзер үзгәртсәк, бөтен киләчәкләремез икенчегә әверелүе ихтималы да бик якындыр. Бер төрлеләреңез, язуын язсын иде, ник бу кадәр ачы тел кулланган, яхшылап аңлату гына кирәк иде, диерсез. Бу да – бер караш, әмма минем карашыма бөтенләй башка караш. Минемчә, үлек кеби йоклаган кешене уятыр өчен, аны бишектә тирбәтүдән бернәрсә чыкмый, аны тиз уятасың килсә, аның бик каты кабыргасына төртергә кирәк. Хәтта ике кабыргасы бер-берсенә ябышсын. Ул, тиздән уянып китеп, йокы ачуы илә уятучыны шулкадәр тәмле йокыдан уятуы өчен сугып екса да егар. Ләкин икенче вакытта алай вакытсыз ятып йокламас. Менә минем мәсләгем шул һәм шуның берлән барам.
Тагы минем болай каты язудан зарар булса да, үземә булачак, уянган милләт мине бик каты сугып егачак. Ексын! Мин анысыннан курыкмыйм, минем тагы аякка басарга куәтем калыр. Мин аның йокыдан торган көенчә күзләренең бетәшүенең ямьсез идекен күрсәтермен. Ачуланыр, тагы сугып егар. Мин гакылы юклыгын, яхшылык кылган кешегә зарар итүен, начарлык кылган кешене якын күрүен әйтеп көләрмен. Ул тагы ачуланыр, мине тагы сугып екмакчы булыр, ләкин вөҗданы бу юлы сугарга йибәрмәс, ачуланып калыр. Мин аның шулкадәр ачулы характерлы икәнлегеннән, шундый эш өчен кәефе китүеннән көләрмен, аңарга салкын су илә юынырга киңәш бирермен. Ул минем алдымда разый булмаган төсле булса да, мин югында, бер мәртәбә генә сынар өчен, минемчә кылынып карар. Яхшы чыккач, икенче мәртәбә, шулай итеп, өченче, дүртенче мәртәбә кылып, бөтенләй башка кеше булып калыр. Минем мәкъсудым да шул. Бик күп кеше бу фикер минем башыма кайдан килгән, бу һич булмый торган нәрсә, моңарча килгән, моннан соң да торырмыз, диерләр.