Выбрать главу

Йортка керүем берлән миңа иң әүвәл сеңлем йөгереп чыгып муеныма асылды: «Абзый, кайттыңмы? Бөтенләй кайттыңмы? И абзый, канатым, синме? Мин ышанмыйм! Абзый, сине алып китмәсләр микән?» – дип, яшенә карыла-карыла егълый иде. Ул үзе егълый, үзе көлә, үзе тагы минем муеныма асылына иде. Әни каршы чыкмаганга әнинең өйдә юклыгын белдем. Безнең өйдә гомер буенча хатыннар өзелмиләр, гает көн булганга, бүген, әлбәттә, тагы күп иде. Боларның барысы да мине карыйлар, барысы да дөрестен дә минем кайтуыма күзләре ышанмаган кебек кылыналар иде. Сеңлем һаман елый иде. Һаман минем кайтуыма ышанмый, һаман үзенең сагынуын сөйли иде. Хатыннарның карчыклары минем берлән күрешәләр, сөйләшәләр, еглашалар иде. Бөтен өй кыямәт купкан кебек иде. Бөтен өйдә шатлык берлән хәсрәт бергә катышкан, бөтен өйдә минем бөтенләй кайтуым, бөтенләй котылып кайтуым шатлыгы балкый иде. Менә миңа үземнең кызымны алып чыктылар. Минем хатыным шуннан өч-дүрт ай гына элек аерылганга, кызым да аның берлән бергә булганга, кызымның миңа чыгуы элгәреге хатынымның да мондалыгын белдерә иде. Мин кызымны хакыйкать тә сагынганга, кулыма алдым. Шул арада карчыклар: «Балаңны ятим итмә! Анасын ал!» – дип вәгазьләргә тотындылар.

Хатыным берлән минем аерылуымда безнең беремезнең дә гаебе булмаса да, мин үземнең ул эшкә ничек каравым хакында һәм дә ни өчен аерылуымыз хакында монда бер сүз дә язмаска телим! Чөнки бу мәсьәлә минем өчен зур мәсьәлә булганга һәм дә хәзерге зиндан тарихына артык катышы булмаганга, мине аны язмавым өчен гафу кылырсыз дип уйлыйм.

Мин кызымны сөяргә тотындым. Кызымны күргәнемә өч-дүрт ай вакыт үтсә дә, ул миннән бер дә ятсынмаенча килде. Карчыклар тагы: «Әй бала, атасын таный! Алла эшкәртә, әнисе генә бик кызганыч шул! Әллә аламсың!» – дип, туй ясарга да хәзерләнә башладылар. Ул арада булмады, әни кайтты. Кияү килде, кияүдәге сеңлем килде. Алар да шатлыкларыны әйтеп бетерә алмыйлар, алар да үзләренең хиссиятләрен аңлатырга сүз таба алмыйлар иде. Самавыр кайнады. Йортка халык тула башлады, һәммәсе күрешергә килгәннәр, һәммәсе күзе күреп минем кайтуыма ышанырга килгәннәр иде. Барысы да егълый, барысы да әллә никадәр теләкләр тели иде. Кайсы мине кочаклый яисә үбә иде. Мин, нишләргә дә белмәенчә, сораган сүзләренә җавап биреп тора идем.

Бераздан соң әти дә кайтты. Ул да бик шатланган иде. Ләкин никадәр шатланса да, икенде-ахшам арасында мәчеттән чыгу гадәте булмаганга, ул үзенең ахшамын укып, ахшам артыннан укый торган намазларын укымаенча чыкмаган иде.

Чәй хәзерләнде. Әллә никадәр кеше чәй янына тезелеп утырды, әллә никадәр Кеше, табынга сыймаенча, артка утырды. Әллә никадәр кеше күрешеп чыгып киттеләр. Шулай итеп кичке сәгать сигезгә кадәр берсе кереп, берсе чыгып тору берлән мин рәтләп чәй дә эчә алмадым, ашый да алмадым. Төнлә берлән юлда рәтләп йокламаганга күрә, үземезнең бер өй суыкка күрә, яхшылап ашап-эчеп, йокларга дип, кияүләргә барырга булдым.

Без – кияү, мин, сеңлем – барырга чыктык. Ярты юлда ике ат берлән бик күп кешеләр утырган чаналар очрады. Карасак, алар стражниклар икән. Бездән бераз узып киткәч, туктадылар да: «Мулла, мулла!» – дип кычкыра башладылар. Ул арада булмады, мине стражниклар чолгап алдылар. Уряднигы: «Руки верх!» – итенгәләгән булды. Мине тентергә тотындылар. Мин котылып кайтуымны сөйләсәм дә, мине чанага утырта башладылар. Минем өстемдә казаки берлән толып кына булганга, мин кайтып киенергә теләдем. Җибәрмәделәр. Мине тагы чанага утыртып алып киттеләр.

Салкын җил себергәнгә, юл рәтләп күренми иде. Көн дә салкын булганга, минем эчемә бик тиз суык үтте. Тагы стражниклар, бер унбиш чакрым ераграк ясап, олы юлдан киттеләр. Күрше авылга барып, аның уряднигына кереп чәй эчтеләр. Мин юлда бик ватылганга һәм дә өйдә әллә нинди хиссиятләр башымнан кичкәнгә, бик арыган идем. Мин юл буе туңа-туңа йоклап бардым. Төнлә берлән сәгать дүртләрдә мине Чистай полициясенә алып килделәр. Бик озак дөбердәтеп полициянең подвалына кертеп яптылар. Мине керткәч, өч-дүрт кеше күтәрелеп карады да тагы ятты. Бу шактый гына зур, ике тәрәзәле бер бүлмә иде. Түшәме бик тәбәнәк булганга һәм дә стеналары бик юеш булганга һавасы бик начар иде. Казандагы кебек, монда да параша тора, монда да үзенең мәгълүм исе берлән бөтен дөньяны тутыра иде. Мин, күп исәпләп тормаенча, толыбымны кигән көйгә яттым һәм бик тиз йокыга киттем.

29 нчы гыйнвар, сәгать 10

Мин уянганда, көн яктырган иде. Мин, торып, шундагы кешеләр берлән сөйләшә, сораша башладым. Боларның берсе Бурнаш урысы иде. Әллә ничә мәртәбә полиция тентү ясаса да, берни таба алмагач, револьвер ыргытып, шуны тапкан булып, исправник шуның өчен өч ай ятарга ясаган икән дә, шуның өчен ята икән. Икенчесе, үткән ел авыл халкы арасындагы җир һәм ирек хәрәкәтләрендә катышканы өчен, өч ай төрмәгә ятырга хөкем ителгән Змеевоның яшь кенә бер рус егете иде. Берсе урлау берлән тотылган бер солдат иде.