Выбрать главу

10 нчы июль, 1895 ел

16

Өч көн бербуйдан саклап торып туеп беттем. Һич тугры китерә алмадым. Яисә чыкмый иде, яисә, чыкса да, кеше берлә була иде. Менә бүген, тегүене алып, безнең печәнлеккә каршы ышыкка чыгып утырды. Мин әллә кайчаннан бирле карап торам. Мин аның шул тулы битләрене, шул кызыл авызыны үбәрменмени? Аның шул йомшак куллары берлә кочакланырмынмыни? Ыргытам… Ләкин ул хатны алмаса… нишләрмен? Яки әнигә бирсә! Ай, элгәре үзе язса шәп булыр иде соң! Тукта әле, читәнне азрак шытырдатыйм. Ишетми… тагы… Кара, ишетте… күзе берлә эзли… Ташлыйммы? Юк, куркыныч! Ул, шул читән шытырдагач, үзе килсә иде. Юк, килми! Тукта, тагы бер шытырдатыйм әле… Һаман эзли… үзе килми! Ыргытыйм, хәзер кеше юк. Күңел курка!.. Кул бармый!.. Йөрәк леп-леп сикерә!.. Ыргытыйммы?.. Юк, булмый… Ник булмасын… Ул кыз түгелмени?.. Аның егетләр белән йөрисе килмимени?.. Килә, килә!.. Алай булса, ник үзе миңа хат язмый?.. Йә, ярар… Фәлсәфә сатар вакыт түгел, ыргытам. Уф… Тагы кулым үземнең әмеремне тутырмады. Тагы ыргыта алмадым! Менә инде Сәгыйдәнең әнисе дә чыкты! Инде ни була? Әнә Сәгыйдә әнисе белән көлеп сөйләшә. Миннән көлә торгандыр!.. Миннәндер!.. Йә менә әнигә әйтерләр!.. Китим тизрәк!..

14 нче июль, 1895 ел

17

Йокыдан иртә тору сәбәпле, җир күрсәтергә барганда, мин башымны җыя алмасам да, кайтырга чыкканда, кәеф тәмам ачылып беткән иде. Җирнең кырыеннан чыгып килә торган зур кызыл кояшның, шул чык юешлегеннән котылыр өчен кеби, тырышып-тырмашып өсткә чыга баруыны карый-карый, атны авылга таба борып кайта башладым. Кырга уракчылар килеп беткәнгә, юл буп-буш булса да, бөтен җир тулы халык иде. Бөтен юл буенча озын арканнар берлә бәйләнгән атлар, киләсе көннең эсселегенә кадәр тамакны туйдырып калыйк дигән кеби, шатыр-шотыр ашыйлар иде. Арбалар янындагы көлтәләрдән ясаган куышларда лагун-лагун сулар, тырыс-тырыс катыклар, зур-зур икмәкләр уракчыларның сусауларыны кайтарыр, тамакларыны туйдырыр өчен хәзерләнгән иде. Өчаякларда кечкенә генә балалар, киләчәктәге елларда шул аталары, аналары, агалары кеби, күш-күш урак урыр өчен мыш-мыш йоклап хәзерләнәләр, шул саф һавада әллә ничә төрле саф чәчәкләр исене иснәп, киләчәк хезмәтләргә көч җыялар иде. Җирләрнең эчләрендә хатын-кызлар, ирләр, егетләр алын-алын алып, игеннең уңганлыгына шатлана-шатлана кеби иштереп-иштереп уралар иде. Егетләрнең калын беләкләрене тамат ябыштырган ак җиңсәләр, кулларында үткен ураклар, оста сугышчының кулындагы кылыч кеби, тиз-тиз селкенеп, күз ачып күз йомганчы артларында зур-зур көлтәләр калдыралар, атлаган саен шул иген гаскәрене җиңә-җиңә алга таба баралар иде.

Кызларның, хатыннарның алъяпма бавы берлә нечкәләнгән билләре өстеннән язгы ак су кеби агып төшкән озын сач такмалары, аларның ике кырыеннан озын-озын итеп, шуның кара ярлар-якалары кеби томырап-караланып, елан кеби түгәрәкләнеп сузылып яткан сач толымнары, аларның кулларындагы нечкә үткен уракның селкенүе берлә селкенеп, кояшка каршы елтыр-елтыр уйныйлар, аңарга каршы шул куе, озын, тулы башаклы арышларны үстергән өчен үзләренең рәхмәтләрене җибәрәләр, аңарга башларыны иеп-иеп дустлык сәламе сөйлиләр иде. Һәр кешенең кулында чаж-чож итә торган ураклар да үзләренең елтыраулары берлә бу тәңкәләрнең рәхмәтләренә, тәбрикләренә катнашалар иде. Кыр тургайлары, кырдагы әллә ничә йөз төрле кошлар, кортлар, күбәләкләр дә кешеләрнең фикерләрене бүлешәләр, алар да шул игенне уңдырган кояшка үзләренең шатлыкларыны, сөенүләрене мең төрле авызларыннан мең төрле аваз чыгарып сайрыйлар, шул кояшның олуглык җырыны җырлыйлар иде. Бөтен кыр эшли иде. Бөтен кыр шул эшнең барлыгына шатлана, шул эшнең бәйрәмене итә иде. Кай тарафына карасаң да, шул сач такмалар, ураклар ялтыравы берлә кошлар сайравы күрелә, кай тарафына баксаң да, бөтен кешеләрнең эшкә чумганлыклары, шул эшнең күплегеннән шатлана-шатлана эшләүләре, шул эшнең бәйрәмене тагы эш берлә бәйрәм итешкәннәре хис ителә иде. Бу эш диңгезендә, эшчеләр дулкыны арасында, атымны акыртын гына атлатып бара торган эшсез мин дә, шул эшчеләрнең бәйрәмендә үземнең эшсезлегемне белеп, үземнең шуларның матур эш бәйрәмнәрендә йөрергә хакым юклыгыны уйлап, мине сизмәсеннәр дигән кеби, урланып кына, акыртын гына китсәм дә, күңелемнән һаман үземне үзем гаепли идем. Үземне үзем әрәмтамак дип исемли идем. Шулкадәр күп эш бар вакытта, шулкадәр эшнең кадере зур вакытта, үземнең эшләмәвемне хаклы ясар өчен, бөтен башымнан әллә никадәр дәлилләр эзләсәм дә таба алмыйм, шул уйларда тирәнләнгән саен, үземне үзем шелтәли бара идем.