Выбрать главу
Отыламы, онытыламыязылмаган җырлар?…Иңнәремә салынмаган,кагылмаган куллар.
Серләреңне белер идем,күзләреңдә – томан.Алар бүген ерактагыкара урман сыман.

«Кашларың кыйгач» дигәннәр…»

«Кашларың кыйгач» дигәннәрчәчеңне үрмәсеннәр.«Башларың ялгыз» дигәннәряшеңне күрмәсеннәр.
Гөлләргә тиңләсеннәр,алларга тиңләсеннәр.Арага кергәннәре дәяраңны күрмәсеннәр.
Сагышлар йөздә чагылса,әйдә, бер сөйләсеннәр!«Сагына» дисә дисеннәр,«ялына» димәсеннәр.
1964

Йөрәк җыры3

Тиңләр өчен серле күзләреңә,күк йөзеннән йолдыз эзләдем.Гөлләр сибеп йөрдем эзләреңә,ятка калганыңны сизмәдем.
Ян син, йөрәк, ян син, ян көчлерәк,ялкыннарың бер чак сүрелер.Янган мәхәббәтем очкыннарыйолдыз булып күккә сибелер.
Караңгыда юллар эзләрсең дәйолдызларга карап табарсың.Сызылып кына йолдыз атылганда,өзелеп сөюемне аңларсың.
1965

Яңгыр килә

Яңгыр килә, яңгыр киләкара урман буеннан.Явар түгел, кояр яңгыр –күк болытлар куерган.
Яңгыр килә, яңгыр килә,юл өстендә – ком-тузан.Әйдә, бер яу, җәйге яңгыр,ком-тузаннан тын кысан.
Яңгыр килә, яңгыр килә,күк күкрәтеп, яшенләп.Узма, яңгыр, җил уйнатып,явар булсаң, яу чынлап.
1965

«Ымсындыңмы, күңел?..»

Ымсындыңмы, күңел?Актыккысы.Ахыргысы булсын. Соңгысы.Очып барган идең каршысына,Сынып килде Амур сөңгесе.
Сөюемне яклап яуга чыксам –каршы сөңгеләр юк,     буш кыны.Йөрәгеңдә калкан –     янган, саргансүнгән мәхәббәтләр юшкыны…

Еллар аркылы4

Еллар уза. Менә тагын бер елсаубуллашып узды үткәнгә.Ямансудыр карап калу,         елларгомер йомгагыңны сүткәндә.Ерагая бара йомгак очы,кечерәя бара йомгагың…Һаман киләчәккә омтылганга,гомер җебен үлчәп тормадым.Юк, ел түгел,без үзебез үттек,җырлар җырлап еллар аркылы.Чор – оркестр гүя,         кеше гомере –әйтерсең лә шуның бер кылы.Кыл тартылган саен, көй югары,алдан тия җиле, яңгыры.Кыл өзелсә, еллар чыңлап кала,кайтавазлар булып яңгырый.Җыр көчәя һаман, күтәрелә,алдан тия уты, ялкыны.Юк, ел түгел,         без үзебез үттек,юллар ярып еллар аркылы.
1965

Агым сулар5

Агым сулар ярсып ага,әллә яры тар микән?Сулар ага, йөрәк яна,сүреләсе бар микән?
Агым суда, агым судаагып китә балдагым.Агым сулар ташлап китәүз дип көткән ярларын.
Агым суга сал төшердем,тал бөгелә, кисмәдем.Хисләреңне җилкән итеп,бармы дәрья кичкәнең?
Аккан сулар кире кайтмас,иңләп-буйлап йөзәрмен.Син онытсаң, мин бәс булыпкерфегеңә төшәрмен.
1965

«Су буйларын буйлыйм…»

Су буйларын буйлыйм.     Ярга басып,рәсемнәр дә, җыр да язганнар.Гел яшәреп торган бизәкләрнетабалмаган әле рәссамнар.
Нинди серле минем зәңгәр күгем!Күк гөмбәзе, беләм, ачылган.Ләкин хыял очкан биеклеккәменәлмәгән әле лачыннар.
Үлчәп төштек девон тирәнлеген –океан-диңгезләргә тиң генә.Кеше күңеле – тиңсез тирән дәрья:беркем җитәлмәгән төбенә.
1966

Урсал тауда6

Ярларына кайтты елга,яшелләнде киң ялан.Урсал тауда – күксел томан,әллә шуңа моңланам.
Яшьнәп, яшеннәр көйдерсә,яңгырда калып чылан.Урсал тауда – кара урман,керсәм чыгалмам сыман.
Көзләр килде –     төсләр төрле,алтын бизәк – ай гынам!Урсал тауны сары сарган,әллә шуңа кайгырам?
Үтә айлар, көтә Зәйләр,суларында йөзалмыйм…Урсал тауга карлар яуган,барам инде, түзалмыйм…
1966

«Кар суы шаулап-гөрләп акты…»

Кар суы шаулап-гөрләп акты,кошларны уятты.Минем кайгы-хәсрәтем кайтты,җылатты, юатты.
Гөл керфекләрен түбән иде.Бар дөнья тын калды…Минем бәхетем-шатлыгым китте:ай күрде – көн алды.
Бәхеткә шулай килеп-китепйөрергә калдымы?Узгынчы узар. Кайсы туктар:шатлыкмы? Кайгымы?
вернуться

5

Р. Бикбулатов музыкасы.