Җирдәшләр
Кешеләрне дус һәм туган иткәнолы бер хис – күңел көзгесе.Авылдашың әйбәт кеше булса,мактанасың: – Минем дус кеше.
Газет-журналларны актарганда,эшләреңнән бераз арынгач,тукталасың таныш бер рәсемгә:– Герой, герой! Минем райондаш!
Турнир барса бөтен ил буенча,шунда гына була бар хәстәр:– Нәҗметдинов тагын «мат» чәпәде!Сынатмыйлар безнең кардәшләр!
Космонавтлар күктә. Тетрәп китәчиттә яшәп чәче бәсәргән.Сулган сыны турайгандай итә:– Минем ватандашым! Рәсәйдән!
Дус-туганлык хисе кешеләрнеңкүзен ачкан гомер-гомергә.Авыллар күп, илләр, калалар күп,ә Җир шары бары бер генә.
Шул мөкатдәс Җирнең бер баласы,сабыйларның бер анасы булып мин дәшәм:– Йолып калыйк Җирне ут-мәхшәрдән, әй кешеләр, без бит – җирдәшләр!
Ерак икәнен дә беләм7
(Җыр)
Таң атканда уйланам,Су акканда моңланам.Таң нурында син йөзәсең,утларыңда мин янам.
Биек тауга менимме,агым суга керимме?Дусларыма сөйлим микән,үзем генә белимме?
Таулар текә, су тирән,тирән булса да керәм.Ерак икәнеңне беләм,нигәдер якын күрәм.
Серләремне сиңа сөйлим
Серләремне сиңа сөйлим,Агыйделкәй, акмый тор.Айкама да, чайкама да,төпләреңдә саклый күр.
Агыйделкәй, һай агым су,тарая да киңәя.Серләремне тыңлады дасалып куйды тирәнгә.
…Төнбоеклар көнгә чыкканАгыйделнең төбеннән.Төнбоеклар ник боек дип,таллар суга иелгән.
Талларга сандугач куныпсайраган, таң атканда…Эч серләремне кошларданишеттем үз бакчамда.
Агыйделкәй, серләремнесиңа гына сөйләдем.Саесканнар авызыннанишетмәсен сөйгәнем.
«Балкыды да сүнде…»
Балкыды да сүнде, яшенме бу?Күкрәүләре һаман яңгырый.Күкрәгемә тамды, яшемме бу?Әллә инде ләйсән яңгыры?..
Су ерып, яз килә яланаяк,җил-җил итә яшел күлмәге.Тамчы-алка – минем сөйгәнемнеңяз-сылуга яшерен бүләге.
«Офык диңгезендә ал җилкәндәй…»
Офык диңгезендә ал җилкәндәйтаң беленә, гөлләр сизгәнме? –Мәк чәчәге таңны көтә иде.Нуры төшкәч, кинәт сискәнде.
Тибрәнде дә ачты канатларын:әйтелмәгән серләр калмасын.Сак кына ис, җилкәй, чак кына ис,коелмасын, йомылмасын.
«Бик бәхетле елмаюларыңны…»
Бик бәхетле елмаюларыңныәллә кояш үзе урлаган:Аның йөзен болыт каплап тора,син узганда безнең урамнан.
«Сине сагынып, төн узганын көтәм…»
Сине сагынып, төн узганын көтәм,нурлар бөркеп, назлап уятам.Балкып каршы алам көн дә иртән,мин – таң.
Кояш батса, төн үзенә ала,төн куенында нинди кара көч?Моңнар, серләр әсирендә калам,мин – кич.
Кышлар уза. Җәйнең урман-суыкочагына сине алалмас.Ташкыннарым белән үзем киләм,мин – яз.
«Тынгысыз башкайларымны…»
Тынгысыз башкайларымнысалыйм да күкрәгеңә,онтылып очыйм әле берхыялым күкләренә.
Арала авыр уйлардан,яман сүзләрдән якла.Алып кит әле син минесызылып таң аткан якка.
Утлымы, канлымы сызыктөн һәм көн арасында?Офыкны түгел, йөрәкнеяралап яна сыман.
Без аны кичәрбез бергә,ялгарбыз төнне көнгә…Алып кит әле син минеалсу таң аткан җиргә!
Асмалы күперләре8
(Җыр)
Урсал тауда тал үскән,тармагы Зәйгә төшкән.Кич җиттеме, су юлыннанбер сылу кайта эштән.Асмалы күперләре,тирбәлеп үтүләре.Тибрәнеп калды хисләрем,әй, читен китүләре.Тукталмый яннарыма.Карый Зәй ярларына.– Сөюләрең хак булса, – ди, –ник кайттың ялга гына?Билгесез фикерләре,җәйнең тиз үтүләре…Әйләндерде башларымныасмалы күперләре.Төнбоек ал кулымнан,тонык су салкыныннан.Зәй буенда ут кабындымәхәббәт ялкыныннан.Тирбәлә күперләре,бергәләп үтүләре.Утка-суга сала икәнмәхәббәт сихерләре…