Яшь баласын күкрәгенә кыскан.«Куна килдем, Катя, кума», – ди.Кышкы төндә килгән кунагына,әллә нишләп, Катя куанды.
Бригадада алар ике полюс, –берсе шайтан, берсе фәрештә.«Анаң итәгеннән ник төштең?» – дипәрләп торды Катя һәр эштә.
Гөлйөзем… И, бигрәк нурсыз йөзең,кара төндә нишләп берүзең?Сорашмады кызлар. Аңладылар.Эндәшмәде берни Гөлйөзем.
Катя Гөлйөземнең кызын алды,үпте, сөйде, тегесе уянды.Башка берни кирәкмәстәй булып,кызлар бала белән юанды.
Елмаю да көлү. Сөенечкәкилгәнмени төнлә Гөлйөзем.Бала елмайганга куанса дауйлый ана, уйлый төрлесен.
Гөлйөзем… Ул наян, көләч иде.Кызыктырды юллар, сәфәрләр.Институтлар, җем-җем утлар беләнчакырып торды ерак шәһәрләр.
Ачык иде ВУЗлар. Гөлйөземнеңкилде күкрәп чәчәк атасы.Көндез истә, төнлә төшләрендә –сәхнә даны белән саташты.
Оясыннан очкан кош баласыдөнья кыясына бәрелде.Онытылмаслык итеп иснәлмәгәнкыр юлының сары әреме! –
Чокыр казу, цех себерү… Эшнеңзыян итмәс белү төрлесен!Сиздермәде яшьтәш кызларына,шаян хатлар язды Гөлйөзем.
Аңа, имеш, сварщик егет гашыйк,кулы эшли, күзе ут чәчә.Язмышыңнан узмыш юктыр, ахры,гармунчы да үзе, җитмәсә.
Кыз Ирекне бик ярата иде,исеме Ирек иде егетнең.Ирек кызның күңелен әсир итте,кыз Ирекне үзенә ир итте.
Кыз ирекне бик ярата иде,чикләр куелды соң кай ара?Берең күбрәк ирек алыйм дисәң,икенчеңнең ирке тарая.
Янып сөю – ахры, әрнеп көю,Үзең теләп алдың, их, йөрәк!Сөю үзе – ахры, иркең җую,ә сөюсез ирек ник кирәк?
Әллә нишләп шулай чибәр кызларя бәхетле, я бик бәхетсез.Күпләр баш игәндә – королева.Хаким булыйм дисә – тәхетсез.
Бер карасаң, йөрәгенең колы,йөгән өзгән хисләр корбаны.Ирек, ирек, читләр чикләренәкагылмыйча үтәр юл бармы?Төшенкегә – төш кадерле, диләр,өндәгене бераз оныту.Була торгандыр ул һәр кешенеңтормышында шундый минуты.
Кайчагында шул хәлиткеч минуткиләчәккә хөкем чыгара:я бәйләнчек төштә онытылырга,я аяусыз өннән чыгарга.
– Үз иркеңә хуҗа булыйм дисәң,кулың һөнәр белсен, Гөлйөзем!Бригадага алып, Катеринабагышлады аңа бер көзен.
Эx, Катяда булса икән, Гөлкәй,синең зиһен, синең яшьлегең!Гөлкәй бүген гөлдәй сыгылып төшкән,күкрәгенә кысып бәбчеген.
Ирек белән әллә иркәлекнебутыйсыңмы, иркәм, Гөлйөзем?Үз хаҗәтең, үз гадәтең беләнбүтәннәрне бер дә күрмимсең?
Кичке факультетта укый Мәрьям,техникумга керде Марьяна.Даша, Гайшә яңа тормыш кора,Гөлйөземгә ачкан фал яна.
Ак куллары белән уратып татаң чыклары белән чылатып,азмы тезде кызлар тау ташларын!Ә Катяның менә ялгыз башы,бер бүлмәгә җитми чираты.
Хокук, бурыч, хаклык – кайда чиге?Кайчан һөҗүмгә күч, кайда түз? –Киңәш кора кызлар. Тормыш дигәнсынау белән алар – йөзгә-йөз.
Укытучы, кызлар синнән көтә,җавабыңны әйтче бер өзеп.Ирекне бит үзебез яулап алдык,байракларда безнең – тигезлек.
Утлар кичеп, байрак алдан барган,көрәш – җиңү яки һәлакәт.Кызыл комач төсе уңмасынгабайракчылар алган җәрәхәт.
Барган чакта арган чак та була.Буран күмә, кеше юл саба.Йолдыз булып күпләр атылмый да,йолдызларга карап, юл таба.
Юлыбызга шәүлә төшергәндәдөньябызның ыбыр-чыбыры –я, кем өзә – канда, җанда калган,кайчакта чын, ә күп чакта ялган,үз-үзебезгә салган чылбырны!
Чылбырны бит ясаучы да – чүкеч,ватучы да – көрәш кызганда.Ватып түгел ләкин, төзеп, бизәп,эшче куллар шөһрәт казанган.
Таулар ташы – йолдызга юл башы.Ил тарихы узган юллардагөлләр шиңмәс, нурлар сүнмәсенгә,сезнең ялкын кирәк, туганнар.
8
Ташлар – ташка, өйләр күккә аша.Төзик әле, бизик җир йөзен!Осталары кемнәр дип сорасаң,Мөнирә дә Катя, Гөлйөзем.
Ташлар – ташка. Ташкын сулар таша,алып китәр инде язларны.Рәшитне дә дәшеп, чакырып алдыимтиханлы, вузлы Казаны.
Китүчеләр кирәк көтәр өчен.Җавап табар өчен – сораулар.Яз ахыры – имтиханнар чоры.Сабырлыклар сорый сынаулар.
Таңнар алсу. Кызлар күңеле ярсу.Язлар узган диеп үкенмә! –Кара керфекләрең сирпелдереп,бер карачы, кара бу көнгә!