18 нче гыйнвар, 1897 ел
37
Бүген өйләдән соң югары урамга йөрергә чыгып киттем. Көн шактый соң булса да, урамда шактый халык бар иде; һәм дә Пассаж ягыннан ике яшь кенә хатын да үтеп бара иде. Мин кызу-кызу аларның артыннан куып җиттем һәм дә күзләренә карап үтеп киттем, бераз киткәч, артыма да борылып карадым. Хатыннар артык илтифат итмәсәләр дә, мин, бер магазин янында әйбер караган булып торып, аларны тагы үземнән уздырдым. Тагы артларыннан җитеп үттем. Яннарыннан үткәндә берәр сүз әйтергә теләсәм дә, бер сүз дә әйтә алмаенча, тагы вакыты тугры килер әле яисә үзләре дәшәрләр әле дип, чатта игълан укып аларны үткәрдем. Тагы бер сүз әйтә алмадым. Тагы артларыннан китим дип торганда, ломбард буеннан кызу-кызу килә торган бер хатын күреп, ашыга-ашыга урамның теге ягына чыгып, хатынга каршы тордым. Хатынга бик тугры карап торсам да, бер сүз дә эндәшмәенчә кызу-кызу үтеп киткәнгә, мин дә, еш-еш атлап, артыннан киттем. Хатын бер кондитер янында туктаганга, мин күземне бик тутырып карап үтеп киттем; һәм дә берничә мәртәбә артыма борылып карадым. Хатын, минем артымнан килмәенчә, урамның теге ягына чыкты. Мин дә, анда аулаграк дип, минем берлә сөйләшү өмете берлә чыккандыр дип, артыннан чыктым. Ләкин чагын һич илтифат итмәенчә түбән таба төшеп китте. Мин дә, кызу-кызу атлап күземнән югалтмыйм дип ашыксам да, бер йортка кереп киткәч, билгеле, борылырга мәҗбүр булдым.
Кәефсезләнеп кенә, авыны югалткан эт кеби кайгырып килгәндә, часть буе тавыннан бер бик таза хатын берлә бер әбинең килүене күрдем. Мин, әллә нинди зур бәхеткә очраган кеби, бөтен эчем-тышым берлә шатлана-шатлана, тегеләрнең тау менеп җитүләрене чамалап, акрын-акрын гына атлап, теге тарафка юнәлдем. Тегеләр менеп җиттеләр. Мин, күзем берлә ашарга теләгән кеби, теге хатынны сөзә башладым. Хатын, азрак елмаеп, янындагы карчыкка бер сүз әйтте. Тегенең елмаюыннан минем бөтен эчем шатлык берлә тулды. Мин, үземә үзем сыймаенча, шатлыгымнан ярылырга җитешеп, акрын гына алдыларына чыгып, тагы теге хатынның күзенә карадым. Теге хатын бу юлы ап-ачык көлде. Мин урынымда эредем. Аякларым калтырый, бөтен тәнем үзенә бертөрле хәрәкәткә килә башлады. Битләремә кызыл йөгерде, колакларым ут кеби яна башлады. Мине тагы әллә нинди бер зур куәт артыма әйләнеп карарга кушкан кеби, әллә нинди бер куәт тыйган кеби булды. Минем эчемдә тартышу башланды. Ахырдан чыдый алмадым, әйләндем. Ни күзем берлә күрим, теге хатыннар урамның теге ягына чыгып баралар. Нишләгәнемне белмәенчә дә, борган машина кеби, мин дә аларның артыннан киттем. Аларны узганда, тагы теге хатынга карадым. Теге хатын тагы тулы битле майлы күзе берлә миңа таба көлде. Мин әллә нинди сүз әйтергә теләдем, ләкин нинди сүз әйтергәлегене кистерә алмаенча үтеп киттем. Тагы артымнан әллә нинди ук кадалган кеби күз кадалганыны күреп, артыма борылдым. Тагы теге хатынның көлгәнене күреп, бер чатта туктап, сүз кушарга кистердем.
Менә киләләр, менә хатын көлә, менә нинди якын, мин ни сүз кушыйм? «Җаным, сине сөям» диимме? Ул килешерме? Менә килеп җитте. Әнә миңа күзене тутырып карап үтеп бара. Мин тагы бер сүз әйтә алмадым. Менә карчыгы да: «Ни телисең?» дигән кеби, сөальле карау берлә карап китеп бара. Мин туктадым. Үземнең эш булдыра алмавыма ачуланып, ни булса булыр дип, кызу-кызу атлап хатын янына барып җиттем. Аның янына җиткәч, йөрәгем, леп-леп тибеп, бөтен тәнемне калтырата башлады. Мин никадәр узарга теләсәм дә, куәтем җитмәде. Ахырдан бөтен куәтемне җыеп уза башладым. Тагы күзенә карадым. Тагы ул көлде. Тагы мин бер сүз әйтергә теләдем, тагы авызым минем әмеремне тутырмаенча, мин үтеп киттем. Менә хәзер бер магазин янында туктап торып көтәм. Бу юлы әйтмичә калмам. Әнә килеп җиттеләр. Хатын әллә нигә бу юлы көлми. Аның көлмәве, бердән, минем ачуымны китерде, бердән, дәртемне арттырды. Мин тагы артларыннан киттем. Барып җитәр-җитмәс, теге карчык борылды да: «Ни эт эчәгесе кеби кеше артыннан йөрисең! Сөйләр сүзең булса сөйлә», – диде. Мин кызардым, бүрттем. Башыма суккан кеби, борылып, түбән урамга төшеп киттем. Бер капка төбендә утырып, бик озак хәл җыеп, тагы зур урамга мендем. Тагы күзем берлә татар хатыннары эзли башладым.