Менә шул сәбәпне мин сиңа сөйләргә җыенам, Бәкер дус!.. Үзең беләсең, безнең арада кайчандыр кыска вакытлы, әмма шактый якын, керсез дуслык булып алды. Сиңа ничектер, ләкин миңа калса, яшь чактагы дуслыктан да ныграк, сафрак дуслык юк шикелле… Олая башлагач туган дуслыклар нигәдер ул хәтле бик тирәнәеп, ныгып китә алмый. Күрәсең, яшь чакта без ихласрак, эчкерсезрәк, саф күңеллерәк була торганбыздыр. Шуңа күрә безнең дуслыгыбыз да һәртөрле исәп-хисаплардан өстен торгандыр инде.
Ләкин озак еллар күрешмәгәч, мондый дуслык та әкренләп суына, сүнә бара, әмма бөтенләй үк онытылмый, ничектер үзеңнең ерак яшьлегең төсле һаман күңелдә саклана. Без дә, Бәкер, синең белән бик ераклаштык, ике төрле кешегә әйләндек, уртак нәрсәләребез дә калмады диярлек. Ә шулай да менә хәзер мин сиңа үземнең, русча әйтсәк, исповедемны (бу сүзнең татарчасы юк шикелле) язарга керешәм. Чөнки мин яшьлегемә кайтам, ә яшьлегемдә иң якын дусларымның берсе булып син торасың. Ерак булсаң да, үзгә булсаң да, сиңа сөйләү минем өчен җиңелрәк.
Аннары, соңгы вакытларда безнең хат языша башлавыбыз да минем телемне чиште. Ул хатлардан син инде минем кайда, кем булып эшләвемне беләсең. Шулай ук минем өйләнмичә ялгызак кеше булып калуым да сиңа билгеле. Бу соңгы хәл синдә зур кызыксыну уятты булса кирәк, менә икенче тапкыр инде миннән: «Хәбиб, ничек ул алай килеп чыкты, нишләп өйләнмичә калдың, сәбәп нәрсәдә?» дип сорап язасың… Әйе, бик четерекле сорау, үтә шәхси, нечкә, авыр мәсьәлә бу минем өчен… Моның сәбәбен мин бервакытта да, беркемгә дә сөйләмәдем. Теләгем дә булмады, кирәк дип тә тапмадым. Дөресен генә әйткәндә, баштарак сиңа да язасым килмәгән иде. Ләкин син, Бәкер, үзеңнең хатларың белән ничектер минем еллар күмеп киткән, иске дәфтәр шикелле каядыр онытылып яткан хатирәләремне кузгаттың. Һәм менә котылгысыз рәвештә шуларны, ниһаять, сиңа сөйлисем килү теләге туды… Бел, бары сиңа гына…
Әлбәттә, мин бөтен үткән гомеремне сөйләргә җыенмыйм – бу хәзергә мөмкин эш түгел. Мин бары башымнан кичкән бер вакыйганы гына сөйләп чыкмакчы булам. Ләкин бу вакыйга үзе дә сиңа минем ни өчен Казаннан китүемне, озак еллар кайтмыйча йөрүемне, шулай ук ни өчен өйләнмичә калуымны да аңлатып бирер дип ышанам… Ә хәзер вакыйганың үзенә дә күчәргә була.
I
Утызынчы елның җәй башында мин, ниһаять, рабфакны бетереп чыктым. Яхшы укыдым, яхшы тәмамладым… Билгеле, мин шат идем. Шактый биек тауга менеп җиткәндәй, ничектер җиңеләеп бер сулыш алдым, әмма шул ук вакытта миңа бераз ямансу да иде. Дүрт ел гомер үтте дә китте. Дүрт ел буена ияләшкән, күнегеп беткән нәрсәләрдән – рабфак бинасыннан, класс-аудиторияләрдән, тулай торактан, шул торак белән рабфак арасын бергә таптаган иптәшләрдән аерылыр көн дә килеп җитте. Аерылышыр вакыт җиткәч, кешегә вак кына, юк кына әйберләр дә бик якын булып тоела башлый икән. Ничектер аларны тиз генә онытып булмас кебек… Мәсәлән, шул ук торакны (элеккеге «Франция» номерларын), аның иләмсез биек түшәмле, ун-унике кеше сыярлык зур бүлмәсен, бүлмә уртасында кара белән буялып, пычак белән тамгаланган озын, шәрә өстәлен, бакыр чәйнеген, калай кружкаларын, ниһаять, тар, шыгырдавык тимер караватын… Бигрәк тә шушы капчык матраслы, соры одеяллы, уртасы батып төшкән алама карават бер дә онытылмас кебек иде… Чынлап та, ул замандагы, әллә лазаретлардан, әллә казармалардан җыеп китерелгән төрле иштәге, әмма барысы да иске студент караваты берәр музейда сакланмыймы икән – рәхәтләнеп үзенә тагын бер карар идем. Күпме хыяллар, күпме татлы уйлар, сагыш-уфтанулар, матур һәм ямьсез төшләр күреп уздырмадык без шул туйдырып бетергән, үзе шыгырдык, үзе чыдам караватыбыз кочагында!..
Әйе, боларның барысы да искә төшереп сөйләргә генә калды. Син беләсең инде, рабфак – укуның ярты юлы гына, аны бетергәч тә вузга китәргә кирәк. Теләсәң кайсына – рабфак бетерүчеләр өчен бөтен җирдә ишекләр ачык. Ләкин мин, уйлап тордым да, бу мөмкинлектән файдалануны бер елга кичектерергә булдым. Ник дисәң, дүрт ел буена баш күтәрмичә уку шактый ялыктырды, аннары иң начары: матди яктан бик бетеренгән идем. Стипендия такы-токы ашаудан артмады, беркайдан бернинди ярдәм юк, очы-кырые күренмәгән өзлексез кытлык. Бигрәк тә кием-салым бик хөртиләнде: аякта ямаулы ботинкалар белән ертык галош, өстә иләнә-иләнә аркау җепләре чыга башлаган пинжәк-чалбар, ә кышкы пальто инде ул, бичара, студентның үзе кебек чыдам – икенче шәхесеңә әйләнеп дигәндәй өстеңдә йөри дә йөри. Алыштырып-яңартып җибәрергә һич рәт юк. Син дә хәтерлисеңдер әле: мин җәйге каникул вакытларында авылга әнине күрер өчен бер-ике атнага гына кайтып килә идем дә, аннары көзгә чаклы диярлек пристаньда яки станциядә йөк бушатып, өс-башлык акча эшләргә тырыша идем. Тик рәхәтләнеп эшләргә эше генә гел булып тормый иде. Кыскасы, чынлабрак акча табасы, вузга кергәнче ничек тә бер бөтенәеп, яңарып аласы килде. Болар өстенә тагын шундый уй да бар иде: гел уку да уку, ә тормышны юньләп күргән юк, ул әнә ашыга-ашыга ничектер читләтеп үтеп бара. Бер елны югалтканнан ни булыр?.. Ичмасам, чын хезмәт дигән нәрсәне татып, үзем теләгәнчә бер торып та алырмын. Бәлки, бу миңа киләчәк профессияне сайлау мәсьәләсендә дә ярдәм итеп куяр… Әнә шулай уйлап, мин, әйткәнемчә, вузга китүне бер елга кичектереп торырга һәм эшкә керергә булдым.