Выбрать главу

Чыккач ук, минем әүвәлге уем очраган городовойлардан качу иде. Чөнки алар, күрсәләр, тагы мине частька илтеп ябарлар кебек тоела иде. Мин, извозчикка барып җиткәч үк, әниләрнең торган фатирына яллап киттем. Озакламаенча кайтып та кердем. Әниләрнең исләре китте. Алар үз күзләренә үзләре ышанмый иде. Аларның шатлыкларының исәбе-хисабы юк иде. Без барымыз, йоклый алмавымызны белгәнгә, чәй эчәргә тотындык. Бик озак чәй эчеп, сәгать 5 ләрдә генә бер сәгать йоклап алдык. Иртә торгач, бөтен Чистай күрешергә килә башлады. Мине харчевнягә чакырдылар. Анда мине 150 ләп кеше көтеп тора икән! Алар берлә, барсы берлән дә күрештем, барсына да рәхмәтләр укыдым. Тагы әллә ничә төшләргә барып, кичкә таба төрмәгә иптәшләргә бүләкләр алып күрешеп килдем. Әниләр өйгә кайтып киттеләр, мин хатыным берлә ат яллап кайтырга калдым. Шулай булса да күрешүченең күплеге аркасында без кичке сәгать унсыз Чистайдан чыгып китә алмадык.

Сәгать 12 ләрдә Яуширмәгә кайтып җиттек. Иртәгесен, минем берлә күрешер өчен, тагы бөтен Яуширмә килде. Тагы әллә никадәр күз яшьләре түгелде, тагы әллә никадәр шатланылды. Мин тагы иреккә чыгып тора башладым. Тагы мин «бүген ябалар, бүген ябалар» дип көтә башладым.

Хатимә

Шул язганнарым берлә бу әсәремне бетермәкче булам. Чөнки бу язылганнардан төрмәнең ничек идеке, төрмәдәге тормышның ни төрле булдыгы беленә дип уйлыйм. Шулай булса да төрмә хакындагы үземнең фикеремне кыска гына иттереп тагы әйтмәкче булам.

«Ирек» тәге кешеләр төрмәгә керү түгел, «төрмә» дигән сүзне ишеткәч үк котлары оча, тәннәре калтырый башлый, йөрәкләре еш-еш суга башлый. Иректәге кешеләр төрмәне дөньяның җәһәннәме дип уйлыйлар. Иректәге кешеләр төрмәдә рәтләп ашап-эчеп, яхшылап йоклап булмый дип уйлыйлар. Иректәге кешеләр төрмәдә ятарга, утырырга урын юк, бер-берең берлә сөйләшергә рөхсәт юк, күрешергә ирек юк дип беләләр. Иректәге кешеләр төрмәдәге кешеләрнең аякларын, кулларын богаулыйлар, теләгән саен кереп-кереп кыйныйлар дип фараз кылалар. Шуның өчен безнең халык төрмәдән бик куркалар. «Төрмә» дигән сүз ишеткәч үк: «Хакыннан, нахакыннан сакла!» – дип дога кылырга тотыналар. Вакыйган, төрмә шулкадәр куркынычлы урынмы? Вакыйган, төрмәнең начарлыгы кешене куркытып, үзе ышанган эшне эшләүдән тыярлыкмы? Һич юк! Төрмә, әлбәттә, куркаграк кешеләрне куркытыр өчен, йомшаграк кешеләрне кылган эшләреннән тәүбә кылдырыр өчен ясалган. Ләкин төрмә яратылганнан бирле хисаплаганда, төрмәдә ятудан туеп бер кергән кеше, икенче ятудан куркып, үзенең эшли торган эшләреннән тәүбә кылганы, үзенең сөекле хезмәтеннән баш тартканы бер дә юктыр, булса да, бик аздыр. Төрмәгә ябылган вак-төяк караклар, төрмәдәге зур караклардан өйрәнеп, аларның әллә никадәр дәресләрен тыңлап, чын карак булып чыгалар. Болар төрмәдән чыкканның икенче көнендә үк тагы урларга тотыналар. Төрмәдән курку боларны бер эштән дә тыя алмый. Сәясиләрнең йомшаграклары, иптәшләрен күреп, үзләрен тотарга өйрәнәләр, төрмәнең начальствосы берлән тартыша-тартыша, табигатьләре ныгый, куркулары кими, аларның наданраклары әллә никадәр нәрсә укыйлар. Әллә никадәр сүз ишетәләр. Моңынчыга кадәр кеше әйтмештән генә с. р. яисә с. д. булып йөргән кешеләр чынлап партия кешесе булып чыгалар. Төрмәдә вакытның йокыдан калганы бар да буш булганга, төрлесе төрле фән берлә мәшгуль булып, әллә никадәр мәгълүматларын арттыралар, төрмә боларга бертөрле мәктәп була! Шуның өстенә, үзеңне үзең саклап тотканда, ашарга-эчәргә җитәрлек булганда, төрмәдә сәламәтлекне дә югалтмаска мөмкин. Шулай булгач, бу эшне эшләргә бик яратсам да, «төрмәгә ябарлар» дип куркам дип, эшләми калырга ярыймы? Әлбәттә, юк!

Яшь шәкертләргә, үзенең мәгълүматын арттырырга теләгән кешеләргә төрмә бик зур файда бирәчәк, аларның русча рәтләп белмәгәннәренә русча өйрәнергә бер дәресханә булачак.

Гаяз
1907

Тормышмы бу?

«Бер шәкертнең хатирәләре» исеме берлә кулыма төшкән шул дәфтәр безнең тормышымызның иң җәрәхәтле җирләрене ачканга, бик күп яшьләремезнең тереклегенә охшаган бу бәхетсез шәкертләрнең буш, мәгънәсез гомеренә карау минем күңелемдә дә шул «Тормышмы бу?» дигән сөальне китергәнгә, үзем хәл кыла алмаган шул мәсьәләне, бәлки, укучыларым хәл кылыр, мин җавап таба алмаган сөальгә, бәлки, алар табар дип, шул «Тормышмы бу?» ны китап итеп бастырырга уйладым.

Мөхәммәтгаяз әл-Исхакый

1

Без хәзер әти берлә чәйдән кайттык. Чәй эчкәндә, бербуйдан бүлмә ярыгыны кайчылар, чыралар берлә зурайтып, кызлар карап тордылар. Мине быел карчыклар да: «Зураеп кайткан, егет булган», – диләр. Булганмын шул! Элгәре мине маңка сарыгы дип мыскыл итә торган күрше кызлары, минем берлә су буйларында бәбкәләр саклаучы Миңлебай кызлары бары да миннән качалар. Күрше хатыннары да, мине күргәч, яулыкларының очларыны тешләренә кабып, минем берлә исәнләшмичә китәләр. Карчыклар да: «Зур булды инде, Алла хәерле бәхет бирсен, атаң урынында картай», – сүзләренә, әни алдында мине кызартып: «Матур бикәч бирсен!» – диләр. Урамнардан үткән вакытта да кешеләр: «Нинди зурайды, әле генә малай иде, шәһәр суы килеште», – дип сөйләп калалар. Мине күрү берлә, тәрәзәләргә кызлар атылалар. Чыннан да, мин шул хәзер кызлар кызыгырлык егет булганмын, ахры. Кызлар карый башласа, үземнең йөрәгем сирәк сикерә башлый. Бик якыннан карасалар, колакларым, битләрем ут кеби яна башлый. Бүлмә ярыгы аркылы «фәлән» кызлар күзе берлә күзем очраса, никадәр карыйсым килсә дә, ихтыярсыз күзем түбән төшә. Мин аларның күз карауларына каршы, әллә нәрсә эрегән кеби булып, йомшарып-изрәп китәм. Әллә нәрсә оят кеби була, үземне үзем били алмый башлыйм. Тәннәрем калтырый башлый, аяк өстендә басып торырга хәлем калмый. Шуның өчен мин кызларны үзләре караганны белмәгәндә яшеренеп карарга яратам. Ул вакытта мин озак иттереп, аларның һәр әгъзаларыны карап бетерәм. Аларның йөзләрене, күзләрене, кашларыны, керфекләрене, авызларыны, иреннәрене, билләрене, күкрәкләрене җентекләп карыйм. Аларның шул авызларыннан үбәргә, билләрене кочарга фарызына чумам. Аларның хыяллары берлә кочына, уйнаша башлыйм. Ләкин аларның минем каравымны сизүләре минем бөтен кәефемне боза. Мине башына салкын су койган кеби итеп, баягы фарыз кыз урынына исән, терек, селкенә вә хәрәкәтләнә торган кызны китереп бастыра. Мине, тагы алардан оялыпмы, куркыпмы, күземне алырга яисә алар күрми торган кечкенәрәк ярыктан карарга мәҗбүр итә. Мин кайвакытта, шул кызлар берлә күзем күзгә очрашкач, күз кысарга да яисә бармак селкергә дә уйлыйм. Ләкин вакыты җиткәч, күземнең кабаклары кадаклап куйган кеби селкенми, бармагым урыныннан кузгалмый. Мин, үземнең булдыра алмавым өчен, үземне шелтәли башлыйм. Ахырдан: «Ярый әле, селекмәү яхшы булды, ул әнисенә әйтер иде. Әнисе, минем әнигә әйтеп, мине оятлы ясар иде», – дип шатланам да. Тагы шуның өстенә кызлар берлә уйнашу бит яхшы эш түгел!