Төрмә йорты – бик биек таш койма берлән әйләндереп алынган шәһәр читендә бер йорттыр. Капкасының, өстендә төрмәнең чиркәве булганга, чиркәү астының ике ягында ике капкадыр. Урамга чыга торган капка агачтыр, төрмә йортына керә торганы тимердер. Ике капка арасында, чиркәү астында, ике контор һәм старшийның фатиры бардыр. Төрмәнең бинасы – соңгы капкадан 10–15 сажин ераклыгында өч катлы, акка буялган таш өйдер. Өч катының да тәрәшләре тышкы каттан тимер рәшәткәләр берлән беркетелмештер.
Мин килгәндә, сәяси кешеләр тышка йөрергә чыкканнар иде. Гариф абзый берлән дамелла дә йөреп торалар иде. Мине бер надзиратель алып кереп китте. Тар гына, караңгы гына, боргаланып беткән таш баскычлардан менә башладык. Өченче катка менгәч, караңгы гына коридорга кердек. Мине озатучы мондагы, кулына бик күп ачкычлар тоткан надзирательгә: «Бадамшиннарга керт!» – диде. Теге надзиратель ачкычларын алып, шалтыр-шолтыр китереп, бер бүлмәне ачып кертте.
Бүлмә бер дә искиткеч түгел иде. Бу, өстеннән генә караганда, Казанның Бәди карчык номерларының берсе иде. Шундагы кебек сәкесе бар иде, шундагы кебек мебеле юк иде, шундагы кебек буяулары искергән иде. Бәди карчык номерыннан аермасы булса, ул да моның тәрәзәсенең бик ямьсез киң булуы, пыялаларының кырык корама, йөз ялгаудан булуы һәм дә тәрәзәсенә тимер рәшәткә куелуы иде. Идәндәге таз, комган, сәкедәге юрганнар, мендәрләр моны тагы Бәди карчык номерына охшата иде.
Минем полициядә дүрт көндә бер мәртәбә дә рәтләп юынганым булмаганга (чөнки анда юына торган җир юк), мин комганда су күрү берлән юынырга тотындым. Бераздан соң әллә нинди кыңгырау тавышы чыкты. Аның артыннан ук тышта: «Бер вакыты үтте!» – дип кычкырдылар. Шуның артыннан ук гөрләшеп-кычкырышып сәясиләр югары менделәр. Алар берлән бергә Гариф абзый, дамелла да менде. Мин яңа кеше булганга, «ирек» тән хәбәрләр сораша башладылар. Һәм, кунакны сыйлыйк әле дип, чәйнек берлән кайнаган су алырга төшерделәр. Бер ике-өч минуттан соң без, тәмам Бәди карчык номерына товар алырга килгән кешеләр кебек, яисә угылларын мәдрәсәгә китерергә килгән муллалар кебек сөйли-сөйли, чәй эчә башладык. Миндә сүз күп булганга, күбрәк мин сөйли идем. Озак үтмәде, тагы звонок булды. Надзиратель: «Ашка төшеңез!» – дип кычкырды. Үзе чаңгырдатып авыр ишекләрне ачып йөри башлады. Коридорда халык анда да, монда да чаба башладылар. Бераздан безгә дә аш китерделәр. Аштан соң берәр сәгать вакыт үткәч, тагы йөрергә чыгарга кычкырдылар. Бу юлы мин дә йөрергә чыктым. Төрмәнең йортында җир эшләре берлән кергән авыл кешеләре, политическийлар, төрмә киемен кигән жуликлар (монда аларны шпана (жулик) дип атыйлар) йөриләр иде. Кайсылары бер-берсе берлә көрәшә-сугышалар, кайсылары сөйләшәләр иде. Мин, дүрт көн полициянең сасы һавасында торганга, әлбәттә, бу саф һаваны рәхәтләнеп сулый идем. Мин шул көнне үк шундагы политическийларның күбесе берлән таныштым. Монда Государственный думаның члены Герасимов та бар иде. Һәммәсе дә ачыклар, уйныйлар, сөйлиләр, көләләр иде. Сәгать тулгач, тагы безне керттеләр. Бераздан соң тагы звонок булды. Тагы: «Ашка төшеңез! Суга барыңыз!» – дип кычкырдылар. Без дә яңадан чәй эчәргә тотындык. Чәй вакытында безгә әлеге парашаны керттеләр. Аның сасы исе керү берлән бөтен бүлмәне тутырды. Моның исе монда да шул полициянеке төсле, Казанныкы төсле иде.
1 нче февраль, кич сәгать 10 нар
Бераздан соң утлар керттеләр. Аннан да бераз үткәч, сәгать 6 ларда, бик озак звонок булды. Камераларның ишекләрен бик каты итеп яба башладылар, зур йозаклар куркынычлы тавышлар чыгара башладылар. Берәр минуттан соң бөтен төрмә тып-тын булды. Бераз вакыт үткәч, камераларның ишекләре берәм-берәм ачыла башлады. Поверка (тикшерү) башланды. Кәгазь-карандаш тотып, юньсез генә бер солдат безгә кереп, кәгазенә өчле цифр куеп чыкты. Озакламады, поверка да бетте. Төрмә тагы кайный башлады. Анда да, монда да тавышлар ишетелә башлады. Сәясиләр волчок (ишектәге тишек) аша сөйләшә башладылар. Бер шпана сызгырырга тотынды. Ераграк камералардан сүзләре аңлашылмаган тавышлар ишетелә башлады. Ерактагы татарлар җырларга тотындылар. Төрмә әллә нинди төрле тавышлар берлән гөрләргә тотынды. Безгә кичке ашны китерделәр. Без ашап-эчеп, сөйләшеп, кичке сәгать уннарга кадәр утырып, йокларга яттык. Төрмә бик озак йокламады. Ул бер тынга калган кебек була иде, бер зур машина кебек төрле тавыш берлә гөрләргә тотына иде. Полициядә йокы рәтләп булмаганга, мин, әллә нинди зур кайгысыннан котылган кеше кебек, тирән йокыга киттем.