8 нче февраль, сәгать 9, кич берлә
Әллә кичә «Зиндан» ны тәмам итеп куйгангамы, бүген язарга тагы яңа эш чыкты. Бу эш иректәге кешеләргә бер дә әһәмиятсез вакыйга булса да, төрмәдә нервалары ватылган кешеләргә шактый тәэсир итә торган эш булганга вә безнең шактый ук кәефемезне китәргәнгә язмакчы булам. Без Гариф абзыйны сайлануын ишеткәч үк көтәргә тотынган идек. Кичә Гариф абзыйның кич берлән кайтачагын белдерделәр. Шуның өчен бүген көн буе без Гариф абзыйны көттек. Ул аннан яңа хәбәрләр алып кайтыр дип, ул безгә хәзер ирекнең хәлен белдерер дип, ул безнең Думага нинди кешеләр сайланганны сөйләр дип, ике күземез берлә көтә идек. Көн буе көтеп килмәгәч, төрле шөбһәләргә дә төштек. Ахырдан без прогулкада вакытта, сәгать дүртләрдә, Гариф абзый килә, диделәр.
Озак үтмәде, ул килеп җитте. Бөтен сәясиләр, үзләренең ун көн элек кенә чыккан иптәшләрене Дума члены итеп күрергә дип, капка янына җыелдылар. Капка ашасыннан барымыз да исәнләштек. Старший, чыгып, начальниктан кертергә рөхсәт сорарга китте. Без менә хәзер кертәләр дип көтә башладык. Бераздан старший, килеп, начальник рөхсәт бирми, диде. Без Гариф абзыйга, үзең барып сора, дидек. Гариф абзый үзе китте. Бераздан соң килеп, начальник йоклый дип мине кертмәделәр, диде. Безнең барымызның да бик ачуымыз килде. Гариф абзыйның да ачуы килүе билгеле иде. Ул капка ашасыннан гына сайлауларның яхшы булуын, Думада сулларның бик куәтле булачагы күренүен сөйләп, иртәгә килергә вәгъдә кылып китте.
Гариф абзыйны кертмәү бөтен сәясиләрнең ачуын китерде, бигрәк минем кәефемне җибәрде. Мин үземнең төрмәдә идекемне, шуның өчен үзем күрергә теләгән кешене күрә алмавымны, иректәге кешеләрдә һич әһәмияте булмаган бер кеше берлә сөйләшү правам да төрмә начальникларының кулында булуы мине бик хурландырды. Бу эш минем күңелемдә ябылып яткан һавалылыгыма тукынды. Мин, нишләргә белмәенчә, ачуымнан кая бәрелергә урын таба алмаенча, бик озак йөрдем. Эчемнән әллә ниләр уйлап бетердем.
11 нче февраль, сәгать 10 нар, кич
Тагы әле бетмәгән икән, кичә тагы яңа эшләр булды. Берсе – 10 нчы февраль булганга, 10 нчы февральдә миңа егерме тугыз тулганга, минем туган бәйрәмем булды. Иптәшләр барсы да мине тәбрик иттеләр. Сәгать уннарда мин аларның иң якыннарын чакырып чәй эчердем. Өйләдән соң, сәгать 3 ләрдә, мине кунакка чакырдылар. Мин аларга барып чәй эчтем. Бүләк-фәлән бирү, әлбәттә, төрмә булганга, булмады. Алай булса да, бүген минем өчен бәйрәм төсле үтте. Мин моңынча да үземнең туган көнемне бәйрәм итәргә теләп йөрсәм дә, моңынча төрле сәбәпләр берлә бу теләгемне булдыра алганым юк иде. Быел беренче мәртәбә уларак, төрмәдә утызга чыгуымны бәйрәм иттем.
Икенче вакыйга, – кичкә йөрергә чыкканда, иптәшләрдән берсе, конторга кереп, үзенең эше тугрысында прошение язарга сорады. Капка ачучы: «Хәзер начальник та юк, старший да юк», – дип кертмәде. Ул иптәшнең ачуы килеп, бик каты звонок бирә башлады. Шул арада контордан, мылтыгын күтәреп, стражник чыкты. Һәм дә әллә ниләр әйтеп, ул иптәшне сүгә башлады. Ул каршы сүгешкәч, бик гайрәтләнеп: «Ә, әле синең ялгыз бүлмәдә утырасың килә икән. Без сине өйрәтермез!» – дип, старшийны эзләргә чыгып китте. (Ул иптәш әллә кайчаннан бирле ялгыз бүлмәдә утыручы иде.) Озак үтмәде, стражник старшийны алып керде. Һәм дә бик гайрәтләнеп-гайрәтләнеп сөйләргә тотынды, бөтен сәясиләр хәзер капка янына җыелып җиттек. Һәммәмез бер кеше кебек стражникка бәйләндек. Стражникның төрмә эшенә катышырга хакы юклыгын сөйләп, аның иптәшне сүгүе өчен протокол язарга требовать иттек. Стражникның, безнең иптәшне һәм безне бераз өйрәтә алмавы өчен, әлбәттә, бик кәефе китте. Үзенең кыйнау аравасының бөтен җирдә тигез, бөтен халык өчен гомуми, бөтен Русиянең гражданнарына тугрыдан-тугры, бөтен мәхкәмәләрдә яшерен дип игътикад кылган стражник, әлбәттә, үзенең бүген кыйный алмавы өчен кәефе китте.
Ул, старшийга да карамаенча үзенең мөкаддәс вазифасын үтәмәкче булса да, безнең ялтыраган күзләремездән, йомарлаган йомрыкларымыздан куркып кереп китте. Ул кергәч, без барымыз да шул мәсьәлә хакында сөйләшергә тотындык. Стражникның бу эше барымызның йөрәгенә тукынган иде. Барымызның да төрмәдәлекемезне хәтеремезгә төшергән иде. Стражникның бу эше кырмыска оясына таяк тыккан кебек булып, безнең йоклаган ачуларымызны уятты. Безгә әллә никадәр гайрәт бирде. Без, кызуланып-кызуланып, шуның хакында вә полиция хакында сөйләргә тотындык.
Бу кечкенә генә вакыйгага безнең бик ачуымыз килүе безнең нерваларымызның да шактый гына йомшарганлыгын белдерә иде. Без, начальник килеп, протокол язачагына вәгъдә алып, прогулканы бетереп, үз бүлмәләремезгә кердек. Тагы үз бүлмәләремездә көндәге кебек тора башладык. Хәзер без, Гариф абзый чыкканнан бирле, чәй йокыга зарар иткәнгә, көненә икедән артык чәй эчмәскә тырышамыз. Бүген, шулай итеп, кич берлә чәй эчмәдек. Мин, үземнең Казан төрмәсендәге ятучы иптәшләргә багышлап, «Корбан гаете» дигән бер нәрсә яздым («Тавыш» гәзитәсенең беренче номерында басылды). Дамелла аны укып чыкты. Аның хакында сөйләштек тә, сәгать 12 ләрдә йокыга яттык.