Выбрать главу

Әмма хәзер минем хәл башка инде. Акча бар, аерым бүлмәм дә бар, һәм, иң мөһиме, еллар буенча буылып, тынгылык бирмичә килгән мәхәббәткә көчле сусау да бар. Кемнедер ярата башларга вакыт иде, кирәк иде. Ләкин… ләкин шулай да мин бу Хафаза туташка егылып китүдән баштарак тыелып маташкан булдым. Ул өйрәнчек кенә, ә мин, ни әйтсәң дә, начальниграк кеше, үзеңә күпмедер буйсынган кыз белән роман башлау килешмәс, ярамас дигән уй мине тотыбрак торды. Андый нәрсәне бик тиз сизеп алалар, сүз китәчәк, берәр күңелсез эш килеп чыгуы да мөмкин. Аннары тагын кызның миңа тутырып караулары, елмаеп сөйләшүләре минем башымны әйләндерсә дә, мин аңа карата үземнең чын хисләремне ачык кына белми идем әле. Нәрсә бу, кыз үзе миңа йөзен борганга күрә генә туган хисләнүме, әллә чын яратуның туа башлавымы?

VIII

Кызны сиңа ничек сурәтләп күрсәтергә?.. Дөресен генә әйткәндә, аның ул хәтле һуштан егарлык матурлыгы да юк кебек иде. Буйга кечкенә, аяклары да бик үк туры-ыспай түгел, йөргәндә аз гына чайкалыбрак йөри, кыскасы, буе-сыны белән ике бистә арасында үскән кызларга бик охшаган иде. Ә син беләсең инде, Казанның бу начар, сасы һавалы җирендә үскән кызлар арасыннан чын сылулар сирәк очрый… Әмма мине сихерләгән гүзәллеге аның йөзендә, йөзеннән дә бигрәк күзләрендә иде.

…Ничек итеп язсам да, сурәтләп бирә алмам кебек… Болай: йөзе аның түгәрәк, бит урталары аз гына чокыраеп тора, елмайганда энҗедәй вак кына тигез тешләре ачыла һәм бит чокырлары тирәнәеп китә; маңгае чиста-ак, ә кашлары нечкә, кара; борыны кыска, җәенкерәк, ә иреннәре яңа гына ачылган иртәнге чәчәктәй кечкенә, йомшак, тәмле-сусыл кебек… Һәм, ниһаять, күзләре… озынчарак зур күзләре – ничек кенә дип әйтим – антрацит күмердәй чем-кара иде. Ләкин хикмәт анда гына да түгел. Хафазаның ул күзләре һәрвакыт диярлек юка гына дым пәрдәсе белән өртелгән була иде, һәм бу дым пәрдәсе аларны, бер карасаң, ерак-томанлы итеп күрсәтә, ә икенче карасаң, ничектер юып алгандай, ачыкландырып-яктыртып җибәрә иде. Әйе, хикмәтле күзләр!

Һәм менә шул кечкенә буйлы, йомры гына кызый үзенең Ходай биргән сихри күзләре белән цехтагы барлык кызлар арасында диярлек иң чибәрләрдән санала иде. Бигрәк тә безнең мишәр абзыйлар аңа мөкиббән китеп гашыйк булганнар иде. Сөеп карыйлар, сөеп кенә дәшәләр, ике сүзнең берендә: «Хафаза, якты күзем!», «Хафаза, ак канатым!» – дип кенә торалар. Билгеле, алар бервакытта да әдәп киртәсеннән чыкмыйлар, андый-мондый нәрсә сиздермиләр, бары гаҗәеп бер гөлгә карагандай, аңа соклануларын яшерә алмыйлар. Әйтергә кирәк, Хафаза да үз бәясен яхшы белә иде. Шаркылдап көлми, чытлыкланмый, сырпаланмый, тик кызларга кирәк кадәр генә үзен азрак һавалы, азрак кына иркә-назлы итеп тота… Шуңадыр инде мишәрләр Хафазаны акыллы кызга саныйлар иде.

…Баштарак мин, әйткәнемчә, сагаеп һәм сакланыбрак маташтым. Ләкин сизәм, керә… керә кызый әкренләп йөрәккә… Берни эшләр хәл юк, һәр көнне сигез сәгать без бер цехта, һәр көнне мин аның яшерен генә дәшеп караган дымлы-якты күзләрен очратам, һәр көнне энҗедәй тешләрен күрсәтеп, елмаеп кына әйткән сүзләрен ишетәм. Мин аның кечкенә буен, кыска аякларын күрми башлыйм, ә йөзе-күзе, сөйкемле елмаюы, бөтен бер кыяфәтенә әверелеп, минем хыялымнан чыкмый башлый. Мин инде аны көтеп алам, цехка килеп кергәнен күрмәсәм дә сизәм һәм ялгышмыйм. Әгәр дә авырып-нитеп эшкә килми калса, мин аны бик юксынам, борчылам, тынычлыгымны югалтам. Алай гына да түгел, мин Хафазаның үзенең дә шундыйрак хәл кичерүен – мине күрергә теләвен, мине эзләвен, мин булсам – аңа да яхшы, булмасам, аңа да күңелсез булуын тоеп торам. Шулай итеп, безнең йөрәкләр арасында ниндидер бер бик нечкә, әмма бик нык җеп сузылды. Без инде әкренләп бер-беребезнең серен укый алган кешеләргә әйләндек… Бу хәл вакыт-вакыт мине һаман әле борчып куйгалый иде, әмма моңа, бу хәлгә каршы тору мөмкин түгел иде инде.

Менә шулай, дус кеше!.. Килде мәхәббәт, миңа да килде. Ни әйтим? Бәлки, өстәп тагын шуны әйтәсе калгандыр: мәхәббәтнең килүе төрлечә булырга мөмкин – беренче караштан, әкренләп йөри торгач, ләкин дә аның тагын бер этәргече бар икән, бу – кеше сүзе, кеше димләве… Ышанасыңмы шуңа? Әлбәттә, кеше димләве белән генә чын мәхәббәт бервакытта да туа алмый, әмма шулай да йөрәккә төшкән чаткыны көйрәтеп, көчәйтеп җибәрергә кеше сүзе җитә кала. Әлеге мишәр абзыйлар, нидер сизенеп булса кирәк, Хафазаны миңа үтереп мактый башладылар: мировой кыз, акыллы, әдәпле, инсафлы, сөйкемле, чибәр, матур, роза, ласточка, шикәр-бал, тагын әллә ниләр. Кыскасы, бер сандык хәзинә! Мин ни… кызарам, җилкәне кашыган булам, ә үзем «әйе» дим инде, телдән әйтмәсәм дә күңелемнән генә «әйе» дип кенә торам. Хафаза бит ул!.. Һәрбер тиле гашыйк төсле, мин дә Хафазаны бары яхшы итеп кенә, пакь итеп кенә, гүзәл итеп кенә күрәм. Җитмәсә әле, кешеләр дә аны әнә шундый итеп күрәләр икән. Йә, иңгә кунган асыл кош түгелмени ул!..