Выбрать главу

Кыска гына арада мин аның хакында мехбазага элегрәк кергән кешеләрдән дә, шулай ук Василий Ивановичның үзеннән дә күп кенә нәрсә ишетеп белдем. Ул бик түбәннән чыккан, укуны юньләп күрмәгән, әмма тормышның авыр, каты мәктәбен үткән. Дүрт ел буена герман сугышының пычрак һәм салкын окопларында аунаган, шуның бөтен фаҗигасен, газабын кичергән. 1917 ел- да ук большевиклар партиясенә кергән, аннары Гражданнар сугышын башыннан ахырынача узган… Ләкин хикмәт анда гына түгел. Мине, барысыннан да элек, җәлеп иткәне шул булды: Василий Иванович боларның берсе белән дә һич мактана белми иде. Иң гади, иң тыйнак кеше булып йөри бирә, әмма эчке иманы нык, таза булырга тиеш… Шулай сизә идем мин аны.

…Аның мехбазага килеп эләгүе дә ул вакыт өчен шактый кызыклы. Әйтүенә караганда, Василий Иванович кайчандыр яшүсмер чагында тире иләүчедә өйрәнчек малай булып эшләгән икән. Һәм менә шушы «һөнәре»н белгәч, аны тотканнар да мехбазага цех начальнигы итеп җибәргәннәр.

– Нишлисең, башыңа төшкәч, башмакчы буласың, – ди ул үзе, ялкау гына елмаеп.

Хәер, мәсьәлә бик ачык: тире иләүчедә өйрәнчек малай булып эшләве түгел, ә ышанычлы коммунист булуы аны бирегә китергән. Яңа производство, иске белгечләр – монда инде, һичшиксез, коммунист күзе, коммунист кулы кирәк булган.

Ләкин Василий Иванович, авыру сәбәпле, үзенә бик ныгытып ярдәмче сорый башлый. Татар булсын ди (чөнки безнең цехта күпчелек татарлар), укыганрак, аңлырак кеше табарга куша. Шулай итеп, мине, моңарчы мех дигән нәрсәне иснәп тә карамаган яшь егетне, бу гаять тыйнак, ипле-сабыр агайга ярдәмче итеп куялар.

Мех эшен әкренләп өйрәнер, анысы качмас, ә хәзер җитәкчелекне ныгытырга кирәк дип уйлаганнардыр инде. Чынлап та, мактанып әйтүем булмасын, Васильев өчен мин бик кулай ярдәмче булып чыктым. Иң элек аның бер дә яратмаган язу эшләре – төрле рапортлары, докладнойлары, нарядлары – барысы да миңа күчте. Шулай итеп, мин аңа бик әйбәт писарь булдым. Аннары, фабрикадан кайткан мехларны вакытында цехка китерү, сортланып эшләре беткәнне тизрәк цехтан озату да минем өскә төшә башлады. Гомумән, һәртөрле йөгерү-чабу белән бәйләнгән эшләргә Васильев агай гел мине җигә торган булды. Шуның өстенә тагын тәнәфес вакытларында беседалар үткәрү, газеталар уку кебек агарту эшләрен дә ул тизрәк миңа йөкләде. Мин, билгеле, боларның барысын да рәхәтләнеп үтим, чөнки мин яшь, мин яңа кеше, аннары Васильев агай да начальникларча боерык биреп түгел, ә арган, йончыган кеше сыман үз итеп кенә: «Давай, брат, син генә эшлә инде», – дип куша торган иде.

Тагын шуны да әйтергә кирәк: аның үзен көн дә диярлек һәртөрле утырышларга – йә управляющийга, йә бюрога, йә фабкомга чакырып кына торалар. Кайчагында көннең яртысын ул шуларда утырып уздыра. Ул югында инде мин цехта баш кеше булып калам, бөтен эшкә һәм бөтен кешегә күз-колак булып торам… Менә минем ярдәмчелек вазифам, асылда, шулардан гыйбарәт иде. Күргәнеңчә, әллә ни катлаулы, кыен эш түгел, һәм мин аларның барысына да бик тиз өйрәнеп, күнегеп киттем.

V

Начальник ярдәмчесе булгач, мин тиз арада мехбазаның югары җитәкчеләрен дә күреп, белеп өлгердем. Цехтан үткәндә алар туктап сорашып китәләр, йә булмаса чакырып алып, берәр боерык бирәләр, кайчак исә управляющий кабинетына утырышка-фәләнгә дә чакыралар. Әйтергә кирәк, аның кабинетына кереп, утырып чыгу бу минем өчен үзенә күрә бер дәрәҗә иде. Калын, гөмбәз аяклы, яшел постаулы зур өстәл торган биек, якты кабинеттан мин ничектер үсеп киткәндәй булып, хәтта бераз горурлана да төшеп чыга идем.

Кабинетның хуҗасы, ягъни мехбаза управляющие, Решевский дигән кеше иде. Юлий Давидович Решевский. Башта мин аны поляк түгелме икән дип уйлаган идем, ләкин поляк булып чыкмады ул… Хәер, хикмәт анда түгел. Нинди генә милләттән булмасын, әмма ул үзенә бер гаҗәеп оригиналь кеше иде. Аны Казан мехбазасына управляющий итеп Мәскәү җибәргән. Бирегә килгәнче, ул «Главпушнина»да зур урын биләгән һәм чит илләргә дә чыгып йөргән, диләр… Һәм моңа бер дә икеләнмичә ышанырга була: бөтен кыяфәте, килеш-килбәте, өсте-башы аның чит илләр белән эш итүче югары белгечләр арасында кайнаган, шуларның купшылыгын һәм бәйсезлеген отып алган, коеп куйган интеллигент бер кеше булуын әйтеп тора иде… Кечкенә җыйнак гәүдәле, нәфис ак чырайлы, салкын соры күзле, бармаклары да кызларныкыдай нечкә-озын, җитмәсә, шул бармакларның берсендә калын алтын балдак та елтырап тора. Ә бит ул заманда алтын балдак кияр өчен, чыннан да, бик бәйсез кеше булырга кирәк иде… Кием-салымын инде әйткән дә юк: безнең Казан кышына үч иткәндәй ул бик затлы тегелгән кыска драп пальтодан, калын кепкадан, сары штиблетлардан, тик муенына эре шакмаклы мамык шарф кына урап йөри торган иде.