Ике якта –миләш, балан.Хушыгыз, хуш,пальма, банан!Башка диңгездулкынлана:бодайларбаш иеп кала.
Манаралареракларданүрелеп карапкаршы ала.Тәгәрмәчләрҗырлап бара:бәхетне кемкайдан таба.
Кыш үтмәгән әле
Кыш үтмәгән әле,йомшак җилләряз хисләрен инде уята.Алтын көзге белән ирештерә,кояш көлеп карап куя да.
Тау түбәсе нейлон тунын салган,бер елмаеп кояш назлауга.Кырлар исә яшел уҗымнарынябып саклый – әле яз алда.
Елга ага
Ярларына тулып, елга ага,яулыгымны салдым юарга.Яшь киленнәр төшә кер чайкарга,таң атканда, кызлар су ала.Саф гәрәбә кебек су ага.
Каплар булса юлын карлы бозлар,ярсына да елга, болгана.Кар сулары белән җыен чүп-чарагып төшә язын елгага.Җир яшәрә – елга болгана.
Тормыш!Син дә Идел-елга кебек,ярлар тулса, ярып яңасын,бозлар туңса, ватып, кайнап, ярсыпагасың да һаман агасың,агым көчен кайдан аласың?
Бу дөньяның әле азмы кере?Җыйсаң, булыр иде сазлавык.Саф гәрәбә кебек чишмәләреургып чыга, тау-таш актарып.Елга ага һаман сафланып.
Суга төшсәм, чылтырап аккан чишмәсорый иде: «Сеңлем, ни йомыш?»Шул чишмәнең саф тамчысы булып,агымыңа чыгыйм, әй, тормыш!
Күзләреңдә
Син әйтмәдең, ә мин сизми йөрдем,яшердеңме, йә син түземме? –Тутырып карау белән, күзләреңнеңиң түрендә күрдем… үземне.
Күзләреңдә синең диңгез төсе,диңгез холкы – ярсый, карая,Ә кайчакта, ярларыннан ташып,дулкын бәреп керә арага.
Башым куеп дулкын уңаенаагыйммы соң, каршы йөзимме?Ә каршыңа бассам, күзләреңнеңиң түрендә күрәм үземне.
Юлларга чыксаң
Мамык кар төшеп тора,йомшак җил исеп тора.Ак шәлең болгап, каен,ак юллар миңа юра.
Көн иткән йортым-курам…Озата чыга урам.Сез ачык капка беләнкөтәрсез мине, беләм.
Чыгам мин атлап кына,кышкы юл ап-ак кына.Колачын җәйгән дала,җилләре каршы ала.
Җилләре ачы, кырыс.Күңелем, булма тыныч.Нинди тын иде урам…Юлларга чыксаң – буран.
Машинада атлар
Кара тасма юл сузылган,ике якта – ак кар.Машиналар узышалар,машинада – атлар…
Җирән кашка моңсу гынакарап бара юлга.Дан казанган мәйданнарыңкайда, кара юрга?
Көмеш дага ялтыратыпюртыр гына чаклар…Җилдәй очкан машинагатөялгәннәр атлар.
Дилбегәдән рульгә күчтеегетләрнең кулы.Мәйдан түгел, галәм гизепүтә батыр юлы.
Юл ташларын ат ташыды,таныш һәрбер чаты –кара көздә, тездән батып,чыгалмыйча ятты.
Пар кыңгырау чылтыратыпюртыр гына чаклар…Машиналар чаба юлдан,машинада – атлар.
Бәхет
Дөньяда шатлык нихәтле,яшәсәң ямен табып!Су белән кара икмәкнеңашасаң тәмен табып.
Маңгайга язганын, сөртеп,тир белән сугa салам.Язмышны үзем язам мин,бәхетне үзем табам.
Шау яфраклы тирәк үсә,кадасам җиргә таяк.Бер эндәшсәм карурманга,ишетәм күпме җавап!
Йөргән җирләрем хикмәтле –түшәлгән яшел келәм.Язмышны күрә, икмәкнеүзем үстерә беләм!
Иртәнге җилләрдә
Иртәнге ай йөзә,аксыл юллар алда.Ак юрган астындабасу-кырлар ялда.
Атлыйсың сак кына –йокламый Җир-ана.Тирәннән яктыгакара елга ага.
Иртәнге җилләрдәмин чыгам кырларгаҗирнең сулышын,йөрәк тибешен тыңларга.
Без йөргән юллардаалтын фонтан ата.Без булган җирләрдәякты нурлар арта.
Кыш уза, яз җитә,уҗымнар уяна.Урманга җыр кайта,тургайлар куана.
Чык төшә юлларга,мин чыгам кырларгаҗирнең сулышын,йөрәк тибешен тыңларга.
Иртәнге җилләрдәбодай дулкынлана.Үзенә чакыра, –төнге утлар яна.
Без йөргән җирләрдәкайнар эзләр кала.Кул тисә җиремә –кулдан алтын тама.
Таң нуры юлларда,мин чыгам кырларгаҗирнең сулышын,йөрәк тибешен тыңларга.