Алга йөгеребрәк булса да тагын шуны әйтим: Хафаза белән без күз карашып, сынашып йөрүдән узгач, инде артык яшеренмичә шактый якынаеп йөри башлагач, шул ук мишәр абзыйлар моны бик тиз күреп алдылар һәм кызны миңа чынлап торып димләргә дә тотындылар. Бу җәһәттән бигрәк тә Әмин әкә мине яман кысрыклый башлады. Бер генә түгел, әллә ничә тапкыр бу миннән тота да сорый:
– Син, кәбәм, үләнмәгән егетме?
– Үләнмәгән егет, – мин әйтәм.
– Соң, шулай булгач, ник авызыңны ачып йөрисең?
– Аңламыйм, Әмин әкә!
– Аңламыйсың?.. Мин сиңа, Хафазаны ычкындырма, дип атәм. Үлән шуңа, үлән!
– Ә ник мин аңа үләнергә тиеш әле? – дигән булам инде мин.
– Их, брамат, – ди Әмин әкә, ботын чабып. – Шундый кызга да үләнмәгәч, сине кем дип кенә әйтергә? Үзе красавица, үзе умница, андыйны вет син, парин, көндез чыра яндырып та таба алмыйсың. Үлән, ычкындырма, акылың булса!
– Үлән дә үлән! Әйтерсең эш миннән генә тора… Хафаза үзе ни уйлыйдыр бит әле.
– Ә син анысы өчен хафаланма. Үзебез аның белән сүләшербез. Күр дә тор, ике куллап риза булыр… Без вәт сизәбез.
– Белмим шул, – дим мин, бу юлы җилкәне чынлабрак кашып.
– Беләсе юк, рисковать кирәк. Туеңны да үзебез күтәрешербез. Мин инде монда үзебезнең братлар белән сүләшкәләдем…
– Рәхмәт, Әмин әкә, рәхмәт!..
Хәер, чын күңелдән рәхмәт әйтсәм дә, мин мондый сөйләшүләрне баштарак уенга гына алган идем. Ләкин күрәм: мишәрләрем минем белән уйнап кына сөйләшмиләр. Хәтта бервакыт Әмин әкә миңа мондыйрак нәрсә дә әйтеп ташлады: әгәр синдә Хафазага өйләнү теләге булмаса, кызның башын юкка әйләндереп йөрмә, үзебез бүтән яхшы кеше табабыз – әнә Арифның Касыймда җиткән улы бар, чакырып китерәбез дә шуңа сватать итәбез, янәсе.
Бу инде ультиматумга охшый иде. Гаҗәп: безне болар көчләп диярлек өйләндерергә тырышалар. Ни өчен?.. Чынлап та, ни өчен?.. Озак та үтми, моның сере ачылды: алар фикеренчә, әгәр мин өйләнмәсәм, Хафаза кебек шундый әйбәт кызның әллә нинди юньсез кешегә эләгеп куюы бар – менә нәрсә аларны бик борчый икән! Кызык… Яхшы ат белән яхшы кызны яман кулга җибәрмәү – бу татарның борыннан килгән гадәте булса кирәк.
Ә мин уйланам, көн-төн борчылып һәм сөенеп уйланам: шулай ук Хафаза минем өчен генә яратылган кыз микәнни, шулай ук язмыш безне мәхәббәт җепләре белән гомерлеккә бәйләп куяр микәнни?!
IX
Әйе, Хафаза белән безнең дуслык көннән-көн көчәя, тирәнәя бара. Мин үзем кызлар белән йөреп шомарган егет түгел, ләкин аның кирәклеге дә сизелми, ничектер үзеннән-үзе бик табигый рәвештә без бер-беребезгә һаман ияләшә, якыная барабыз… Көн дә мин цехка иртәрәк киләм һәм, тегесен-монысын эшләп йөргән арада да, ишектән күземне алмыйча аны көтәм. Ул, гадәттә, башына эре кара чәчәкле кызыл яулык бәйләп, кулына бик кечкенә чемодан тотып эшкә килә иде. Күз кырыем белән генә күреп калсам да, мин аны шул яулыгыннан танып алам һәм аз гына тыелып торганнан соң янына барып, кечкенә йомшак кулын кысам: «Нихәл, кадерлем, килдеңме?» – дим әкрен генә… Аның дымсу күзләре шунда ук яктырып китә, бит алмалары да алсуланып китә, ә үзе сөенеченнән бары тик башын гына кагып куя. Аннары, якын тирәдәге кешеләрдән уңайсызлангандай: «Кара, минем каракүлләрем күп калмаган икән, – дигән була. – Син, Хәбиб, миңа тизрәк яңаларын китерерсең, яме!..» Ә бераздан смена башлана… Мин аңардан өч өстәл аша гына эшлим, ләкин аның ягына еш карый алмыйм – каракүл игътибарны үзенә бик нык бәйли, әмма барыбер уем аңарда, аны тоеп эшлим… Нәкъ шушындый ук хәлне ул да кичерәдер кебек, күзләре каракүл бизәкләрендә булса да, күңеле гел миндәдер кебек – мин моны да сизеп торам шикелле… Һәр сәгать саен биш минутлык тәнәфес булып ала. Егетләр, кайбер мишәр абзыйлар ишек төбендәге махсус урынга тәмәке тартырга китәләр, ә кызлар, аякларын ял иттерер өчен, өстәлләренә менеп утыралар. Мин ул вакытта тәмәке тартмый идем әле, шуңа күрә, әгәр Хафаза ялгыз гына калса, тизрәк аның янына барам, әгәр кызлар җыелып өлгерсә, шул тирәдәрәк утырган Әмин әкә яки Ариф абзый янына барып, сөйләшеп торган булам. Һаман бер нәрсә инде: ничек тә Хафазага якынрак буласым, аны күреп һәм аңа күренеп торасым килә.
Ләкин болай яшеренеп, тыелып маташуның хәзер мәгънәсе юк иде, әллә ничек уңайсыз да иде – барыбер күрәләр, беләләр. Без инде, смена беткәч, еш кына бергә кайтабыз, җыелышлар вакытында да гел генә бер тирәдәрәк утырырга тырышабыз… Аннары безнең һич ничек тә яшерергә мөмкин булмаган үзара мөнәсәбәтебез, күз карашларыбыз, сөйләшүләребез барысын да әйтеп, кычкырып тормыймыни?! Юк, яшеренү мөмкин түгел иде инде, һәм без, ниһаять, берәүдән дә качмый-яшеренми башладык.