Выбрать главу
Тик менә һаман дабу яңа замандакешедә сагыш бар, кайгы бар.Күңелләр көр була,максатлар бер була,ә юллар нигәдер аерыла.
Йолалар искерә,тик менә хис кенәһаман шул: буйсынмый, тузына.Диңгезләр кушыла,айга юл сузыла.Ә күңел дигәнең өзелә, сызыла.Күкләрне күкрәтә,тауларны тетрәтә,очканда очрашкан җисемнәр.Нидә соң кодрәте? –Күпләрне тетрәтәянәшә җырланган исемнәр.
Мин дә җыр тыңладым.Йокысыз төннәремтаң белән тоташты, сизмәдем.Ишеткәч, түзмәдем,иясен эзләдемкүңелне кузгаткан сүзләрнең.
Эзләгән – тиз табар,күңел бит – эзтабар,бушлыкка чыдамый бик озак.Бер тынса, бер тула,җыр булып ургыла,ә җырга юк йозак.
Бәлки, ул яңгырамас, –кайда көз, кайда яз.Эресен күңелләр юшкыны.Яңарыр, онытылмас,йөрәккә һәрчак хасомтылу, ашкыну.

«Тәңкә карлар…»

Тәңкә карлар,    алка карлар,        ап-ак карлар ява.Җәйләр,    көзләр,        йөргән эзләр            кар астында кала.Кара күзе,    сабыр йөзе,        әллә үзе якын.Карлар ява,    карлар ява,        ә йөрәктә – ялкын.Йолдыз карлар    һавалардан        нигә төшә җиргә?…Күрми торсам,    онытыр идем, –        төшләремә керә.Күктән йолдыз яудыралган    сөю бар, ди,        чындыр.Салкын кышта    яндыралгач,        гыйшык уты – шулдыр.

«Яр тулып бозлар акканда…»

Яр тулып бозлар акканда,нигәдер күңел тула.Елыйсы килгән чаклардаҗырласаң җиңел була.
Тамчылар тама, таш яра,Ирешә теләгенә.Күз яше эзләр уялмасберәүнең йөрәгенә.
Ә күктә кояш елмая,урамнар дәрья төсле.Яз быел матур килә бит,кешеләр көләч йөзле.
«Чык-чык» дип килә чыпчыкларТәрәзәм турысына.Каршылыйм таңны, сөялептәрәзә борысына.
Сыерчык килгәнен көтәм,күңелемне аңлар иде.Барыр да аның каршына,талпынып сайрар иде.
Сыерчык теленә салыпҗибәрсәм сагышымны,ул да бер моңланыр иде,ишетеп тавышымны.
Сәламен, бәлки, җибәрерҗырчы кош канатында…Сыерчык килгәнен көтәм,күңелемне аңлатырга.

«Күзләреңнән нурлар агылганда…»

Күзләреңнән нурлар агылганда,керфекләрең ничек талмый соң?Син карыйсың миңа, гел карыйсың,әйтер сүзең әллә бармы соң?Син карыйсың үзең, керфекләреңсерләреңне җыя, яшерә.Син яшермә инде, әйт, яшермә,сүз табалмыйм башлап дәшәргә.Көн дә йөргән юлларыңа чыгам,дәва эзлим йөрәк сызлауга.Син кызганма инде, һич кызганма,күз нурыңны сирпе узганда.Күзләреңдә, ахры, тылсым бардыр, –сине күрми бер көн түзалмыйм.Мин эзләмим сине, юк, эзләмим,эзләреңнән генә күз алмыйм.

«Күзләр белән күзләр очрашканда…»

Күзләр белән күзләр очрашканда,калам төсле упкын читендә.Сагына да төсле, чакыра да…Соңгы адымны ясау читен дә.Тиңсез сагыш кара тирәнлектәнякты өмет булып бөркелә.Әллә көтә, әллә икеләнә,кулын сузмый, куя иркемә,Ә мин һаман сихерләнгән сыманбасып торам упкын читендә.Күзне йомсам, бәлки, атлар идем,күрәләтә керү читен лә…

«Иртәрәк килмәдең…»

Иртәрәк килмәдең,и ләйсән яңгыры.Бөредә йомылганяфраклар арыды.
Саргаеп көттеләрүләннәр, уҗымнар.Сарылган тузаннытамчылар юсыннар.
И яңгыр, ю әлеберәүнең тәрәзен.Күтәреп карасынкүңеле пәрдәсен.
Тамчылар, тамчылар,белегез бер серне:мин – бердәнбереме,күпләрнең берсеме?
Нигә соң тәрәзәтоманлы, тузанлы…И ләйсән яңгыры,юдырып уз әле.

«Кайдан синдә бу кадәр…»

Кайдан синдә бу кадәрсөенеч, шатлык?Шатлыгың миңа күчә,үзеңнән артып.
Очраштык. Әйтер сүз юк.Үтәргә юл юк.Сиңа ни сөйли икәнтынычсыз тынлык?
Кара коңгырт күзләрнеңтөрлесен беләм.Яз сыман яктыларынберенче күрәм.
Үзем нигә елмаям,сәбәпсез көләм? –Нигә сөенүеңнеңсәбәбен беләм…

«Яңгыр ява…»

Яңгыр ява,     яңгыр ява,         гөрләп сулар ага.Җыелмаган бөртекләрем         кала инде,             яна.Урылганы,     егылганы,         сугылганы бергә…Нигә килү кирәк инде         чакырылмаган җиргә?Җыяр идем,     куяр идем         келәтләрне биккә.Йозак-келә табалмадым         йөрәккә һәм күккә.Яшьнәп, күкрәп калыйм диме         җәйнең соңгы ае?Күктәгеләр күкрәр инде,         җирдәгегә – авыр.Яңгыр ява, яңгыр ява…         Гөрләп сулар ага.Галәм суы сүндералмый,         яна йөрәк, яна.