Выбрать главу
1961

«Караңгылар алай кара түгел…»

Караңгылар алай кара түгел, –Айлар батса, Чулпан калкасы.Күк йөзендә бермәл пәйда буласызылып кына төшкән Ай кашы.
Йөзкәенә зәңгәр пәрдә япкан.Ачылмаган әле керфекләр.Ай кашына шунда гашыйк булды,таңга калып янды офыклар.
Офыклардан әллә көнләшепме,уятырга килде Кояшы.Күк йөзеннән нурлар булып тамдысызылып кына төшкән Ай кашы.
1961

Үкенмим

Тау артында зәңгәр болытбер килеп явар төсле.Тауга менсәм, бу күңелемюаныч табар төсле.
Тау башлары, ай-һай, биек,тау буе – карамалык.Нигә, дустым, үзең менгәчәйләнеп карамадың?
Тау башында түгәрәк күл,йөрмәдек түгәрәкләп…Үкенмимен, сиңа караптау кичтем, шуңа рәхмәт.
1961

Август

Август ае.      Җәйнең кайнар көннәре.Олы юлда – машиналар гөрләве.Асфальт юллар кызган чуерташ сыман,шул юлларда йөрүләрем аз сыман.
Йөкләр, йөкләр –           икмәк килә басудан.Машиналар чабыш аттай ярсыган.Җәяү юлчы, бер читкәрәк бас юлдан –бу чабышта йөгәнсез көч бар сыман.
– Алтын йөккә тиң юлдашмы бу юлдаш? –дип әйтәме юлга яткан чуерташ.Җәяүлене ташлау сезгә хас түгел,шофёр күңеле, беләм, чуерташ түгел.
Читтә торып чабыш карау кызык та,күңеллерәк үзең бару узышка!Әйдә, шофёр, булмас бушка йөртүең –минем дә бар бу йөктә үз бөртегем.
1961

Гел синең белән

Урамнар буш калган,йолдызлар сүнгән,ә яңгыр кыеккаалкалар элгән.Ялгызым мин бүгенуйларым белән.Урамның иң аулакюлларын беләм.     Җил төннең күренмәс     кылларын чиртә,     үзендә күпме көй,     күпме сер йөртә!     Төшенеп серенә,     тыңлыйсы килә;     кушылып, тын гына     җырлыйсы килә.Омтылса күңелемҗыр булган җиргә,бу мине онытты,ташлады, димә.Кайчакта күңелсездавылсыз, җилсез;ә җилләр, давылларбик шыксыз синсез.     Син китсәң еракка,     Моңнарым арта.     Өйләрдә ямансу, кырларга тарта.     Ялгызым мин бүген     Күңелем белән.     Ә күңел син юкта     Гел синең белән.
1961

Кечкенә йорт бар тайгада

Бер йорт бар ерак Себердә –бүрәнәсе ак нараттан.Башын бераз аска иеп,гүя тирән уйга баткан.
Туктала да карый шуңа,юлы төшеп, узган-барган.Иске үзе, ә шулай дагорур мәрмәр сарайлардан.
Нәфрәт атып таш тәхеткә,декабристлар салган аны:«Тимер богау зыңлавынабер уяныр сөрген ягы…»
Лачын туа очар өчен,богаулатмас канатларын.Баш игәннәр батырларгакыргый Себер наратлары.
1962

Шофёр

Кышкы юл озын,кышкы көн кыска,ерак үтәсе аралар.Төн куенына тонык нур коя,алга юл капшый фаралар.Мотор гүләвен җил ала,җил уңаена кар ага.
Ә җил бер уңай,бер каршы өрә.Тирә-як диңгездәй чиксез.Дулкындай кага,юлны кар яба.Буранлы төндәкем шиксез?Әйдә, тик буран дуласын,тик мотор гына тынмасын.
Чигенер төннәр,басылыр җилләр,онытылыр, бетәр арулар.Көтәдер дуслар:еракта утлар –яктысын өстәр фаралар.Юлларың булсын, һәй, чиксез,максатың булсын шиксез.
1962

Бүген монда сәер бер тынлык

Чапкан печән инде җыелган,кызлар киткән урман буеннан.Бар да тынган. Шаян җилләр дәкибәннәргә килеп сыенган.
Бүген монда сәер бер тынлык –кичен черки куган төтен юк.Ике таган калган тырпаеп,учак тирәсендә беркем юк.
Ә кибәннәр, гүя, үрелепколак сала ерак гармунга.– Тальян гармун, китмә, кал монда,иртә-кичләр моңга бай монда.Күләгә бар кибән төбендә,суынмаган учак көле дә.
Тып-тын калып тыңлый болыннар:ерагайган гармун көендәсызылып китә чалгы чыңлавы,сузып кына кызлар җырлавы,чагыла ярсып учак дөрләве,Туган якның айлы төннәре…
1962

Сынау

Сынау бара кичке техникумда.Ямьле җәйнең эссе бер көне.Фикерләрдән әллә бүлмә кысан,әллә һава шулай бөркүме?