Выбрать главу
1967

«Кипарислы Кырым. Кайнар ярлар…»

Кипарислы Кырым. Кайнар ярлар.Алтын нурлар, көмеш дулкыннар.Кара диңгез,     зәңгәр кочагындаюллар,     үткән еллар онтылган.
Кырым.     Ханнар,         канлы яулар кыры.Сөңге таулар, серле сарайлар.Яр өстендә кызыл гөлләр үсә,һәр ташында, баксаң, яра бар.
Ничә гасыр шул ярларга яуганук, сөңгеләр,     туплар, бомбалар.Шул елларга колак салган сыман,күксел таулар моңлы,     шомлылар.
Яулар тынган.     Диңгез ярларынаюллар ачык барча яклардан.Таулар сакта,     хәтта гөлләре дәэнәләрен кадый ятларга.
1967

Севастополь

Күбәү өчен берәү гомерен бирә.Берәү өчен үлә дистәләр.Дәвам иткән тарих битләренәданлы юллар тагын өстәлә.
Дан каласы,     синең итәгеңәтарих үзе килеп туктаган.Батырларның янган йөрәкләреялкыныннан юлга ут алган.
Гасыр үрләренә юнәлгәндә,җемелдәшә утлар, чакыра.Җыерчыклы тарих битләрендәбалкып кала яңа чаткылар.
1967

Дулкыннар

Тирбәтәсез зәңгәр бәллүләрдә,бик назлы да бит сез,     йомшак та.Сихерләнгән сыман, һай, бик күпләрташланалар сезнең кочакка.
Иркәлисез,     аннан ярсынасыз,ургыласыз кыя ташларга.Ыргытасыз барысын яр читенә,әллә хисләр тулып ташканга,бушанырга?
1967

«Таулар кичтем…»

Таулар кичтем, диңгезләргә төштем,тынмасмы дип йөрәк януы.Диңгез суы парга әйләнде дәак болытлар булып агылды.
Сулышларым,     болытларны куып,кайнар җилләр булып истеләр.Кайтсам,     күктә йөзә шул болытлар,явар өчен минем өстемә.
1967

Мәхәббәт фонтаны

Фонтан любви, фонтан живой,Принёс я в дар тебе две розы.
А. Пушкин
Бакчасарай. Шигъри томан ашабарыр юллар таулы, бормалы.Борылмалы тау сукмагы түгел,алып килде шагыйрь юллары.
Фонтан. Күккә ургылмыйлар сулар,көмеш тамчы саран тамчылый.Яңа тапкан мәхәббәтен җуйганир йөрәге булып, таш елый.
Хан йөрәген әсир иткән сылутоткынлыкта үлгән сагыштан…Фонтан. Яшь эчендә ике роза,берсен-берсе каян табышкан?
Шагыйрь салган ал һәм кызыл роза –мәхәббәткә һәйкәл, иреккә.Тәнне алып була,     җанны булмый,хәтта хан йөрәген биреп тә.
Сабагыннан сынган гөлләр сыман,җарияләр сулган сагыштан.Яшь эчендә – ике тере роза,гүя ике йөрәк кавышкан.
1967

«Бу диңгезгә төшеп…»

Бу диңгезгә төшеп югалмыйсың,суда көймәчеләр күзәтә.Кызыл буйны узу тыелганыняр буенда диктор кисәтә.
Буйлар, чикләр –     шикләнгәннәр өчен.Зәңгәр дөнья ята арырак:кисәтүсез, күзәтүсез киңлек,таулар гына үрелеп карыйлар.
Иңсез, буйсыз,     тыелгысыз диңгез…Куеныма дулкын сарыла.Кеше, куркып чиксез иркенлектән,кире кайта шаулы ярына.
1967

Ак калалар

Траншеялар,     ташлар өеме –узганмыни яулар!Таш калалар сала кыюлар,актарыла таулар.
Ак калалар сала кешеләр,ай катында утлар.Акчарлаклар оча диярсең –ак чардаклы йортлар.
Кәрван шәһәр     Кама ярында,колачлары зурдан.Яшь калага яулык болгыйларак кораблар судан.
Ак калалар сала кыюлар,як-яклары – урман.Таш каланы бизи кешеләр,урам – каен бульвар.
Ага Кама,     атлый төзелеш,адымнары күркәм.Ак каеннар әнә, тезелеп,суга бара иртән.
1967

Кич

Искелекләр монда юктыр сыман,«Кристалл» рестораны өр-яңа.Кайсы эштән кайткан, кайсы ялда,кайсы кәефләнеп болгана.
Сөлек кебек егет безнең яндабер кабынып алды, бер сүнеп.Үз хатыны аны ташлап киткән.Тыңладык без, авыр көрсенеп.
Ни әйтик соң? Бер дә рәнҗетмәгән.Эчкәләгән бераз. Тартмаган.Ә хатыны, яшь баласын алып,хушлашмый да киткән. Кайтмаган.
Буйдак кичләр хәзер ресторанда…Бер уйласаң исең китәрлек:нинди хатын сөлек кебек ирнеташлап китә, бала күтәреп?
Ни җитмәгән: йорты, машинасы –күп төшергән егет айлыкны…Акча белән тутырып була микәнҗанны суырып алган сазлыкны?