II
Ул елларда безнең Казанда мех эшкәртү производствосы бик кызу гына үсә башлаган иде. Кыска гына арада Яңа бистәдә мех фабрикасы ачылды. Гел татарлар гына тыгызланып утырган бистәдә чын фабрикалар ачылу – бу, һичшиксез, зур вакыйга иде. Бистә тормышына, политэкономия теле белән әйтсәк, яңа производство мөнәсәбәтләре керде. Анда яшәгән җыен кустарь, ломовой, вак сәүдәгәр халкын шул фабрикалар үз эчләренә тарта башладылар… «Кайда эшлисең?» дип сорагач: «Меховойда!» дип кенә җибәрүчеләрне еш очратырга була иде… Газеталар да меховойлар турында мактап һәм мактанып язарга тотындылар… Индустриализация башланган вакытлар иде бит.
Менә шуның тәэсиренә бирелеп булса кирәк, мин дә Яңа бистәгә таба юнәлдем. Яңа җир, яңа эш, мин әйтәм, хезмәт юлымны шуннан башласам, начар булмас иде, дим. Ләкин мехның нәрсә икәнен әзрәк кенә белсәм дә (әти мәрхүмнең читенә кама тоткан бәрән туны бар иде), аның ничек эшләнүе турында һичбер хәбәрем юк иде. Яки болай дип кенә белә идем: матур мамык тиреле җәнлек урманда чабып йөри, аны атып яки капкынга эләктереп алалар да, шуннан соң тиресен сыдырып, иләп-йомшартып якага куялар… Менә шул. Ә фабрика чаклы фабрикада аны нишләтәләр, бу кадәресен күз алдыма да китерә алмый идем.
Ул вакытта инде фабрикалар белән идарә итәр өчен «Мехкомбинат» дигән нәрсә дә оештырылган иде – мин менә шунда барып кердем. Август башларында булды бу – аңарчы авылга, әни янына кайтып килгән идем… Мехкомбинатта мине яхшы каршы алдылар. Сораштылар, документларымны карадылар, ләкин яңа гына рабфак бетергән, моңарчы әле бер җирдә дә эшләмәгән «яшел» егет булуымны белгәч, бераз уйга калдылар. Кая, нинди эшкә алырга?.. Белеме бар, әмма бернинди тәҗрибәсе юк кешегә лаек эш табу, күрәсең, җиңел түгелдер… Мин үзем исә теләсә нинди эшкә керергә, хәтта өйрәнчек булып эшли башларга да риза идем. Шулай да бераз уйлашканнан соң, миңа әйттеләр: сезне фабриканың берәр цехына кара эшче яки өйрәнчек итеп алудан мәгънә юк, чөнки рабфак бетергән кешене кара эшче итеп алу просто килешми, ярамый, ә өйрәнчекнең хезмәт хакы бик кечкенә. Шуңа күрә без сезне, әгәр дә риза булсагыз, мехбазага җибәрәбез, анда укыганрак егетләр кирәк, эше дә чистарак, диделәр.
Ә нәрсә ул мехбаза һәм кем булып мин анда эшләргә тиешмен?.. Мехбаза ул бөтен фабрикаларның эшләп чыгарган әзер продукцияләре керә торган җир икән. Анда әзер мехларны сорт- ларга аералар, келәймә сугалар, сорты-сорты белән бәйләп, ящикларга салып, алдан килгән наряд буенча төрле шәһәрләргә озаталар. Мехларны дөрес итеп сортларга аеру шактый нечкә, җаваплы эш икән. Чөнки аларның күбесе экспортка китә, имеш. Бу эштә зур квалификацияле белгечләр эшли икән.
Мин менә шул мехбазаның каракүлләр цехына өйрәнчек булып барырга тиешмен. Андагы өйрәнчекләрнең хезмәт хакы да, фабрика өйрәнчекләренә караганда, шактый өстен икән. Шул ук вакытта мине цех начальнигының ярдәмчесе итеп тә билгеләделәр, – әлбәттә, аерым хезмәт хакы белән. (Өйрәнчекне бер үк вакытта начальник ярдәмчесе итеп кую хәзер бик сәер тоелыр, ләкин ул заманда һәм яңа оешкан производствода андый хәлләр була иде, моның үз логикасы, үз политикасы бар иде.)
Озын сүзнең кыскасы, әнә шулай эшкә урнашып, мехчы булып киттем мин… Мехчы абзагызның матди ягы да бер ай эчендә диярлек шәбәйде: кырык сум да алтмыш сум – барлыгы йөз сум, ә ул заманда бу шактый зур акча иде. Сентябрь башында ук инде мин хәзерге Куйбышев урамындагы бер марҗадан кечкенә бүлмә табып, рабфак торагыннан шунда күчтем. Бүлмә ишегалды түрендәге бер генә катлы таш йортта иде, тыныч, аулак, урам шау-шуы бөтенләй ишетелми диярлек. Караваты, өстәле, урындыгы, хәтта трюмо көзгесе дә бар – прәме җәннәт! Минем бит әле үз гомеремдә беренче тапкыр аерым бүлмәдә торуым – рәхәт нәрсә икән ул. Дөрес, башта минем белән шул ук мехбазадан Вафа исемле егет тә торды. Ләкин озак түгел – бер ай, ай ярымнан үзенә бүлмә табып, чыгып китте.
Толчоктан мин бер тотылган будильник сатып алдым. (Каплап куйсаң гына йөри торган иде.) Һәр кичне үзен сәгать алтыга борып куям, һәр иртән шуның калтырана-калтырана чәрелдәвенә уянып китәм. «Җитәр, көчек!» дип тиз генә сикереп торам, әйбәтләп салкын су белән юынам, аннары кухняда гына Серафима түтәйнең берәр стакан куе чәен эчәм дә, салкынча тын иртәдә гаҗәеп бер тән һәм җан җиңеллеге тоеп, батыр басып, эшкә юнәләм. Һәрхәлдә, бүгенге язмышымнан мин бик канәгать!..