Айдар Хәлим язганча, шагыйрәнең шәхсән мәхәббәте шәхси мәхәббәттән чагыштырыла алмас дәрәҗәдә өстен. Аның бөек мәхәббәте һәрчакта да бөек газап, бөек нәфрәт белән тәңгәл килә. Ул – яктыда караңгылыкны, караңгыда яктылыкны онытмый торган камил шәхес…
Саҗидә Сөләйманова иҗатына без кат-кат әйләнеп кайтканбыз икән, димәк, ул аңа лаек шәхес.
Шагыйрәнең әдәбият мәйданындагы исемен мәңгеләштерү юнәлешендә дә шактый эшләр эшләнде инде. Казанда, Башкортстан Республикасының Тәтешле, Яңавыл район үзәкләрендәге урамнарның берсе аның исемен йөртә, Әлмәттә исә шагыйрә исемендәге урамга һәйкәл дә куелган. Әлбәттә, әдәби мирасыбызны, әдәбиятыбызны саклау-үстерүгә дәүләткүләм игътибар сорала. Әлмәт шәһәре, «Татнефть» компаниясе бу юнәлештә үрнәк күрсәтә. Алар тырышлыгы белән шигърияттә үз урынын тапкан язучыларыбыз өчен 2006 елдан Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия һәм яшь иҗатчыларга стипендия бирелә башлады.
Шагыйрә әҗәл белән тарткалашкан елларда да иҗат итүдән туктамый. Тормышка мәдхия җырлый торган шигырьләр белән беррәттән «Гөлбадран» повестен яза. Берсеннән-берсе матуррак китаплар чыгару, аларның һәркайсын рус теленә тәрҗемә итү турында хыяллана. Ләкин аңа нәшриятта яткан соңгы кулъязмасының китап булып чыгу бәхетен татырга туры килми. «Сабыр канатлары» аның вафатыннан соң дөнья күрә. Шагыйрә үзе бакыйлыкка күчсә дә, иҗаты яши. Саҗидә Сөләйманова иҗаты – халкыбызның рухи мирасы гына түгел, аның горурлыгы да…
«Ни белән үлчәнә үткән гомер…»
Ни белән үлчәнә үткән гомер?Йөргән юллар белән,уй чаткысы булып йөзгә төшкәнюл-юл сырлар белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?Менгән үрләр белән,үзән-үрләрендә йөргәнеңдәбелгән серләр белән.
Ни белән үлчәнә үткән гомер?Калган эзләр белән,кеше күңеленә орлык итепсалган сүзләр белән.
Һәм өметләр белән!Йә табылган, йә тапталып калган…Гомерең алда – үлчәүләргә сыймас хыялларың барда.
Дөньяга килде бер кеше.Артты бер гомер.Зур тормыш аңа үзеннәнбер урын бирер.
Дөньяга туды яшь баламең газап аша.Газаплар бетсен, син, бала,кайгысыз яшә.
Салкында сине төрергәюрган сырганнар.Тәпи баскач та йөрергәюллар сузганнар.
Бәхетең артырмы, күренсәюлның азагы?Газаплар булсын –яңаны эзләү газабы.
1957
Юл йөрүме, тузан кунмаса,каршы җилләр битең кисмәсә?Кайнарлыгын көннең тоймасаң,татлылыгын суның сизмәсәң.
Йөзүмени, киңлек кичкәндә,беләкләрең арып-талмаса?Аргы якны кочып шатлыктан,яшь үләнгә башың салмасаң.
Күз яшеңнең саф һәм ачысыйөрәгеңне уеп төшмәсә,сөюмени, бәхет каршына,канатланып, күңелең очмаса?
1958
Апрель җиле ярсына,сулар боздан арчыла.Яз җилләре килеп какса,тәрәзәләр ачыла.
Тәрәзә юа кызый –кояш уйный битендә.Күзен сирпеп бер караса,үтүләре читен лә.
Тәрәзәсе ялт иткән –кыз күңледәй саф икән.Яз кояшы нурын сипкән,таң җиле үбеп киткән.
1958
Колачлап иңләдемАгыйдел суларын.Әллә син килмәдең,әллә мин соңладым…
Дулкыннар кагаларбер ярдан бер ярга.Безнең дә араларохшаган шуларга.
Юлларда җилләрдәнҗырларың ишеттем.Әллә мин ашыктым,әллә син кичектең…
1959
Ике авыл уртасындаелга ага талгынга.Ярдан ярга басма салдың,килер өчен яныма.
Су буенда шәфәкъ алыялганды таң алына.Безне күрде алсу таң даярда бөдрә тал гына.
Җәйләр үтте, көзләр җитте –Басмабыз агып китте.Басмалардан чыккач, юлыңкайларга алып китте?
Мин дә үттем күперләрнеңчуенын, тимерләрен;нигәдер, инеш басмасынюксынды күңелләрем.
1959
Туган җирем дә түгел,үскән җирем да түгел,Әлмәт, Әлмәт, ник синеякын итте бу күңел?
Кулга көрәк алдык без,җил, кояшта яндык без. –Әлмәт дигән шәһәргәбашлап нигез салдык без.