Киленнәр, эшләр беткәч, тавыклар йомырка салудан туктагач, бәрәңгеләр алынып беткәч, казлар, үрдәкләр су буеннан җыелып алынгач, курыккан кеби генә җылыта торган көзге җылы кояшлы көннәрдә яшел уҗым араларыннан үтә торган юллардан, кашка алашаны җигеп, арбага кызыл ястыкны салып, күчтәнәчкә төче ачы күмәчләр пешереп, сандык төпләреннән алган, бикәч вакытта китерелгән читекләрне киеп, ире берлә әниләренә кунакка барырга, анда өч-дүрт көн кунак булып, һәр иртәне мунча кереп, карендәш-кабилә, дуст-ишкә ашка барып йөрүне уйлыйлар иде.
Яшүсмер балалар, шул ашлыкларны эшләп бетергәч, әтисе берлә базарга баргач, үзенә матур кара казаки, кара чалбарлык алдыруны, шуларны киеп, мәктәп ачылгач та букчага тыгып барыр өчен яңа китаплар, кызыл яза торган карандашлар, карандаш очлый торган пәкеләр алуны шатлана-шатлана уйлыйлар иде. Боларның һәммәсенең дә уйлары дөрест иде. Һәммәсенең дә шул теләгәннәрене булдырырга, үзләре аңлаганча кәефләнергә хаклары бар иде. Чөнки болар әрәмтамак түгелләр иде.
29 нчы июль, 1895 ел
19
Безнең дә эшләр бетте. Миңа мәдрәсәгә китәргә вакыт җитте. Әниләр күлмәк-ыштаннар тегәләр, миңа чәкчәкләр, майлар, баллар хәзерлиләр. Әти дә, төрлечә уйлап, миңа күпме акча бирергәлегенең очына чыга алмый. Үзем дә күпме акча барлыгыны, җәй буе күпме җыелдыгыны хисапладым. Баргач ук, һәйбәт трико казаки берлә чалбар тектерәм. Сәгать алсаң да яхшы булыр иде, ләкин акча җитеп бетмәс. Берәр атнадан китәм. Мәдрәсәгә барасы килсә дә, әллә нигә авылдан да китәсе килми. Әллә нинди хис шунда үземне бәйләп тота. Мәдрәсәдә бик кызык була инде. Бөтен шәрикләр җыелалар, һәммәсе әллә никадәр яңа хәбәр китерәләр. Әллә никадәр шатлык була. Мин, әүвәле харчевнягә барып төшеп, хәзрәт берлә күрешеп килеп, харчевнядә бер-ике көн торып, дуст-ишләрне, шәрикләрне харчевнягә алып килеп, пәрәмәч, сумса берлә сыйлап кына барып керәм. Кызык була.
20 нче сентябрь, 1895 ел
20
Бүген китәм. Әйберләрем һәммәсе җыелган. Китаплар, күлмәк-ыштаннар, күчтәнәчләр һәммәсе дә букчаларга тыгылган. Торырга дигән 25 сум берлә, әти казакилар алырсың дип биргән 10 сум берлә, үземнең җәйли җыйган 8 сум 38 тиен дә кәгазьгә алыштырылып, китаплар эченә куелган. Китәм, тагы киләсе җәйгә кайтырга булып китәм. Кыш буе, белмим, нинди үзгәрүләр булыр. Җәй буе берни булмады. Нә кызлар берлә йөрдем, нә башка бер эш эшләдем. Хәер, теге төрек тарихыны, теге китапны биш-алты кат укып чыктым. Баргач та, тагы шундый китаплар укырга кирәк әле.
Китүне уйлагач, күңелләр йомшарып китә, елыйсы килә. Киткәндә еламасам ярар иде. Бүген иртүк, мунчага кереп, яңа күлмәкләр киенеп чыктым. Әни минем чыгуыма коймаклар пешереп, бал берлә чәй хәзерләгән иде. Бик тәмле иттереп эчтем. Әни миңа хәзер кунак иттереп карый. Минем берлә сөйләшкәндә яшь чыкмасын дип көчләнеп кенә сөйли.
Хәзер малай ат җигеп маташа. Әти аштан кайткач китәм. Хуш, авыл! Хуш, миңа кызларыңнан бер файда бирмәгән, минем эчемне генә пошырган авыл кызлары! Хуш, иген тулы ындырлар! Хуш, җырлый торган тавыклар! Хуш, кичке авылдагы тынычлык! Хуш, авылның моң-кайгысыз тормышы! Хуш, авылның майлы бәлешләре, тәмле итләре! Хуш, яшьтәш егетләр! Хуш, урамнарда туңып уйнап йөри торган балалар! Хуш, бу елгы җәем! Хуш, мәңгелеккә кайтмый торган бу елгы гомерем! Һәммәсе, хуш!
1 нче октябрь, 1895 ел
21
Пароходта бару миңа һәрвакыт үземнең бик күп кимчелекләремне хәтеремә төшерә, әллә нинди үземнән үзем риза түгеллек хисләренә уяндыра. Менә хәзер бөтен пароход тулы кеше арасында мин ялгыз барам. Танышым юк, дустым юк. Башкалар ду килеп даулашып, шатланышып барганда, мин моңаеп барам. Менә минем берлә кергән укучы рус егете, кергәндә ялгыз булса да, өч-дүрт сәгать булмады, шундагы никадәр ирләр, кызлар берлә танышып алды. Шулар берлә гомер буе дуст кеби йөри. Мин һаман тик торам. Татарлар берлә танышып, бергә барырга мөмкин. Ләкин алардан ни файда итәсең? Алар һәммәсе үз эшендә: берсе сатуыны сөйли, берсе алуыны. Миңа боларның берсе дә сөт тә бирми, май да бирми. Руслар берлә катышып китәргә тел юк. Тел белсәң, менә шул марҗалар берлә рәхәтләнеп сөйләшеп йөрер идең бит. Менә кара, шул студент берлә шул марҗа кызы никадәр сөйләштеләр, белмим, никадәр тирән таныштылар. Әнә шул ябык сары хатын берлә теге сары төймәле рус кайчаннан бирле бергә йөриләр, кайчаннан бирле аерылыша алмаган кеби сөйләшәләр. Әнә тагы кечкенә генә кызлар берлә кечкенә генә рус малайлары нинди кызык иттереп уйнап йөриләр. Әнә тагы бармагы саен алтын йөзек кигән, корзинасына әллә никадәр ашамак-эчмәк әйбере төягән марҗа берлә танышкан таза егет, аерылмас дуст кеби, бергә ашап, бергә эчеп, кичләрне пароход өстендә бергә үткәрәләр. Әнә тагы бүтәннәр…