Выбрать главу
1963

«– Тиз кайт, әни…»

– Тиз кайт, әни, – диеп калса бала,сабый белән булыр ана җаны.Санап торыр күрешү араларынсәгать саны түгел, минут саны.
– Хат яз, балам, – диеп калыр ана,улы китәр ерак юллар белән.Санар аннан күрешү араларынайлар белән түгел, еллар белән.
1963

Киек казлар китә

Киек казлар китә, көзләр җитсә,киек казлар китә каңгылдап.Ерак юлда сезне саклар идем,каплар идем җилдән, яңгырдан.
Сызылып кына зәңгәр юллар кала,ил чикләре сезгә чик түгел.Ят күзләрдән көнлим, киек казлар,ник чит җирләр сезгә чит түгел?
Яулык болгап калам сез киткәндә,киек казлар, тагын кайтыгыз.Каршы алса дуслар ерак илдә,канат кагып сәлам әйтегез.
Көн яктысы кунган ак канаткайяктылары төшсен төннәргә.Кагынганда, агым суларымныңтамчылары төшсен чүлләргә.
Сәлам алып каурый очларында,яз кайтырсыз, диңгез – чик түгел,чиксез илләр, уртак телләр табу –безгә дә бит, дуслар, чит түгел.
1963

Янә килдем Минзәләгә

Минзәлә юллары такыр, диләр…Такырлыгы чынмы, түгелме –шул юллары менә ничә елларһаман тартып торды күңелне.
Минзәләдә ярлар матур, диләр…Ялгыз кеше ансын карасын.Койрык кагып чапкан грузовойдаЧаллы белән Минзәлә арасынкайчандыр бер очып үткән идек,түмгәкләре саенбер-беребезгә ныграк сыенып,юлда җыелып яткан кар суыныңбиткә чәчрәвенә сөенеп.
Бездән дә бай кеше булмагандыр:икебезгә – ике чемодан…Агач өйдән нәни бүлмә алгач,шатлык ашкан иде чамадан.Ашау өстәле дә шул чемодан,язу өстәле дә – чемодан,Гел шатлыгы истә.
Борчулары      сүзсез генә әллә йотылган.Сыңар чиләк тотып, иртә таңнансуга чират тору онтылган.Гел шатлыгы калган. Язлар саенмәктәп кичәләре хәтердә.Ун ел элек унны бетергәннәрунҗидедә кебек хәзер дә.Минзәләдә юллар такыр, диләр…Бәхетлеләр өчен такыр ул.Минзәләдә ярлар матур, диләр…Сөя белгән өчен матур ул.
Сикәлтәле сиртмә юлларыңнаноча-оча килдем мин янә!Бәхет кошым әллә бер каурыенсиндә калдырганмы, Минзәлә?
1964

«Көн эссе…»

Көн эссе.Су өсте – нәкъ көзге.Күктән нур коела.Таң белән уянган күп төсләрҗуела, җуела.Бик иртә чык кипкән.Күзләрем      камаша яктыга.Баш иеп, миләүшә берәүнеозаткан вахтага.Ай күргән эзләрне, и кояш,чык белән алдыңмы?Таң белән уянган төсләрнеоталмый калдыммы?
1964

Җырчы дустыма

(Венера Шәриповага)
Ике күзең, ике күзең – утлы күмер,бер карасаң, ничә күзләр кабына.Күз сирпесәң, ничә йөрәк, ничә күңелөметләнәп, канатланып кагына.
Җыр башласаң, болыннарга, тугайларга,сахраларга әйди көмеш кыңгырау.Китәсе лә бергә, борылып карамый да!Ә күңелдә, ә күңелдә бер сорау:Җырга ияреп, дулкыннарга төшеп чумсам,гел янармы, йә сүнәрме бу дөрләү?Сүнмәгән дә, күмер булып көймәгән дә,яннарыңда нигә соң юк тик берәү?
Ике күзең, ике күзең – якты йолдыз,сүндерәдер бик күпләрнең кайгысын.Таң белән таң очрашалмый, кавышалмый…әллә шуңа үзең һаман ялгыз син.
Китәсе лә иде бергә еракларга,еракларга әйди көмеш кыңгырау…Сагынырсың да, әйләнерсең дә карарсың:өметләнеп калганнар күп,           син – берәү.Шуны сөйләп чыңлый көмеш кыңгырау.
1964

Хәерле сәфәрләр

Урманнар, болыннар,мәһабәт чыршылар…Юлларда онтыламәшәкать-борчулар.
Бу җитез каеннаркая гел йөгерә?Кич була, ай чыга,вагонга төн керә.
Шуышып төн керә,моңая җырчылар.Мәхәббәт турындакөй яз да җыр чыгар.
Тылсымлы аһәңнәрҗилкетте гомергә.Сагышлы көй беләнкермә син күңелгә.
Йөрәкнең иң нечкәкылына кагылма.Һәй, гореф-гадәтләрбик кырыс авылда.
Сездәге җыр-уенчамасыз ярамый.Бу төннәр алдаучантомандай таралыр.
Җыр-уен – сезгә эш,эшнең бер төрлесе.Ә мине көтәдерҗир эше, тир эше.
Җырлыйлар җырчылар:«Җилләрдә гөл сынар…»Кем сынар, кем чыдар –туасы көн сынар.
Паровоз ыргыла,төтеннәр төтәтеп.Ашыга вагоннар:– Көтәдер, көтәдер…