6 нчы июнь, 1895 ел
5
Кунаклар килү файдадан хали булмады. Без инде өч көннән бирле иртәдән кичкә кадәр ашка йөримез. Минем кесә дә шактый файда итте. Кайтканга ике атна вакыт үткән, мин инде бер сум сиксән тиен акча җыйдым. Җәй шулай үтә. Казанга киткәнчә ун тәңкә акча җыям. Баргач та, Аллаһе теләсә, чалбар, камзул тектерәм. Бүген түбән оч мулласына ашка төшәмез. Мулланың балдызы монда диләр, күреп булса ярар иде. Матур, ди.
Минем сәгать юклыгы кәефсезрәк. Мулла җизнинең дә, түбән оч мулласының да сәгатьләре бар. Минеке юк.
Бүген көн бик эссе! Коенырга барырга бик шәп булыр иде… Уңайсызрак. Ничек итеп малайлар берлә коенып йөрергә кирәк. Менә монда Казандагы кеби купальнялар булса, һәйбәт булыр иде. Юк шул. Иртәгә кунаклар китәмез диләр. Күңелсез булып калыр. Әле мулла җизниләр мунчада. Бик кызык, кунак килдисә, безнең әни мунча ягарга тотына. Кунакларны иртүк уятып, мунчага җибәреп, мазаларыны китәрә. Мин шуны бер дә яратмыйм. Алай да мунчада кызарып-пешеп беткән мулла җизни берлә лимон йә бал берлә чәй эчәргә яратам.
Бүген дә мулла җизни берлә чәй эчтем әле. Йа ул күп эчә! Ничек карыны ярылмый! Утыз чынаяк эчкәндер! Әнә бер мужик, ат җигеп, ашка алырга килде. Тизрәк хәзерләнергә кирәк. Безнең әти кеше көттерүне яратмый.
Бүген тагы сигез җиргә ашка барырга. Корсак кына чыдасын инде. Акчасы күпме булыр икән? Менә бар да бишәр тиен бирсә, кырык тиен булыр иде, ләкин күбесе өч тиен бирә яисә ике тиен. Мулла бер тиен дә бирми инде. Минем кара бүрекне әти яратмаса да, шуны киям инде.
9 нчы июнь, 1895 ел
6
Кунаклар киткәч, өйләр ташландык йорт кеби буп-буш калды. Кунаклар, аларның балалары берлә шау итеп, куәтле умарта кеби гөрләп тора торган өй тынланды, моңланды. Бу көннәрдәге ягъмур да, соңгы матур ачык һава да кунаклар берлә бергә китте. Кичә кичтән бирле әллә нинди, яз көне бик сирәк була торган вак ягъмур болыты бөтен дөньяны каплаган. Болытлар, башка төшәм дигән кеби, түбәннән генә акыртын гына агып, матур күк күкне, ялтыраган кояшны каплап, бөтен дөньяга моңлык, ялкаулык йоктыралар.
Мин, бик озак йоклап, сәгать тугызда гына көчкә уяндым. Өй түбәсенә шыбыр-шыбыр яуган ягъмур тавышлары йокы арасына кереп, әллә нинди төшләр күрсәттеләр. Чәйнең дә тәме булмады, әти, әни берлә дә сүз көйләнмәде. Чәйдән соң нишләргә белмәенчә тышка чыктым. Тавышсыз яуган ягъмур, йокы арасында баса торган албасты пәрие кеби, мине акыртын гына һәр ягымнан кочаклый, изә башлады. Мин, үземнең нишләргә теләгәнемне белмәенчә, нишләргә дә кирәклегене уйлый алмаенча, келәт янына утырдым. Ихтыярсыз күзләрем суга туеп бетеп, өстләре каралган җиргә текәлде. Җир йотып бетерә алмаган өстендәге су бөртекләрене, алар өстенә вак ягъмур төшеп, аларның төрле төсле селкенеп китеп, өстләренең шәүләләр берлә каплануларыны карап торып, башымдагы фикеремнең шул ягъмур шәүләләре берлә каплануыннанмы, аларны сузып, артык алга җибәрә алмадым. Мин башымның уйсыз-нисез туктап торганыны хис итеп, шул эшсезлеккә каршы нишләргәлекне уйлый алмадым. Менә әллә кайдан бак-бак дигән тавыш чыкты. Бер үрдәк артыннан берникадәр үрдәк балалары сөйләшә-сөйләшә почмакка җыелган суга таба барып, суда былчырана, быкырдый башладылар. Мин шуларның быкырдауларыны күреп, минем өчен шулкадәр кәефсез көннең алар өчен бәйрәм булу ихтималы барыны уйлап, төрле хайванның төрлечә яратылуларыны, төрлечә шатлануларыны вә төрлечә кайгыруларыны уйладым. Менә хәзер бу үрдәкләр кычкырышып-кычкырышып бәйрәм итәләр, сөйләшәләр, шаулашалар; шул ягъмур өчен Аллага рәхмәт укыйлар. Мин шул ягъмурдан туеп, үземне үзем кая куярга урын таба алмый торам. Шулайдыр шул, һәртөрле үзгәрүдән төрле халыкка, төрле хайваннарга файда була торгандыр. Корыдан кирпеччегә файда була, игенчегә зарар була. Иген уңудан ярлыга файда була, байга зарар була. Тагы әллә ниләр, әллә ниләр.
Никадәр йокласам да, йокы туймаган төсле күренә. Ахрысы, тагы аштан соң бераз йокларга кирәк. Түбәгә шыбыр-шыбыр итеп ягъмур яуганны тыңлап, бераз ләззәтләнергә кирәк.
12 нче июнь, 1895 ел
7
Кичә ягъмур туктаганга, бүген кояш бик күптән бирле шул дөньяны яктырта алмаганы өчен, шул көннәрнең казасыны кылган кеби яисә аның яктылыгыннан пәрдә булып каплап торган болытларны җиңгәнгә «җиңү бәйрәме» иткән кеби, аның дөньяга сыймый торган яктылыгы, һәр караңгы нәрсәне яктырта торган нуры берлә бөтен нәрсәләрне йомшак кына иттереп кочаклады, бөтен дөньяны нуры берлә тутырган иде. Аның ямь-яшел кырларга, моңлы-куркынычлы урманнарга, сузылып яткан ялтыраган суларга күз кысулары, аларга төрле мәгънәләр аңлата торган елмаюлары, яшел кырларның, чәчәкләр берлә бизәлгән болыннарның, һавалы урманнарның аңар каршы башларыны акыртын гына иеп, аңар каршы нәфис исләре берлә сәлам җибәрүләре; кыр тургайларының, шул сәламнәрне алып тизрәк хуҗасына бирергә ашыккан кеби, җырлый-җырлый, борылып-бормаланып кояшка таба очулары; аллы-гөлле төстәге күбәләкләрнең хәтфә кеби йомшак канатлары берлә шул саф һаваны яшелле, сарылы, кызыллы, аллы йолдызлар берлә бизәкләүләре; төрле бал кортларының, матур тавыш берлә кызуланып, бер чәчәктән икенче чәчәккә күчеп, бал җыюлары – һәммәсе бу көнгә бик зур бәйрәм төсе бирә, бу көнне гади көннәрдән аера иде.