Газизә апа белән бәләкәй абыйИгезәкләр төсле гел бергәләр.Артларыннан калмый,Мин дә шунда үстем.
Безнең әткәй – егермебишмеңче,Артель төзеп йөрде.Балдыз һәм кайнишләр җизнәләренАта сыман күрде.
Бердәм гаилә яңа йорт тергезде.Йортның нигезенәӘткәй – чүкеч, әнкәй урак салдыДуслык билгесенә.
Ике яклы йортка – уртак түбә.Бәрәкәт – берлектә.Хәл җитмәде бераз кече якка,Түшәмгә, өрлеккә.
Ансын атадылар бәләкабыйга,Әйдә, җае чыгар.Солдатка чаклы да МиңнулланыңБиш-алты елы бар.
Аннан ликбез, курслар да туйлар…Барын кара, өлгерт.Бергә сирәк җыела торган булдыИке кыз, биш егет.
Җыелганда, әткәй башлап җырлый:«Һаваларда – йолдыз…»Һаваларга җырны күтәрүче –Газизәкәй балдыз.
Өйдәгеләр бердәм кушылалар:«Шаулый кара урман…»Иң ахырдан һәр чактагы сыманЯңгырый «Кузгал, уян…»
Авыл сәхнәсендә ул чагында –Әткәй, әнкәй, балдыз.Кайнишләр дә шунда. Нәнәй беләнБез икәү гел ялгыз.
Нәнәй көйләп калын китап укыйӨйдә кеше юкта.Ара-тирә сүз дә кушып куя:– Йокла, балам, йокла.
Һавада бер йолдыз күзен кыса,Мин йокыга талам.Әнкәй, кайтып, урам тәрәзәдәнАк пәрдәне ала.
Төшенәмен кинәт йолдызның никМиңа күз кысканын.Торып, киез итек элдерәм дәЧабам аргы очка мин.
Урам буйлап агыла моңлы тавыш:– Һаваларда – йолдыз…Сылу җырчы миңа күптән таныш –Газизәкәй балдыз.
Клуб шыгрым. Мине кемдер алыпБирә алгы рәткә.Ә сәхнәдә – кызылармеецларҺәм комиссар әткәй.
Ак яулыклы сестра – әнкәй керә,Кемдер авыр хәлдә.Ә мин әйтеп салам: «Башыңда битЯулык түгел, пәрдә!»
Атышлардан сәхнә җырга күчә:«Шаулый кара урман…»Алкышлардан соң да бетми кичә,Яңгырый «Кузгал, уян…»
Егет, кызлар безне озата бара,«Абзыкай да җизни…»Комиссарның күкрәгендә мин шул,Йоклыйм берни сизми.
Мин уяндым көчле бер шартлаудан,Бар да тора катып.Башым һаман әткәй кулбашында,Мич кирпече ватык.
Җил сызгыра. Агарынган нәнәйВатык тәрәзәгәКаплана да бер ишарә ясый:«Пәрдә юк бит, пәрдә…»
Җинаятьче тотылмады. СоңракӘйткән, имеш, үзе:«Туры аталмадым, күкрәгендәЙоклый иде кызы.
Җир – куласа, бер әйләнеп басар…»Ачу йөрткән дошман,Афәт булса – агу чәчкән елан,Иген уңса – куштан.
Әткәй. Кайда кирәк эшче кулы,Шунда булды аның урыны.Таянычы гына түгел иде, –Намусы да кардәш-ыруның.
Бер колхоздан икенчегә күчте,Күтәрделәр аннан үзәккә.Кайда өзек, аны ялгый белә,Артык бөгелгәнне – төзәтә.
Җимеш-куак язын утыртабыз,Кузгалабыз, алмый җимешен, –«Коммунистның булмый шәхси милке,Булмый аның шәхси тормышы».
Килгән җирдә торыр куыш була,Кисмәсәк тә өйгә буралык…Кая гына китмик, без, балалар,Җәен Урадыда уралдык.
Уелып-бөгелеп көтә Бүә буе.Каенлыкта – кичке уеннар…Җырлы урамнарның төнге моңыКүңелемә тирән уелган.
«Төн буена нинди йөрү…» – НәнәйСукрангалап ача ишекне.Әллә егетләрнең өй турыннанҖырлап узуларын ишетте:
«Минем сүнмәс мәхәббәтем булыр,Һаваларда янса бер йолдыз…Газизәкәй балдыз, елама,Калдырмам ялгыз».
Ә егетләр бер көн армиягәКитеп барды шулай җырлашып:«Сәфәр ерак, сызламасын йөрәк,Озатмагыз безне елашып».
Чик буена китте Миңнулла да,Хат язды өзлексез.Ә кече өй аны көтеп калдыТүшәмсез, өрлексез.
Нигез булса, өе бер очланыр,Өч ел үтәр-китәр.Миңнулладан көн дә хәбәр алып,Кояш кайта иртән.
Иртән кайта, кичен тагын бата,Эңгер-меңгер ята.Шикләнгәндәй, нәнәй карап тораТөн куерган якка.
Шул якларның шомлы җилләренмеАна күңеле сизгән?Көн башлана торган җирләремнеКүпсенәләр бездән.
Зәңгәр һава кинәт сорыланды,Шул кояш, шул таңмы?Таңдай якты, алсу иде дөнья, –Көн һәм төн буталды.
Әткәй!Кемнәр сиңа салды шулай«Дошман» дигән тамга?Күкрәгеңә төбәп аткан төн ул –«Дошман» минем аңда.
Ә син таң нурлары белән бергәҖылың бирдең җиргә…Әйләнәме дөнья куласасы, –Афәт килә илгә.
Күкрәкләрне куеп атлар чактаДошман тупларына,Ялгыш язмыш ялгыз алып киттеСебер сукмагыннан.