Ләкин соңгы бер ел эчендә авылда зур вакыйгалар башланып китте: анда колхозлашу бара, җирләрне, малларны кушалар, кулакларны бетерәләр, көрәш гаять кискенләшкән, төрле шомлы хәбәрләр йөри. Бу хәбәрләр безнең мишәр абзыйларны да куркуга салган иде. Үзләре производствода эшләүче булсалар да, алар, табигый, авылдагы семьялары, йорт-җирләре өчен борчылалар, уйланалар, эчләреннән генә кайгыралар иде. Күрәсең, авылда купкан өермә кайберләренең семьяларына да кагыла башлагандыр – күбесе мехбазада эшләүләре турында белешмә алып, үзләренең авыл Советларына җибәрделәр. Ләкин борчылуларын тыштан сиздермиләр, күп сөйләнмиләр, хәтта авыл хәлләре турында бик төпченеп сорашудан да тыелалар.
Бездә эштән соң еш кына төрле җыелышлар була торган иде. Мишәрләргә бер әйтү җитә, барысы да түбәндәге зур контора бүлмәсенә бөтенесеннән алда диярлек төшеп, озын эскәмияләргә күгәрченнәр шикелле тезелешеп утыралар. Тыгызлыктан тирләп-пешеп бетсәләр дә кузгалмыйлар, чыгып йөрмиләр, кыскасы, өйләренә ут капса да җыелыш ташлап китү юк. Ә җыелыш озакка сузыла, ялкынлы сүзләр күп була – сүзләр дә күбрәк зур мәсьәләләр, ягъни чорыбызның бөеклеге, илдә бөтен фронт буйлап капитализм калдыкларына һөҗүм башлануы, сыйнфый көрәшнең кискенләшүе, һәр җирдә уяу булырга кирәклеге турында бара. Һәм моны башлыча ни өчендер әлеге шул иске белгечләргә – сакаллы мишәрләргә карап сөйлиләр иде кебек… Белмим, бу сүзләр мишәр абзыйларда ниләр уяткандыр – әйтүе читен, чөнки алар бервакытта да сорау-фәлән бирмиләр, чыгып сөйләмиләр, бары тик бик игътибар белән тыңлап кына утыра торганнар иде.
Әйе, мишәрләргә ышанып бетмиләр иде. Һәм алар үзләре дә моны сизәләр иде шикелле. Шуңадыр инде бик тыйнак булырга, гадел эшләргә, сак сөйләшергә тырышалар иде. Ләкин бу гына җитми иде, ахрысы. Эчләрендә ни, заманга ничек карыйлар, хәзерге үзгәрешләрне кабул итәләрме, юкмы – менә нәрсә шикләндерә, менә нәрсәне беләселәре килә. Кайберәүләр фикеренчә, алар – иске белгечләр, капиталга хезмәт иткәннәр, хосусый милекчелек белән агуланганнар, бай яшәгәннәр, кыскасы, безнең заманга күпмедер дәрәҗәдә үги кешеләр. Бәс, шулай булгач, аларга карата һәрвакытта уяу булырга кирәк.
Билгеле, мин дә уяулык кирәктер шул дип уйлый идем, ләкин яхшымы, начармы бер гадәтем бар – кешегә һич сәбәпсездән ышанмыйча шикләнеп карый алмыйм, яратмыйм алай карауны. Кеше яхшы эшли, гадел эшли, бернинди кыек эше сизелми, берәүгә дә зарары тими, ә син тот та аның турында бу алама кеше булырга тиеш дип, аңардан шикләнеп, аны сагалап йөр, имеш. Юк, әллә ничек менә табигатем кабул итә алмый моны…
Уяулык күрсәтү җәһәтеннән бездә бик тырышып йөрүче Басыйр Рәҗәпов дигән бер шадра егет бар иде. Бездән бер катка түбән, пушнина цехында эшли… Моңарчы мин белгән шадралар барысы да ничектер бик сөйкемле, тыйнак була торганнар иде, ә бу, ничек кенә дип әйтергә, әллә нинди усал, зәһәр шадра иде. Үзе бик астыртын, һавалы, шуның белән бергә шактый әрсез дә. Җитмәсә, өйрәнчек кенә булуына карамастан, ни сәбәптәндер, билгеле бер хөрлек белән дә файдалана, ягъни эш вакытында цехлар буйлап йөрергә ярата иде. Сынаганың бардыр инде, шадра кешеләр, гадәттә, бик төз-ыспай гәүдәле булалар. Бу да нәкъ шундый – нечкә гәүдәсен бик төз, ә башын ата каз шикелле текә тотып, еш кына безнең цехтан узгалый торган иде. Башта мишәрләр янына тукталып, аларның эшләрен карап тора, аны-моны сораштыра, аннары мине бер читкә әкрен генә дәшеп ала.
– Йә, эшләр ничек? – ди бу, серле генә итеп.
– Эшләр яхшы бара, – мин әйтәм.
– Яхшы микән соң?
– Ник яхшы булмасын. Мехларны, күпме керсә дә, сортлап кына торабыз, цехта озак яткырмыйбыз, вообщем, абзыйлар шәп эшлиләр.
– Эшләмичә хәлләре юк, – ди Басыйр, авыз кырые белән генә елмаеп.
– Ә алардан тагын ни кирәк? – дим мин, аучым килә башлап. – Җырлап-биеп тә торсыннармы әллә?
Басыйр, кылыйрак күзләрен кыса төшеп, миңа бераз карап тора да әйтә:
– Алар өчен синең үзеңә биергә туры килмәсен, парин!
Мин дә аңар батырып карыйм:
– Сүзеңне ачык әйт, нәрсә болгатып маташасың.
Басыйр нишләптер кинәт кенә йомшарып китә.