Выбрать главу

Сәгать ничә икәнен белмим, безнең ишек шалтырап ачыла башлады. Мин сикереп тордым, дамелла да уянды. Ишектән старший берлә хәзер начальник урынына калган околоточный, дамеллага карап: «Сезгә өйгә кайтырга!» – диде. Без сикерешеп тордык. Тагы кемне чыгаралар икән, дип, боларның аяк эзләре кая киткәнне көтә башладык. Аяк тавышы Кунучевлар камерасы тугрысына туктады. Алар камерасында кеше күп булганга, кайсысын чыгаралар икән, дип көтә башладык. Аларның камералары гөрләргә тотынды. «Кунучев!», «Кунучев!» дигән тавыш ишетелә башлады. Бер минутта бөтен төрмә уянды – төрмә гөрләргә тотынды. Дамелла бик тиз киенде. Мин аңарга 11 нче февральдә язган «Зиндан» ның ахырын һәм «Корбан гаете» дип язган нәрсәләрне биреп чыгардым. Дамеллага «Зиндан» хакында Казан берлә белешергә һәм дә «Корбан гаете» не «Казан мөхбире» нә басарга җибәрергә куштым. (Бу вакытта үземезнең гәзитәмез юк иде.) Алар чыгып киттеләр. Мин сәгатьне карадым, сәгать дүртенче ярты иде. Мин тәрәзәгә мендем. Дамелла берлә Кунучев акрын гына китеп баралар иде. Алар артларына карый-карый гына күздән югалдылар. Мин бик озак йоклый алмаенча яттым. Часть сәгате бишне суккач кына мин йокыга киттем.

Иртә торгач та, мин руслар бүлмәсенә Кунучев урынына күчтем. Өйләдән соң минем берлә күрешергә бик күп кешеләр килделәр. Чистайларның, дамелланың чыгуына бәйрәм ясап, кибетләр ябуларын сөйләделәр. Шул шатлык хөрмәтенә төрмәдәге фәкыйрьләр өчен акча җыюларын да сөйләделәр һәм миңа да акча китерделәр. Кунучев та күрешергә килде. Ул да руслардан җыеп акча китерде, безнең бердән йөз тәңкәләп акчамыз булды. Шуннан соң, акчадан яхшырак файдаланыр өчен, без «коммуна» (бергә, бүлешмәенчә ашау-эчү) ясарга карар бирдек. Һәм дә төрмәнең начальнигыннан үземезнең һәм дә җир өчен кергән авыл халкын ашатырга тотыла торган акчаны сорый башладык. Начальник безгә, сәясиләргә, көненә бишәр тиен (төрмә ашын ашамаган кешенең простоена 5 тиен, мирзасына 10 тиен биреләдер) бирергә вәгъдә кылса да, авыл халкына бирмәвен катгый сурәттә белдерде. Без авыл кешеләренә, үзләре чынлап сорасалар, без аларны требовать итеп алыр өчен, голодовкага кадәр барачагымызны белдердек. Ләкин алар үзләре алай каты иттереп сорый алмадылар. Шуның өчен ул мәсьәлә шулай тавышсыз-тынсыз гына бетте.

Без үзара «коммуна» ясадык. Эш бетерә башладык. Шул вакытларда начальник Казаннан барып кайтканга, безнең төрмәне тагы кыса башладылар. Безнең берлә төрмәнең начальствосы арасында тагы кычкырышлар китә башлады. Мин хәзер «Отпавший» исемле бер пьеса язарга хәзерләнә башладым. Беркөнне пьесаның пәрдәләрен бүлеп, планын бетереп, язарга гына тора идем, старший, кереп, безнең бүлмәдә тентү ясый башлады. Бездә әллә никадәр әйберләр булганга, китаплар, гәзитәләр, кәгазьләр алып чыкты. Һәм дә минем «Отпавший» ымның да планын алып чыкты. Безнең тагы төрмә начальствосы берлә арамыз бозылды.

Шулай итеп, дүрт-биш көн үтте. 17 нче февральдә, минем берлә күрешергә дип, әни берлә хатыным килде. Алар иртәгә дә күрешергә килергә вәгъдә кылып киттеләр. Бу көн тагы шулай үтте. Тагы кич булды. Кич сәгать сигезләрдә ике иптәшемезне конторга чакырып, Пермь губернасының ерак өязләренә, берсен – ике елга, берсен бер елга Себергә җибәрелүләрен белдерделәр. Боларның берсе – 17 яшьлек, берсе 16 яшьлек малайлар гына булганга, кылган эшләре дә бер дә булмаганга, болар өчен бу җәза бик авыр иде. Шуның өчен бөтен төрмә бүген шул эш берлә, шул уй берлә мәшгуль булды. Без бөтен камерамыз берлә ссылкага җибәрәләр дип хөкем итеп куйдык. Әгәр үз ихтыярымыз берлә булса, кайларга китәргәлекләрен уйлаштык. Этапның юлын тикшерештек. Шулай итеп, бик озак утырганның соңында, сәгать 12 ләрдә яттык.

Мин бер дә рәтләп йоклый алмадым. Шулай иттереп йоклар-йокламас яткан вакытта, безнең ишек шалтырый башлады. Без барымыз уяндык. Ул ара да булмады, начальник кереп: «Исхаков, өйгә!» – диде. Мин сикереп тордым, иптәшләр сикерешеп тордылар. Тегеләр тагы икенче бүлмәләргә дә кереп әйттеләр. Без хәзер минем берлә өч кеше чыгарылганны белдек. Бөтен төрмә уянды. Төрмә тагы гөрләргә тотынды. Мин барсы берлән дә күрешеп, иртәгә килергә вәгъдә кылып чыгып киттем.