Выбрать главу

Мин аңа бик кызыксынып, хәтта беркадәр сокланып та карый идем. Мех эшендә аны зур белгеч диләр, чит ил фирмалары белән эш итүче оста коммерсант диләр. Ә бит ул шактый яшь әле, утыз бишләр тирәсендә генә булыр. Кай арада үскән, кай арада бу дәрәҗәгә ирешкән диген! Күрәсең, бик башлы, сәләтле кеше… Аннары Мәскәүдә аның зур элемтәсе, зур таянычы да булырга тиеш. Һәм моны барысы да беләләр дә иде шикелле… (Җәяләр эчендә генә тагын шуны да әйтим: ул Шетинкин гостиницасында ике бүлмәле номер алып, шунда ялгызы гына тора иде. Семьясы Мәскәүдә – бер айны үзе кайтса, икенче айда хатыны килеп, торып китә икән. Күргән кешеләр аның хатынын да гаҗәп сылу, матур һәм искиткеч шәп киенгән бер асыл сөяк дама дип сөйлиләр.)

Решевскийның иң беренче кайгысы мехларны мөмкин ка- дәр күбрәк экспортка чыгару иде. Еш кына бу безгә: «Онытмагыз, илгә валюта кирәк, барысыннан элек, валюта өчен эшләргә тиешсез!» дип әйтә торган иде. Аның бу хакта үзенә чакырып сөйләшкән, киңәшкән кешеләре дә күбрәк әлеге белгеч мишәрләр була торган иде. Шуларга таяна, шулардан таләп итә… Мехбазаның башка төр эшчеләре белән аның алыш-биреше аз иде. Инде коллектив тормышына килгәндә, ул бу турыда кайгыртуны тулысынча партия, профсоюз җитәкчеләренә тапшырган иде.

Һәм бу урында мехбазаның тагын бер җитәкче кешесе – партоешма секретаре (бер үк вакытта кадрлар бүлегенең мөдире) турында да әйтеп китәргә тиешмен. Бу, Перов Фёдор Николаевич, – урта яшьләрдәге кеше. Йөзе чиста-матур, ләкин чәчләренә чал керә башлаган инде, күз төпләре дә йончыган кешенекедәй шешенке, ә күзләре менә бик тере, ничектер өстән генә капшап узгандай җитез карыйлар. Гомумән, аның кыяфәте гел шулай ике төрлерәк тәэсир калдыра торган иде. Бәлки, миңа гына шулай тоелгандыр, белмим, тик күрә башлагач, мин бер нәрсәгә игътибар иттем: ул һәрвакытта Решевский янында була – нәкъ менә командир янындагы комиссар сыман. Управляющий кабинетында үткәрелгән утырышларның берсеннән дә калмый, сүзгә аз катнаша, күбрәк тыңлап кына утыра. Аның каравы, гомуми җыелышларда ул күп сөйли һәм, әйтергә кирәк, бик кайнар сөйли… Һәр көнне газеталарда язылып барган политик мәсьәләләр белән аның яхшы таныш булуы күренеп тора, һәм шуны ул тыңлаучыларга бик оста җиткерә дә белә.

Цехка кергәндә дә, ул култык астына бер кочак газета кыстырып йөри, шулардан берәрсен цех начальнигына яки аның ярдәмчесенә тәнәфес вакытында кычкырып укыр өчен биреп калдыра. Мине дә ул бу эшкә бик тиз җикте. Беренче танышкач та:

– Менә бик яхшы, безгә сезнең кебек грамотный егетләр кирәк тә, – диде үзенең әз генә нечкәрәк тавышы белән. – Монда халык яңа, бик чуар, пропаганда эше беренче чиратта торырга тиеш. Ә Василий Иванович үзе – авыру кеше, аннары грамотасы да чамалырак, так что бу эш сезнең өстә, кем, иптәш Юлдашевмы әле?..

– Әйе, Юлдашев.

– Менә шулай, иптәш Юлдашев… Ә нәрсә укырга кирәклеген мин үзем сезгә күрсәтеп бирермен.

Һәм шулай итә дә торган иде. Мин дә аның күрсәтеп биргәннәрен цехта укып чыгарга тырыша идем (болар күбрәк бишьеллыкны үтәүгә, колхоз төзүгә, корткычларны, сыйнфый дошманнарны фаш итүгә багышланган материаллар була торган иде), шуның өстенә, әгәр вакыт җитсә, чит ил материалларын да укымыйча калдырмыйм, чөнки бу тема тыңлаучыларны һәрвакытта кызыксындыра торган иде.

Кешеләрнең үзара мөнәсәбәтен тиз генә белү бик читен. Минем үземә парторг Перов, гомумән, ошый иде, ләкин менә безнең Василий Иванович аны ни өчендер бик үк өнәп бетерми… Бер-ике мәртәбә мин аңардан: «Ялтырарга ярата бу кеше!» дигән сүзне дә ишеткәләдем. Башта моңа гаҗәпләндем, аннары аңлаган кебек тә булдым: Василий агай үзе аз сүзле, тыйнак кеше булгач, тегенең, кешеләрдән читтәрәк һәм өстәрәк торып, күп сөйләргә яратуын ошатмый иде, күрәсең.

Кыскасы, безнең мехбазаның ике җитәкчесе – управляющие белән парторгы – әнә шундый берсе – үз-үзенә бик нык ышанган, бик тәкәллефле, горур, икенчесе: шактый шома телле, тынгысыз, өлгер кешеләр иде.

VI

Смена башланып, цехтагы эшләр бетә төшкәч, мин үзем дә, өйрәнчеккә әйләнеп, каракүл сортлау өчен киң, озын өстәл янына баса идем. Минем өйрәтүчем Әмин әкә Маматов. Нишләптер, мин аңа «әкә» дип дәшәргә өйрәнеп киттем. Ул үзбәк түгел, үзбәккә охшаган җире дә юк, чыкылдап торган мишәр. Ләкин мин беләм, ишеткәнем дә бар: үзбәкләр үзеннән олы кешегә, аеруча хөрмәт йөзеннән, «әкә», «әкә җан» дип дәшәләр. Менә мин дә, шул гадәт буенча, үземнең остама «абзый» диясе урында «әкә» дип дәшә башладым. Бу ничектер бик табигый килеп чыкты, хәтта миңа ияреп бүтәннәр дә аңа шулай дип дәшә торган булып киттеләр. Ул үзе дә моны бик тыныч, бик табигый кабул итте.