Башын тотып, егет уйга чумган:тарих куйган җитди сораулар.Берәүләргә шактый җиңел сымантәүлек буе җирне бораулау.
Кемнәр борау, кемнәр сорау беләнэзли, таба, тагын эзләнә.Сынау бара. Кеше үз гомеренсалып үлчи тарих-бизмәнгә.
Җавап бирә Гайсин. Йөзе йончу.Йокламаган төнге йокысын.Кем юраган аңа, чәч агарткач,сабый кебек сабак укыйсын!
Идел буендагы канлы сугыш…Белми икән моны кем генә.«Фактларга тарих шундый бай ул,сөйләр өчен булсын тел генә», –дия иде безнең бер студент.Тел тегермән түгел Гайсинда.Йөрәгеннән гүя суырып аласүзләренең бүген барсын да.
Идел буендагы канлы сугыш…Тезми Гайсин дата, саннарны.Бармаклары курок тоткан килеш,ә уң күзе дошманына төбәлеп калганынбүген күрдем.
Ә мин сынау алам. Тормыш,хаклык монда бармы соң?Егерме ел элек егет үткәнбу сынауның утлы, канлысын.
Вуз ишеген миңа ачып биргән,Берлиннарның ватып капкасын.Кайгысыннан кара янып-көеп,җире көткән. Белгән кайтасын.
Көтеп алган ятим, ишле гаилә,ачык яраларын ямарга.Вакыт яңа тигән, өзелеп калганфән җепләрен җыеп ялгарга.
Кылган эше аны алып чыгарсынау түгел, сират күпердән!Сөйли Гайсин. Үткән-күргәннәрнетарих битләренә күчергән.
Кылыч чыңы сугыш уены сыманишетелә безнең елларда.Ә бит туры килде бензин салганшешә тотып яуга чыгарга.
Дошман утларыннан шешә шартлый,ялкын ала солдат гәүдәсен…Чыра кебек чыртлап янып бетсәң –шундамыни яшәү мәгънәсе?
Ярсып-ярсып, солдат алга ыргый,ядрә эри шушы ялкыннан!Идел кайнап тора. Җирдә корым калаулап сүнгән дошман танкыннан.
Бәхетне шул тәлинкәгә салыпкитермиләр бәйрәм кичендә.Утлы сынау булды иле беләнбер үк утта янган кешегә.
Ә мин сынау алам. Гаеп итмә,окопларда бергә ятмадым.«Без җиңәрбез!» – Моның ни хакынаүтәлгәнен соңрак аңладым.
Купшы сүзләр… Күптән күңелем кайтты.Укытучы өчен эш – яну.Бәхәсләргә, көрәшләргә аттыбөек эшкә чиксез ышану.
Тик янмаска коры чыра булып,эремәскә матур вәгазьдә!Гади солдат! Синең вөҗдан ашачыныгу алам кызган бәхәстә.
Сынау бара. Төрле караш беләнбезгә бага бүген бар дөнья.Синең вөҗдан, минем вөҗдан эшесынау үтә кешелек алдында.
Диңгез ярында
Таң нурлары төшә,вак дулкыннар җемелдәшә…Диңгез, синсезничек яшәгәнмен бүгенгәчә.Рәхәтдулкыннарда чалкан ятып күк гизүе.Йөрәкнең дә булаялга талган бер мизгеле.Нинди матур дөнья,нинди тыныч җир-күгендә!Кояш бата. Ай нурлары –кызлар керфегендә.Күкне җирдән аерып,кинәт кара болыт ятты.Дулкын ярдан купты,болытларга ташлар атты.Төне буедиңгез шавы изде төш аралаш.Мин уяндым, тәрәз ачыптәүге нур карагач.Юеш комнан, авыр атлап,ике солдат бара.Арган дулкынсолдат итегенә башын сала.
«Бер исә җил, бер тына…»
Бер исә җил, бер тына,күк йөзе болыт кына.Болытлар кичәр идемискән җил булып кына.Җил исә дә гел исә,агыла болытлары,тагыла болытлары…Үтәргә иде ары.Болытлар алып килсәмкүгеңә синең, иркәм,япма тәрәзәң иртән,болытлар белән килсәм.Яшенле яңгыр кирәк –таралсын кара болыт.Кавышсын ике йөрәк,яшенле чаткы булып.
Карасаң тәрәз ачып,җил-яшен тынгач кына, –табарсың яшен ташынсуынгач, сулгач кына.
Поезд бара
Поезд бара,поезд бара.Кара диңгезкала, кала…
Омтылгандайхушлашырга,дулкыннарыярга кага.
Поезд бара,таулар яра.Кыя ташларкыелып кала.
Алда дала,янда дала.Көнбагышларкөнгә бага.
Күмер тауларкинәт калка.Тау-тау байлыкилдә арта.Поезд илтәкемне кая –кемдер бара,кемдер кайта.
Көн дә, төн дәтормыш бара,әй, юлаучы,йоклап калма!Юллар чаба,сулар ага,якынаяерак ара.