Выбрать главу
Хезмәт белән зур даны,ерак балкый утлары.Бергә булды шатлыгы,кайгылы минутлары.
Шулай үсте таш кала.Шунда туды баш бала.Аның тәүге адымы,Әлмәт, синнән башлана.Тәпи баскан туфрагыҗанга якын, яшь кала!
1959

Ач, шигърият, серләреңне

Үз энҗемне эзлим һаман,көн туса, йөрим йөдәп…Ач, шигърият, серләреңне,тылсымлы сүзләр өйрәт.
Гөл серләрен тыңлар идем,чәчәк атса бер гөлем.Таңда торып, сандугачтанөйрәнимме җыр телен?
Боз пәрдәсен умырзаяничек ача? – Күрсәйдең.Энҗе гөлдән мәңге шиңмәстакыялар үрсәйдең.
Тау чишмәсе таш эретә,әллә суы кайнармы –шуның серен сорыйм әлесездән, Урал таулары!
Кем уйламый бер очарга,йолдызларга юл төбәп?Уйларымны җырга салам –яшендәй сүзләр кирәк.
Ташка тисә, таш эресен,һич сүрелмәсен йөрәк!Ач, шигърият, серләреңне,тылсымлы сүзләр өйрәт!
1960

Кыр казлары

– Кыйгак-кыйгак, – казлар очаерак-ерак илләр аша,канатларын кагып-кагып,болытларда юллар ярып.
Кыр казлары, кыр казлары,матур туган ил язлары!Күктә уйнап, җырлар җырлапкайтасыз сез:– Кыйгак-кыйгак!
Очуыгыз бигрәк күркәм,авыл өсте чыңлап тора.Җырыгызны яше-картыюлга чыгып тыңлап тора.
Илләр гизеп, мин дә шулайисәр идем язгы моңдай –бик йомшак шул канат кынам,оча алмыйм, тик талпынам.
Уйларымны белгән сыманкаңгылдашып, баш очымнанказлар очты:– Кыйгак-кыйгак!Идел өсте калды чыңлап:
– Зәңгәр күктә тумадык без,бәбкә чакта җирдә тордык.Бик яшь иде канатыбыз,оча-оча чыныктырдык.
Кичтек без киң диңгезләрне,күрер өчен бу язларны!Мине уйга салып киттекыр казлары, кыр казлары…
1960

Чишмә

Илһам Шакировка

Үтелмәгән нинди юллары бар, –ургый-ургый чишмә ага…Сагынып, сусап көткән ал иреннәреракларда, ерак ярда.
Ачылмаган нинди серләре бар, –чылтыр-чылтыр чишмә ага…Тау астыннан асылташлар җыйган, –һәр ташыннан көмеш тама.
Җырланмаган нинди җырлары бар, –уелып-уелып, чишмә ага…Бөгелеп кенә, сыгылып, таллар тала,су бир,      сулыгып йөрәк яна!
Ургый да гына ургый,      җырлый-җырлый           чишмә ага.
1960

Эзләреңне саклый һәр буразна

Әткәй истәлегенә

Урман буе яшел аланлыктагөлләр үскән инде кай ара.Күптәнме соң кулларымнан тотыпөйрәтүең печән чабарга.
– Өздереп чап, чалгың уйнап торсын,такыр калсын покос арасы, –Алдан киттең чыклы болын буйлап,яшел сукмак салып барасың.
Очкынлатып чалгы янагандахәтерләдең яшьлек елларын:Кылыч белән ерып үткәнсез сезпокосларга кайту юлларын.
Сүз озайтмый идең үз хакыңда,әллә вакытың бик аз булдымы;Кара рамда рәсмең төшкән хәбәрсөйләп бирде тормыш юлыңны.
Яшен кебек сукты һәрбер сүзе,хәтеремдә мәңге калсын дип:Элек батрак булган,      аннан – эшче.Егермебишмеңче.           Большевик.
Сәнәкчеләр сине кыйнаганнар…Үләр, диеп, дошман көтмәсен! –Канлы күлмәгеңне байрак итеп,колхоз кырларына киткәнсең.
Ак каеннар, әнә, хәйран калып,шуны сөйли булыр җилләргә.Эзләреңне саклый һәр буразна,кырны иңләп, бодай тирбәлә…
1960

Хатлар язам

Хатлар язам сиңа,      сөям, сагынам!Мондый сүзләр ләкин хатта юк.Салкынайта мәллә хат битләренкөзге җилләр, саксыз актарып.
Кайнар сүзләр юкка үпкәләмә,укы, иркәм, шуны искәреп:Сүзләрдән мин бары юллар тездем,юл арасы тулы – хисләрем.
1960

Гел синең белән

Урамнар буш калган,йолдызлар сүнгән,ә яңгыр кыеккаалкалар элгән.Ялгызым мин бүгенуйларым белән.Урамның иң аулакюлларын беләм.     Җил төннең күренмәс     кылларын чиртә,     үзендә күпме көй,     күпме сер йөртә!     Төшенеп серенә,     тыңлыйсы килә,     кушылып, тын гына     җырлыйсы килә.Омтылса күңелемҗыр булган җиргә,бу мине онытты,ташлады, димә.Кайчакта күңелсездавылсыз, җилсез;ә җилләр, давылларбик шыксыз синсез.     Син китсәң еракка,     моңнарым арта.     Өйләрдә ямансу,     кырларга тарта.     Ялгызым мин бүген     күңелем белән.     Ә күңел син юкта     гел синең белән.