Выбрать главу

16 нчы гыйнварда иртә берлән сәгать уннарда тәрәзәдән безнең кияү берлән безнең авылның бер кешене күрдек. Мин чыгып, бик сорап күрешергә алдым. Алар мине сайлау хәбәрен китерделәр. Мине волостьта беравыздан сайлаганнар. Ләкин земский начальник бик кәефсезләнгән һәм дә, боздырмаенча калмыйм дип, Шәйхидән прошение бирдерде, диделәр. Мин төрмәдә булганга, әлбәттә, хәзер земский начальник, предводитель дворянства берлән тартышырга куәтем юк иде. Тагы шуның өстенә земский сүзе берлә, протоколларында да хата бар иде. Шуның өчен мине төшерүләре бик ихтимал иде.

Шулай булса да, бүген бөтен сәясиләргә зур бәйрәм булды. Һәммәсе мине тәбрик иттеләр. Без үземез дә бүген чәйне бер мәртәбә артык эчтек. Тагы берәр көннән Фуадның сайлануы да ишетелде. Берәр көннән бөтен Чистай өязендә яхшы татарлар сайлануы ишетелде. Озакламады, бөтен Чистай өязенең сайланган кешеләрен белдек. Сайлауларда русларның татарларга караганда наданраклыклары яисә куркаклыклары беленде. Руслар арасында карагруһлар да бар иде. Һәр нә исә, күбесе яңа фикерле халык яклы кешеләр иде. Элгәреге Дума члены Герасимовны сайлатмас өчен, земский начальник, стражниклар берлән становой барганлыгы, шуның өчен аны сайлый алмаулары мәгълүм булды. Бу вакытта бөтен төрмәнең авызында сайлау сүзләре иде. «Кем сайланган? Нинди партия кешесе?» сөальләре, шуларга җаваплар берлән бөтен прогулка вакыты үтә иде. Хәзер һәммәмез, үземезнең төрмәдә идекемезне онытып, сайлау эшләренә бөтен тәнемез, җанымыз берлән кереп киткән идек. Тагы 21 нче гыйнварда Чистайда шәһәр халкыннан сайлаулар булачак иде. Шәһәрдән сайланырга дип тәгаен кылынган кешеләрнең өчесе дә – ягъни Гариф Бадамшин, Иван Кунучев, доктор Дерагин төрмәдә булганга, боларның бүген-иртәгә әллә нинди хәйләләр берлән сайлау правалары алыну ихтималы булганга, төрлечә планнар корып куя идек. Һәм шул планнарны иреккә язып чыгара идек. Шәһәр сайлауларында мөселманнар бик зур роль уйнаганга, Гариф абзый мөселманнан ике кеше, рустан бер сул кеше кертергә уйлый иде. Бу фикергә русларның социалист революционерлары риза булсалар да, социал-демократлары разый түгелләр иде. Һәм дә мин дә бу вакытта, тавышлар бүленеп, карагруһлар җиңәр дип курка идем. Икенче мөселманны – дамелланы кую фарыз булганга, аның ризалыгы кирәк иде. Ул бу эшне бик үк мәслихәт күреп бетерми иде. Доктор Дерагин (кадет) безнең барымыздан да соң ябылганнан, без анда эшне бетердек. Дерагин, Димрат, Бадамшинга карар бирдек. Социал-демократлар да, безнең берлән дип, безнең һәр эшемезгә каршы килә иде. Без Чистайда татарлар тавышы берлән үзләренең членнары унбиш кеше дә булмаган ике кадетны җибәрергә риза булмый идек. Без иреккә шулай кирәк, болай кирәк дип хатлар яза идек. Сайлау алынлардан Чистай исправнигы тагы дүрт-биш мөселманны ябарга хәзерләнгәнгә, эш башында йөри торган кешеләр бары да шәһәрдән шуып торалар иде. Русларның да сулларының кайсылары качкан, кайсылары коты очкан булганга, тышта, иректә кадетлар гына калганнар иде. Шуның өчен алар, мөмкин кадәр мөселман тавышы берлән үзләренең ике кадетларын җибәрер өчен, татарлар янында төлкеләнеп йөриләр иде. Һәм дә, аерылсаңыз – карагруһлар җиңә, дип, Иван Кунучевның правасы бетсә, ике кадет ясарга сүз дә алганнар иде. Сайлаудан берничә көн генә элек Кунучевның сайлану правасы алынды. Без тышка аның урынына тагы сул кешене күрсәтеп хат яздык. Ләкин кадетлар алдап-йолдап аның урынына үзләренең Димратларын тыкканнар. Фуад килгәч, без аңарга берьюлы ике эш куштык. Берсе – минем эшемне белешү, берсе ике кадет сайлатмау иде. Ул тиз генә минем эшемне белешә алмады, ике кадет сайлатмау өчен бик тырышса да, татарлар арасында бу фикер бик таралган булганга һәм дә хәзер, язуны алыштырсалар, күп халык бүленеп чуалу ихтималы булганга, аңарга каршы килә алмады. Тагы Фуадның үзенең дә эше бик шәп түгел иде. Чөнки Фуадның авылында бик зур сакаллы, бик кечкенә башлы бер татар Фуадны сайлатмаенча, үзе сайланасы килгәнгә, халык аны сайламый Фуадны сайлаганга, теге мужик куштаны бик хурланып Фуад өстеннән жалоба биргән, һәм дә, һәр татар куштаны кебек, әллә ниләр алдап, аның өстеннән донос та ясаган иде. Шуның өчен Фуад үзе дә кыл өстендә генә тора иде. Һәм дә бик сакланып йөри иде. Сайланган-фәлән иткән дигән сүз Чистай полициясе өчен бер тиен дә тормаганга, ул, награда алыр өчен яисә исправникның дәрәҗәсен үстерер өчен, Думага сайлангач та ябудан чирканачак түгел иде. Шулар өчен минем эшем артыннан йөрүче һәм дә аны боздырмаска теләүче, бозылса, сәбәпләрен белешеп төзәергә керешүче юк кабиленнән иде. Безнең иректәге кешемез бер Фуад булганга, без аңарга үзем төшертмәскә, мине төшертмәскә, ике кадет җибәртмәскә куша идек. Шуның өчен аның эше бик күп иде. Һәм дә бик авыр иде.