Выбрать главу

«Табышмакның җаваплары кызык, –…»

Табышмакның җаваплары кызык, –я бик ерак, я бик якыннар.Син эзлисең мичтән пәрәмәчләр –алар йолдыз булып балкыйлар.
Йөрәгенә ут салучы балаКайда йөри?     Табу, һай, авыр.Ә ул синең каршыңда ук икән:кайнап торган сары самавыр.
Ак самавыр җырлый, гөрли генә,Дус-ишләрне җыя табынга.Тик йөрәге кеше кулы беләнутлы күмер салып кабына.
Янар йолдыз төннәр карасынаүз яктысын биреп яктыра.…Синең күзләр йолдызларга тиңме, –хыял илләренә чакыра.
Эзләгәнне бик якыннан тапсаң,табу сөенече ник сүрән?Ерактагы учак якты сыман,якын килсәң – инде ул сүнгән.
Табышмаклар дөньясына кереп,әллә инде үзем югалам.Минем өчен әле табылмагантабышмак син. Эзлим, уйланам.

«Яланаяк юлга чыгам…»

Яланаяк юлга чыгам,әле янам, әле туңам,һаман барам бер ялсыз.Әллә җәй бу, әллә кыш.
Берәү аңлый, берәү каргый,аяк тала, йөрәк армый.Һәр борылыш – сөенеч,әллә бәйрәм, әллә эш.
Бер югала, бер табыла,бер еракта, бер янымда, –кояш кына бата кич.…Әллә өн бу, әллә төш.

«Бозлы диңгез ятса арабызда…»

Бозлы диңгез ятса арабызда,эретер иде кайнар хисләрем.Карлы таулар булса, мәхәббәтнеңканатлары белән кичәрмен.Юллар, еллар безне аерсалар,йөрәкләргә алар киртәме?…Бер сукмактан йөреп очрашканда,туктап кул да бирми китәмен.Күзләреңнең сихри нуры сүнәр,караларын түгеп карама.Очып, йөзеп, атлап чыгалмаслыккеше язмышы бар арада.

«Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем…»

Буранлы кышларым, яшенле җәйләрем,Йокысыз таңнарым, кичләрем…Кайларда кышлады, кайларда җәйләдехыялда сакланган төсләрең?Ә хыял канатлы, ябуны яратмый.Кошларга киңлек бир, югалмый.Кундың да, очтың да, тотарга кыялмыйм,бәхетме, әллә син хыялмы?Ә бәхет түгәрәк,     килә ди тәгәрәп,туп итеп уйнарга, чөяргә…Очасың, төшәсең, туктама, тәгәрә.Кояшы артыннан җир калмый иярә.Кайсыннан алыйм да,     бирим соң кайсына, –берәүнең бәхете – берәүнең кайгысы.Кайгыны бүлешәм, шатлыкны өләшәм.Ә бәхет бүленми, ник аның яртысы?Торналар очалар,     торырга кушалар.Җыр белсәң, кошка бир, таратыр.Кешедән качырган,     эченә яшергәнсукыр ут саргайтыр.Чаткылар уйнасын,     йоклаган уянсын, –мин күккә йолдызлар чөям.Сүнсә дә, нур калсын.Көл түгел, җыр калсын, –     янам мин, сөям.

«Болытларны ярып, нидер үтте…»

Болытларны ярып, нидер үтте,әллә яшен, әллә аҗаган.Табылмаган, танылмаган уктай,йөрәгемә нидер кадалган.
Кузгата да, сызлата да сыман,җәрәхәт тә кебек, түгел дә.Көе табылмаган, язылмаган,җырланмаган җырдай күңелдә.
Сызлаган да булды, эзләгән дә.Ул чакларны инде оныттым.Эзләгәндә түгел, сизмәгәндә,юлларыма нигә юлыктың?
Сизелмәгән, әле бизелмәгән,өзелмәгән гөлләр кирәкме?Күз күрмәгән гөлнең энәседәй,нидер чәнчеп тора йөрәкне.

«Синең куллар белән минем куллар…»

Синең куллар белән минем куллар,синең юллар белән минем юллар,очрашса да, бергә үрелмәс.Саумы, диеп, кемнәр кул бирмәс.
Ә мин кулым бирәм, син сузганда.Ә мин өнсез булам, син узганда,йөрешләрең әллә тылсымлы.Очрашулар безнең бик соңмы?
Үзем кулым алам кулларыңнан,үзем күзем алмыйм юлларыңнан,булыр төсле берәр могҗиза.Көн артыннан шулай көн уза.
Ә мин сыныйм акыл белән хисне.Баскан җирдә карлар эрер төсле…Йөрәк каты тибә, тиз эремәс.Күзләреңә туры карасам да,эчләремдә утлар кайнаса да,кулым салкын булыр, сиздермәс.

«Чәчләреңне тарар идем…»

Чәчләреңне тарар идем,күзләреңә карап.Алар көзге көндәй соры,болыт сыман кара.
Беләм бит мин ул күзләрнеңиң бәхетле чагын.Тирбәндереп, сискәндерепкарарлармы тагын?
Кояш кебек кирәк миңаяздай якты йөзең.…Атналары бик тиз уза,бәйрәмнәре – озын.
полную версию книги