Авылларның урамнарындагы яшел чирәмнәрендә бертуктамаенча ат-ат, куян куышы, ат карагы уеннарыны уйный торган балалар һәм дә, яшел чирәмнәргә корсаклары берлә сузылып ятып, елның матурлыгыннан, яхшылыгыннан шатланып, иске елларны, иске эшләрне, авылларның януларыны, атларның үлүләрене, казна өчен әйберләр сатуларыны, солдатка китүләрене сөйләп, иске хатирәләрене яңарта торган агайлар; урамнарда көтү-көтү тавыкларның әтәч әфәнденең командасы астында сузып-сузып кырлаулары; әтәчнең авылның башка урамындагы әтәчләр берлә кычкырышып сөйләшүләре – бу мәнзарәне тагы матурлата, аңар тагы күбрәк мәгънә бирә иде. Мин дә, шул матурлыкка хәйран калып, шул матурлыктан ләззәтләнеп озак кына карап торганның соңында, әбиләргә барыр өчен, тарантасны майлап, ат җигәргә тотындым. Ат та, бу матур көннең гади бер көн түгел икәнлегене белгән кеби, шул матурлыкның әллә нинди тулмаган җирене хис итеп, шуны тутырыр өчен кеби, бик матур итеп кешнәп җибәрде. Саф һава калтырап китеп, атның кешнәве тавышы колаклардан китәргә өлгерә алмады, авылның тагы бер тарафыннан җавап кешнәве килде. Ат, минем җигәргә маташканыма илтифат итмәгән кеби тагы башыны күтәреп, тагы кешнәп куеп, шул кешнәүләрдә әллә нинди вәгъдәләр бар кеби, аягы берлә тыпырчынып китәргә теләгәнене белдертә башлады. Мин дә, утырып чыгып, кояшка каршы шул матур кырлар, урманнар арасыннан, йомшак кына йөгерткән тарантас селкенүе берлә әллә нинди уйларга чума-чума, әбиләргә киттем. Авылны чыктым, яшел игеннәр эченнән диңгездән ярып бара торган көймә кеби, шул яшеллекне кара атым, кара арбам берлә ярып бара башладым. Кырның хуш исләре, мине каршы алыр өчен хәзерләнгән кеби кошларның оркестрлары, мин үткәндә ике тарафтан да ашлыкларның, баш иеп, миңа сәлам биреп калулары мине тәмам исертте. Мин, үземнең шатлыгыма чыдый алмаенча, үземнең кәефемне нәрсәгә сарыф кылырга белмәенчә, шул шатлык, матурлык галәмендә йөзә идем. Әллә нинди берсеннән-берсе матур фикерләргә чума идем. Шул фикерләрне, шул фаразларны хәкыйкатьтән аермаенча ләззәтләнә идем. Менә тагы ат кешнәп җибәрде. Мин йокыдан уянып киткән кеби булып алдыма, артыма карый башладым. Күктән төшкән кеби, күз алдымда француз күлмәк, француз яулык, ап-ак оек-чабатадан бер хатынга җиткәнне, аның мине уздырыр өчен кырыйга басканыны күрдем. Минем бөтен әгъзаларым хәрәкәткә килде. Әллә нинди зур бер эш көткән кеби, битләрем кызара, кулларым калтырый башлады. Хатынның тугрысына барып, мең төрле фикерләргә күмелеп, хатынга туп-тугры карый башладым. Хатынның матур төсле таза тәннәре минем күңелемдә тагы әллә нинди фикерләр уятты. Ул да, туп-тугры карап, нидәндер көлде. Мин иреннәремне кыймылдатып әллә ни әйтмәкче булдым. Иренем кыймылдамады, авызымнан сүз чыкмады. Мин башымны аңар каерып карап уза башладым. Күңелемдә: «Утырырга чакырыйм, фәлән итим, төгән итим», – дигән мең төрле фикерләр йөри башлады. Ләкин берсен дә мәйданга чыгара алмаенча, һаман ерагая башладым. Кыз, минем күңелемдәге бөтен фикерләремне аңлаган кеби, минем шул булдыксызлыгымнан көлгән кеби, шаркылдап көлде. Мин кызардым. Миннән көлүе өчен ачуым килеп, атны сугып чаба башладым. Ләкин тагы башымны борып карарга тотындым. Кыз кесәсеннән яулык алып селки башлады. Мин дә тагы гайрәтләнеп, атны сабырлатып, кызны көтәргә карар бирдем. Ләкин кыз якынлаша башлагач, тагы әллә нинди курку фикерләре берлә, тагы артыма карый-карый, тагы кызның көлүләреннән хурлана-хурлана киттем. Шул очрашу минем күңелемдә кырык төрле фикер уятты. Бердән, шул кыз берлә сөйләшәсем, уйнашасым килүе бөтен башымны каплады. Шуның берлә бергә үк курку фикере, «кеше күрер, кеше ишетер, яхшы түгел» фикере сугыша башлады. Шуның өстенә карарсызлык һәм дә кызның көлүеннән ачу килү кушылып, минем башымда зур сугыш ачылды. Шул фикерләрнең иң соңында үземне үзем шелтәләү дә, үземнең шундый форсаттан да файдалана белмәү уем куәтләнеп, үземне үзем: «Син нинди егет, син нинди яшь! Син кайвакыт егетлекнең, яшьлекнең ләззәтене күрәчәксең», – дип шелтәли башладым. Шуларга җавап таба алмаенча: «Икенче тугры килсә, болай калдырмам», – дип, үземә үзем сүз биреп, үземнең шул начар хәлемнән чыгар өчен кеби, атны куалый башладым.